Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Чура авылы кызы Регина Игушина «Гаилә энциклопедиясе»н төзи

Кукмара районындагы Чура авылының 5нче класс укучысы Регина Игушинаның “Ыру агачы корымас, яшь буын барса гына” дигән эзләнү эшен тәкъдим итәбез.

Гаиләбез, нәселебез белән күптән хыяланган эшне – Ыру агачын ясауны башкарып чыктык. Әтием ягыннан нәсел җепләрен барладым һәм гаиләбезнең җиде буынын ачыклауга ирештем.

Тамырларыбыз Яков бабайдан башланып китә. Аның хакында мәгълүматлар бик аз сакланган. Тик шулай да, аның авылда җитеш тормышта яшәгәнлеге, үзенең җир кишәрлеге булуын белә алдым. 4 баласы булганлыгы билгеле – 3 кыз, 1 малай.

Төп нәсел дәвамчысы булып Василий Яковлевич кала. Аның 7 баласы була – 3 малай һәм 4 кыз. Әтиләре эре сәүдәгәр булган, агач материаллары һәм хуҗалык кирәк-яраклары (сабын, шырпы, кер юу порошогы) белән сату иткән. 1941 елда Андрей исемле улы сугышка китеп, хәбәрсез югала. Степан исемле улы Мәскәүдән товар ташып, шуны сатып, көн күргән.

Василий бабайның олы улы, 1901 елда туган Иванның язмышы катлаулырак. Ул, әтисе үлгәннән соң, кибетләр тотуны дәвам иткән. 1929 елга кадәр ул авылда шактый хәлле, бай катлам кешеләреннән саналган. Хуҗалыгында 2 ат, 2 сыер, 20-30 баш сарык исәпләнгән. Шуның өстенә, амбарлары, 2 йорты, келәте булган. 1930 елда бабам колхозга кергән, “Заветы Ильича” колхозының икенче председателе булып торган. Эшчән гаиләнең мул тормышы күпләрдә көнчелек тудырган. Ялган донос нәтиҗәсендә аны кеше хезмәтеннән файдаланучы, “алпавыт” дип эзәрлекли башлаганнар. Шуңа, 1931 елны гаиләсе белән Ерак Көнчыгышка күчеп киткән. Амур өлкәсе Бурейский районының Кивда поселогында шахтада күмер чабучы булып эшләгән. Гаиләсен туендыру, балаларын саклап калу була аның уенда. Авылда калган барлык мөлкәтен “халык дошманы” тамгасы куеп, конфисковать иткәннәр.

Эзәрлекләүләр Иван бабайны Ерак Көнчыгышта да эзләп таба. Аны контрреволюцион агитация алып баруда гаепләп, 1937 елның 17 ноябрендә кулга алалар. Шул ук елның 7 декабрендә 8 елга ирегеннән мәхрүм итү турындагы карар чыгарыла. Бабамның гаиләсен яшәгән йортларыннан куып чыгаралар. Аның хатыны 5 баласын алып, яңадан районга кайтып, Югары Чура авылында яши башлый. Иван бабам Красноярскиның төрле лагерьларында үз срогын уздыра, урман кисә, авыр эшләрдә эшли. Шунда эшләгәндә, өстенә агач төшеп, бик зур җәрәхәтләр ала. Туган якларына ул бары 1945 елда гына кайтып егыла. 1961 елны мәңгелеккә китә.

Иван бабайның 5нче баласы Василий Ерак Көнчыгышта туа. Авылга кайтканда аңа 5 яшь була. Василий үзе лаеклы ялга чыккач, әтисе Иван турында мәгълүмат туплый, төрле архивларга мөрәҗәгать итеп, аның исемен аклау турында күп инстанцияләргә хатлар юллый. Бу аның өчен намус эшенә әверелә. 1989 елның 30 июнендә архив эше кабат карала һәм бабам реабилитацияләнә.

Иван бабамның үткәннәре хакында озаклап сөйләргә мөмкин булыр иде, чөнки бу хакта истәлекләр, архив документлары күп. Ә менә фотоларга килгәндә, бабамның бабасының Иванның берничә фотосы гына сакланып калган, чөнки “халык дошманының” документларын, бигрәк тә фотосын сакларга ярамаган.

Иван бабам вафат булганда аның улы Василий бабайның инде икенче улы туа. Әтисе хөрмәтенә әлеге балага Иван дип куша, шул рәвешле Игушиннар нәселенең буыннан-буынга килә торган исемнәре саклана бара (бабамның бабасының исеме тулысы белән аның оныгының исемендә сакланып кала – Игушин Иван Васильевич).

Василий Иванович, бөтен гомерен туган җиренә, туган авылына багышлый. Хезмәт кенәгәсеннән күренгәнчә, бабаемның хезмәт юлы 1947 елдан колхоздан башланып китә. Бу вакытта аңа 15 яшь була. Шул елдан башлап 1992 елга кадәр ул колхозда хезмәт куя. Тракторист, балта остасы, 1981-1992 елларда бригадир була. 1992 елда, лаеклы ялга чыгар алдыннан аңа “Атказанган колхозчы” – “Ветеран труда” исеме бирелә. Лаеклы ялга чыкканнан соң, бабаемның әтисе авылыбыздагы чиркәүне сафка бастыру өчен үзеннән зур өлеш кертә, әлеге эшнең башында тора. Авылда газлаштыру эшләрендә бабамның әтисенең өченче улы Петр актив катнаша.

Василий хатыны белән 6 бала үстерәләр. Бүгенге көндә алар бар да исән-сау һәм үз туган авылларында яшиләр. Уртанчы уллары Чаллы шәһәре төзелгән елларда КамАЗ заводы төзелешенә китсә дә, ахыргача туган нигезеннән аерылмый. Бүгенге көндә авылыбызда Игушиннар фамилиясе астында беркетелгән 4 йорт бар. Һәркайсы авыл үсешенә үзеннән лаеклы өлеш кертә, һөнәрләрен дә шундыйларын сайлыйлар. Алар арасында колхоз эшчесе, укытучы, тәрбияче.

Минем бабам – Валерий Васильевич Игушин

Аның да хезмәт юлы туган ягы белән бәйле. Бабаем гына түгел, әбием дә гомере буе колхозда сыер савучы булып эшләгәннәр. Бабамның гомуми стажы 43 ел, әбиемнеке – 35. Хезмәт кенәгәләрендә бары бер генә эш урыннары булуы аларның ахыргача туган җир кешеләре булуы хакында сөйли.

Бабаем белән әбием 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә алар барысы да туган авылларында яши. Олы кызлары балалар бакчасында эшли.

Уртанчы уллары Алексей Валерьевич – минем әтием

Ул – бүгенге көндә авыл мәдәният йортында балалар, яшьләрне спорт өлкәсендә җитәкләп баручы, төрле чаралар үткәрүдә башлап йөрүче. Авыл яшәсен, яшь гаиләләр төпләнеп калсын өчен тырыша. Үзем дә киләчәктә аның эшен дәвам итәргә телим.

Кече уллары да төп нигездәге ызбаны яңартып, бүген әллә кайдан балкып торган матур йортҗир тергезде.

Нәселебез яши

Безнең нәсел борын-борыннан үз көче, хезмәте белән көн күргән. Нинди генә ачы язмыш аша үтәргә туры килсә дә, бабамның бабасы Иван ахыргача үз туган авылына, туган нигезенә тугры кала. Әгәр нәселебезнең төп кешеләренең авыл яшәеше өчен хезмәт куюын бергә кушып исәпләсәң 161 ел килеп чыга. Бу әле нәселебезнең 4 кешесенең генә үз туган җиренең үсешенә керткән өлеше. Әгәр дә бабамның әтисенең 5 баласынын исәпләсәң, әлеге саннар күпкә зуррак булыр иде.

Бүген әбием белән бабам 4 оныкка тәрбия бирәләр, 5нчесе дөньяга килергә тора. Туганнар бергә җыйналсак, 6 дистәдән артып китәбез. Димәк, нәселебез яши.

Киләчәктә мин нәселебезне өйрәнүне дәвам итеп, истәлекләрне барлап, гаиләбезнең энциклопедиясен булдырырга хыялланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев