ФОТОЛАРДА – КЕШЕ ЯЗМЫШЛАРЫ
Һәркемнең өендә фотокарточкалар саклана. Бүгенгеләре - кызык өчен, кичәгеләре сагынып карарга, элек төшкәннәре - үткәннәрне онытмаска, тамырларыбызны барларга. Редакциябезгә берничә фото тотып килгән Рәйсә апа Мартынова-Дәүләтбаева исә карточкаларны тарихи фактларны торгызуда төп чыганакларның берсе дип саный. Безгә килүе дә шушы максатны күздә тотып икән. Егерменче гасырның башларында ясалган фотосурәттә Рәйсә...
Сулдан уңга: Ксения Сфири (кн. Юсупова-Шереметьева), Раиса Мартынова (Давлетбаева), Людмила Симонова
Борис-Асылгәрәй тарихы
- Сармашбаш авылында яшәүче Шәмсеҗиһан әбиемнәргә Зәйдән кайтып йөрим. Миңа 15 яшьләр тирәсе булгандыр, җәй көне икәүләп җиләккә барырга җыенабыз. Ишегалдына чыккач, әбием, ниндидер серлелек белән, миңа болай диде:
Уңнан - Шәйдулла Асылгәрәев, Гатаулла Кәлимуллин, Петр Васильев (Волков). 1916 ел
- Рәйсә кызым, балаларыма да, башка оныкларыма да әйтмәгән серне сиңа чишәм: безнең ыруның тамырлары князь Юсуповларга барып тоташа. Минем әтием - синең бабаңның атасы Асылгәрәй - князь Николай Юсупов белән графиня Татьяна Рибопьерның улы булган. Туганнан туышкан балалар Николай белән Татьяна яшьтән бер-берләрен яратышалар. Николай патша аларның кушылуларына рөхсәт бирмәсә дә, әти-әниләре каршы тора алмыйлар. Яшь семьяда ир бала туа. Моңарчы патша канцеляриясендә хезмәт иткән Николай Юсуповны Петербургтан Тифлис шәһәренә сөрәләр, аннан Ригага күчерәләр. Кырым сугышы вакытында яшь князь Николай Юсупов, тиңдәшсез батырлык-лар күрсәтеп, 4 дәрәҗәдәге Изге Владимир ордены белән бүләкләнсә дә, император аны гафу итми: Петербургка кайтырга рөхсәт бирми. Николай I үлеп, тәхеткә Александр II утыргач кына, аларга кәбен коярга рөхсәт итәләр. Зинаида һәм Татьяна исемле кызлары туа. Юсуповларның Борис исемле уллары да булып, аның 1863 елда үлүе теркәлгән. Ә аның тууы турында мәгълүмат юк. Менә монда башлана да инде Юсуповлар кланының сере. Кәбенсез туган бала - ул законсыз бала, аның бернәрсәгә дә хокукы юк, моның өстенә, әтисенең карьерасына аяк чалучы да ул. Юсуповлар улларын кайчандыр үзләренең туган җирләре булган Минзәлә өязенә озаталар. Борис Юсупов шулай Асылгәрәйгә әйләнә. Югары белем алып кайткач, Уфа губернаторы аны земский участковый начальник итеп билгели, ә мондый урынга бары дворян сословиесеннән чыккан кешеләрне генә куя-лар. Шулай итеп, Юсуповлар Асылгәрәйне бөтенләй ташлап бетермиләр. Асылгәрәй Илексаз авылының чибәр кызы Хәсбиямалга өйләнә. Аларның өч кызлары, бер уллары туа. Шул кызларның берсе - Шәмсеҗиһан әбием турында әйтеп киттем инде. Уллары Шәйдулла турында сөйлисем килә. Әтиләре Асылгәрәйнең үле гәүдәсе табылганда, (аны 1900 елның февралендә Чаллы авылының Мәләкәс елгасы бәкесенә батыралар), Шәйдуллага ун яшь була. Петербургтагы туганнары Шәйдулланы алып китеп, башта кадетлар мәктәбендә, аннан Варшавада юридик белем бирүче мәктәптә укыталар. 1912 елның январеннан ул түбән чинда хезмәт итә башлый, ә 1915 елда прапорщик Шәйдулла Асылгәрәев тулы Гвардейский кавалер булуга ирешә. Шәмсеҗиһан әбинең сүзләренә караганда, 1917 елның башында Шәйдулла Асылгәрәевка дворян титулын, Юсупов фамилиясен һәм байлыкларын кире кайтару турында император Указы чыга, бу Указ закон көченә кергәнче, ярты ел үтәргә тиеш була... Ә анда Октябрь революциясе, аннан Гражданнар сугышы башланып китә. Подполковник Шәйдулла Асылгәрәев Ватанына биргән антына тугры булып кала - ак офицер булып сугыша. Үзе җитәкләгән 46 нчы Себер полкы белән чигенеп барганда, 1918 елның 17 августында ул, әнисе һәм туганнары белән күрешергә дип, Илексаз авылына туктала. Икенче көнне иртән Петровский спирт-завод районында аның үле гәүдәсе табыла. Туганнары аны яшереп кенә Илексаз зиратына күмәләр.
Уртада утырганы - Федоровка авылыннан Алексей Атласов
Менә шушындый серне сөйләгән Шәмсеҗиһан әби үзенең яраткан оныгына.
Патшаны "Федоровский" полк саклаган
Бу кыйссаның бәхәсле урыннары да күптер, исбат ителмәгән җирләре дә бардыр. Тик Рәйсә апаның күп еллар буена җыйган мәгълүматларын, архивлардан кайтарткан белешмәләрен, әбисе сөйләгәннәргә туры килә торган фактларны инкарь итеп тә булмый. Исбатлыйсы урыннарын юридик, фән белгечләренә калдырып, үзебезгә кагылган өлешенә кире кайтыйк әле. Югарыда искә алынган фотода Зәй районы кешесе денщик Петр Васильевич Васильев (Волков) та бар, дидек. Федоровка авылында "Стрелковый полк собственного Его Императорского величества" да хезмәт итүче укчылар төшкән тагын бер фото табылган. Өч укчының берсе - Атласов Алексей Дмитриевич ( утырып төшкәне) - Федоровканыкы. Шулай ук бу авылдан Порфирий Кустовскийның патшаның личный охранасында хезмәт итүе билгеле. Санкт-Петербургта яшәгән тарихчы-галим Эржан Юсупов китергән юлларга тукталсак, ул болай дип яза: "Личная охрана императора Николая II "Стрелковый полк собственного Его Императорского величества" размещалась в Царском Селе, в городке, который почему-то назывался "Федоровским". Служили в нем в основном кряшены, нагайбаки, имевшие еще с 1688 года по царскому Указу дворянские звания".
Федоровка авылыннан Порферий Кустовский. 1916 ел
Бер гасырга якын күтәрелмичә, кузгатылмыйча яткан документларны актарырга вакыт җиткәндер, шәт. Рәйсә апаның да безнең редакциягә килеп керүе очраклы түгелдер. Тарих бездән онытылган, тапталган затларыбызның исемнәрен кире кайтаруны сорый. Эшебезне фотолардагы кешеләрнең кем икәнлекләрен танып белүдән башлыйк. Туганнары, белешләре, авылдашлары калгандыр, бәлки әле кемдәдер нәкъ шундый фотолар сакланадыр? Шәйдулла Асылгәрәев белән бергә фотога төшкән Федоровка кешесенең дә монда очраклы гына эләгүенә ышанасы килми. Бервакыт Зәй районы Поповка авылында патша малаен яшереп торулары турында язып чыккан идек. Бәлки, ул малай, патша малае түгел, нәкъ менә Юсуповларның кешегә белдерергә ярамаган Борислары булгандыр... Үткәнебезгә битараф булмыйк, хәбәрләшик, туганнар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев