Туганайлар

Французлар да яшәгән...

Магнитогорскийда гомер кичерүче Дарҗа әбинең туганнары да французларда торганнар дип сөйлиләр Наратастында. Колхозлашу чоры башлангач, французлар да, авылдан кулак ярлыгы тагып сөрелгән кешеләр кебек үк, шул якларга куылып киткәннәр.

Магнитогорскийда гомер кичерүче Дарҗа әбинең туганнары да французларда торганнар дип сөйлиләр Наратастында. Колхозлашу чоры башлангач, французлар да, авылдан кулак ярлыгы тагып сөрелгән кешеләр кебек үк, шул якларга куылып киткәннәр.

Күрәсең, байтак еллар узгач та, Магнитогорскийда шул французлардан кемнәрдер булган әле. Наратастыннан килүчеләрдән үзләре яшәп киткән урыннар, андагы чикләвек куаклары турында сорашмаслар иде. Ул французларны бик тә бай булган дип сөйләгәннәре бәләкәйдән хәтерләренә кереп калган авыл кешеләре арасында суз китә. Имеш, француз бае, куылып китәр алдыннан, алтынын шул чикләвек куакларының берсе төбенә күмеп киткән икән... Шуңар да узган гасырның сиксәненче елларында Петровка мәктәбеннән укудан кайтучы үсмерләр кемнәрнеңдер биредәге каберлекләрне казыганнарын, алардан чыккан кеше сөякләрен тезеп-тезеп куйганнарын, бер скелетның сөягендәге пуля эзенә кадәр сакланганын күргәннәр. Ул алтын эзләучеләр каян килгәннәр, кемнәр булганнар, анысы билгесез. Җиңел генә баю теләге элек-электән кешеләрне әллә нинди акылсызлыкларга этәргән шул...

Французлар утары Наратасты белән Күктау авылы арасында, бик матур урында булган.

2018 елның җәендә Май кодача (Мария Константиновна Ибраһимова) белән безне Михаил Евдокимлвич Данилов уз машинасында французлар урынын күрсәтергә алып барды. Табигатьнең иң матур почмагында, оҗмахларга тиң урынында яшәгәннәр тирә-як авыл кешеләренең котын алып торган бай французлар.

Тауга сыенып аккан Игәнә ярында ук, табигый амфитеатр рәвешендәге аланлык. Бәлки ул уйсулык җирнең тирә-ягы, французлар яшәгәндә, үрне хәтерләтеп ныгытылган да булгандыр. Әле хәзер дә шактый биек үрдән төшелә. Юлдашларым үзләре үскәндә дә биредә өй урыннары шәйләнгәне, зур-зур агачлар үсеп утыраганы турында сөйләделәр. Чит мәмләкәттән килеп, иксез чиксез Рәсәй җирләрендә ни өчен яшәп калдылар икән алар? Әсирләр дияр идең, аларның эш һәм яшәү шартлары башкачарак булган. Патшалар фәрманы белән Рәсәйдә җирләр, яшәү әчен сатып бирелә башлагач килеп төпләнгән булулары да ихтимал.

Наратасты авылыннан Анатолий Ямашев әйтүенчә, Магнитогорскига сөрелгән французларның берсен авыл халкы Яшка дип йөрткән.

Михаил Данилов бу тирәдәге тауларны халыкның Французлар тавы дип йөртүен, урманның да, чыннан да, алар карамагында булганын ишеткән. Янәсе, 1812 елгы сугыштан соң әсирләр – алар каян булгандыр, бу урманны сатып алганнар. Зиратлары да үзләре яшәгән җирдә үк булган. “1975-1980 елларда ул каберлекләрне актара башладылар, имеш, байлыкларын күмеп калдырганнар”, - дип сөйләп торды юлдашыбыз.

Фаһимә апа да французлар турында үзе ишеткәннәр белән уртаклашты: “1812 елгы сугыш вакытында әсир калган французларны монда китергәннәр. Аларга Наратасты җирләре бирелгән, урман да шулар кулы астында булган. Брюгер Павелның ике туганы булган: берсе – хатын-кыз, икенчесе ир-егет. Наратастыннан, Күктаудан халык барып, шуларга эшләгән. “Бер чыбык та сындырып ала алмадык”, дип сөйлиләр иде”.

Күктау һәм наратасты халкы аларга ялланып эшләгән. Әмма авыл кешесенә французлар урманга керергә рөхсәт итмәгәннәр. “Бик усаллар булганнар, халыкка урманнан бер чыбык та сындыртмаганнар”, дип сөйлиләр авыл түтиләре үз аналарыннан, әбиләреннән ишеткәннәрне.

Әле узган гасыр башында гына да Күктау буйлары имәнлек булган. “Петровка-12” заводы директоры, авылдашлары Иван Ямашевның сугыш вакытында ул имәннәрне кисеп бетереп, заводка якканнары турында сөйләгәнен хәтерләүчеләр бар...

Источник: "Игәнәле Наратасты" Фирая Моратова

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: