Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Ел фасыллары белән бәйле йолалар, бәйрәмнәр, борынгы ышанулар

Йолаларны, борынгыдан килгән бәйрәмнәрнең традицияләрен сакларга кирәк

Керәшеннәрдә ел фасылларына караган, табигать күренешләренә бәйле рәвештә үткәрелә торган төрле йолалар, гореф-гадәтләр шулай ук бик кызыклы. Борынгыдан килгән ышануларга нигезләнгән йолалар, күмәкләп, бөтен авыл халкы катнашында үткәрелә торган булган.

Шунысын да әйтергә кирәк: чиркәүләргә якын булган авылларда христиан дине өстенлек иткән, борынгы ышанулар, йолалар аз сакланган. Чиркәүләрдән һәм олы шәһәрләрдән читтә булган авылларда борынгы ышанулар, йолалар, һәртөрле келәү итүләр күбрәк сакланып калган.

Элекке гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, мәсәлән, нардуган уеннары, бәрмәнчек, тройсын яки каен башы бәйләү (“яфрак бәйрәме”дип тә әйтелә), питрау һәм башка бәйрәмнәр үзенчәлекле җырлар, такмаклар белән уздырыла торган булган. Христиан бәйрәмнәре итеп чиркәү календаре буенча уздырылса да, аларда динилек бөтенләй диярлек чагылмый, күбрәк борынгыдан килгән халык йолалары өстенлек алган. Кызганычка каршы, ул борынгы йолалар һәм йола җырлары хәзерге вакытта онытылып баралар, аларның иң матурларын яңартып, авылларга ямь өсти торган итеп, халыкка кире кайтару зарурлыгы нык сизелә хәзер.

Флера Баязитова, "Керәшен сүзе" гәҗитеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев