Туганайлар

Грахов керәшеннәре

Грахов районының төзелү вакыты – 1929 елның 15 июле. Аның составында 21 авыл Советы, 143 торак пункты керә. Мәйданы - 970,6 км. кв. Халкы – 12 мең (1998 ел). Милли составы буенча биредә: руслар - 42,3%, удмуртлар – 36,6%, марилар - 10,9%, керәшеннәр – 6,1%, чувашлар - 3,3% яши.

XVIII гасыр ахыры-ХIХ гасыр башында Пурим (1792 елда беренче пуримлылар монда Иске Гришкино hам Монайдан киләләр). Керәшен-Тыловай, Шәбирде (Шаберда), Җәңгелде (Гаранькино) керәшен авыллары оеша.

Бу яклардан чыккан танылган кешеләр арасында Ленин ордены кавалерлары - Ф.ДЛихачев (Пурим авылы укытучысы), Т.М.Олейникова (Архангельское авылы укытучысы) hәм И.А.Ивановларны (Шәбирде авылы укытучысы) халык буген да сагынып искә ала.

1918-19 нчы елларда Казанда уздырылган беренче Бөтенроссия керәшеннәр съездының тәүге һәм соңгы секретаре - Ленин ордены кавалеры, Шәбирде авылы укытучысы Иван Алексеевич Иванов була.

Бу авыллардан авылдашлары гына түгел, республика да горурланырлык данлыклы кешеләр чыккан. Б.И.Колпаков, М.Ф.Баранов, Г.А.Петров кебекләр авыл хуҗалыгында зур уңышларга ирешеп, дәрәҗәле исемнәр алганнар. В.М.Петров һәм Г.И.Щербаков дәрәҗәле хәрби училищеларда белем алып, Совет Армиясенең горурлыгы булганнар. Кызганычка каршы, подполковник ГИ.Щербаков Чечняда булган сугыш бәрелешләрендә геройларча һәлак була. Пурим мәктәбе бүген аның исемен йөртә.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: