Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Геннадий Макаров: «Керәшеннәрнең берничә йөз тамгасын тупладым»

Керәшеннәрдә борынгыдан ук сакланып калган ыру тамгаларының һәм кушаматларның бүгенге көндәге әһәмияте.

Элек, әле үсмер чакта, кеше үлгәч, аның кабере өстенә куя торган качына пәке белән тамгасын уйганнарын кызыксынып карап тора идек. Ныклап уйлап карасаң, зират бит ул, үзенә күрә, авыл тарихы. Андагы каберләрнең һәрберсендә – кач. Ул качта үлгән кешенең исем-фамилиясен һәм яшәгән елларын язып куялар. Гомерләр үтә-үтә, инде кайбер нәсел авылда калмаган булса да, зираттагы фамилияләргә карап, алар турында әз-мәз мәгълүмат белеп була. Шул качларны тикшергәндә бернәрсәгә игътибар иттем: элекке һәр кач саен – тамга. Кешеләрдән сорый башладым. Алар әйтәләр: “Һәрбер тамганың үз исеме бар, мәсәлән, бөгелҗе, ике түтәл, өч чыбык, чүмеч, капка, киләп агачы, җылан”...

Һәрбер тамганың үз атамасы бар. Кызыксынып китеп, әби-бабайдан, әти-әнидән   нәселебезнең барлык тамгаларын сораштырдым. Чынлап мавыгып киттем. Элек, кайсы авылга барсам да, иң беренче, зиратка керә идем. Бер яктан, бу шушы авылда элек яшәгән кешеләргә хөрмәт күрсәтү иде. Аннары, һәр зиратта шул авыл тарихы бар: ничәнче елларны ниндирәк кешеләр яшәгән, аларның ырулары, нәселләре, фамилияләре, тамгалары... Шуларны язып алгач, авылга кергәндә әз-мәз мәгълүматың була. “Бу кешенең тамгасы шулаймы”, – дип сорыйсың һәм шундык, искә төшереп сөйли башлый иде.

Керәшеннәрнең берничә йөз тамгасын тупладым. Элек зиратларда йөргәндә, кайбер вакытны, 70шәр, 80шәр тамга язып ала идем. Авыл зиратларыннан, иң беренче, күп иттереп тамгаларны Лениногорск районының Федотовка авылындагы иске зиратта, качтан качка тезләнеп йөри-йөри, язып алдым. Бу 1977 ел иде. Миңа гаҗәп булып тоелганнары Мамадыш районының Дүсмәт авылы зиратында очрады. Тугач та төрле сәбәпләр белән үлеп киткән балалар кабере өстендә аерым казык тора. Тууга ук үлгәч, бала чумылдырылмаган, шуңа күрә кабере өстенә кач түгел, ә нәсел тамгасы уелган казык кагып куелган. Моны мәҗүсилектән калган гадәт буенча эшләгәннәр.

Сарман районының Ләке авылындагы зиратта зур итеп тамга уелган зур ташны күрү дә нык тәэсир иткән иде. Нагайбәк районының Кили авылында да таш тамгалар шактый күп очрады. Ташка уелган тамгалар безне борынгылык белән бәйли.

Кызганыч, заманында бөтен авылларда да йөреп булмады. Агач тиз чери, шуңа күрә язып алынмаган шактый күп тамгалар инде кире кайтмаслык җиргә китте.

Тамгалар белән кызыксынуымны, аларны өйрәнүемне белгәч, “Сезнең үрнәктә без дә авылыбыз зиратына барып тикшердек, шундый-шундый тамгалар бар икән”, – дип әйтүчеләр дә булды. Мамадыш районыннан Лидия Пасыева, укытучы буларак, мәктәп балалары белән зиратка барып, андагы булган тамгаларны күчереп алып, матур гына материал да бастырып чыгарган иде. Халыкта мондый кызыксыну булуы күңелгә рәхәт.

Бу тамгаларны без, рәхәтләнеп, бәйрәмнәрдә куллана алабыз, үзебезнең борынгылыкны күрсәтеп, шундый рун билгеләре ияләре булуыбыз белән горурлана алабыз.

Фотолар: Геннадий Макаровның шәхси архивыннан, Дүсмәт авылы зиратында төшерелгән

Геннадий МАКАРОВ, сәнгать фәннәре кандидаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев