Туганайлар

Чал тарихлы авыл

Якты Кул авылының тарихы гасырларга барып тоташа. Тарихи чыганакларга караганда урманлы, сулы, уңдырышлы туфраклы җирдә халык моннан 3-3,5 мең ел элек яши башлаган

Уфаның әлеге төбәкне өйрәнүче галиме Р.Г.Игнатьев Поручиково һәм Якты Күл авыллары арасында борынгы язмалары кабер ташы такан, соңыннан Болгар чорына (12-13 гасыр башы) карый торган тагын бер кабер ташы тапкан. И. Златоверховниковның 1899 елда басылган “Уфа епархиясе” дигән язмасының 117-118 битләрендә Якиы Күл авылында иске керәшеннәр яшәнлеге турында әйтелә.

Тарихи чыганакларга караганда моннан 300 ел элек әлеге авылдан күчеп киткән кешеләр Башкортстанның Бакалы районы Илек авылына нигез салганнар.

Казан губернаторы князь Мещерскийның П.И.Панинга язган рапортында Якты Күл авылы кешеләренең Пугачев гаскәрләре ягында 500 кешедән торган отряды чыгыш ясаганлыгы турында искә алына.

1858 елда үткәрелгән 10 нчы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча биредә 575 кеше яшәгән. 19 нчы гасырның 80 нче елларында авылда ике класслы башлангыч мәктәп булган. Ул миссионер җәмгыяте хисабына тотылган. Шушы ук чорда авылда Чаллы почта трактының җирле станциясе ачылган. Аны Ефим Никитин дигән крестьян тоткан.

1897 елда үткәрелгән Россия империясенең беренче гомуми халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, авылда яшәүчеләрнең саны бермә-бер арткан, 9 яшька кадәр булган балаларның саны 361 кеше тәшкил иткән. 1917 елгы революция алдыннан үткәрелгән исәпкә алу натиҗәләре буенча авылда 242 хуҗалыкта 1410 кеше яшәгән. Аларның 2135 десятина (1 десятина — 109 га) җире булган.

Авыл халкы нигездә игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык белән шөгыльләнгән. Авыл хуҗалыкларында 2015 мөгезле эре терлек исәпләнгән. 76 хуҗалык әлеге төр шөгыльләр белән бергә балчыктан савыт-саба, чана, арба ясаган, итек баскан, хатын-кызлар тукыма тукыганнар, чигү чиккәннәр һ.б.

1917 елгы революциядән соң авыл халкы тормышында үзгәрешләр башлана. 1927 елда биредә авыл советы барчалыкка килә, аның беренче председателе итеп Д.Р.Акатьев сайлана. 1929-30 елларда авылда колхоз оештырыла, аңа “Кызыл Күл” дигән исем бирелә. Бөек Ватан сугышына кадәр колхоз басуларында югары уңыш үстерелә. Сугыш башлангач, авылның күп кешеләре фронтка китә. Ватан сугышы елларында Якты Күлнең 112 кешесе һәлак була һәм хәбәрсез югала.

Еллар үтә тора, авылларда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үзгәртеп кору чоры башлана. 1959 елда әлеге хуҗалыкка Поручиково, Утяшкино, Пустынка авылларындагы колхозларны кушып, бердәм "Красный маяк" колхозы оештырыла. Төрле елларда әлеге хуҗалык белән А.Минһажетдинов, В.Зиннуров, В.Фокин, Р.Фардиев җитәкчелек итәләр.

Ул елларда колхозны матди-техник базасын ныгыту буенча күләмле эшләр башкарыла. Колхозның склад хуҗалыгы ны гы таiла, машина-трак-тор паркы яца техника белан тулыландырыла, терлек фермалары төзелә. Колхоз иген уңышы алу һәм терлекчелек продуктлары җитештеру буенча район күләмендә беренчеләрдән булмаса да, артта сөйрәлүчеләр рәтендә түгел иде.

Буген аның председателе булып Р.Фардиев эшли.

Илдәге үзгәрешләр авыл Советын да читләтеп үтми. 1930 елга кадәр ул Чаллы контонының Зәй волостена буйсына, районнар барлыкка килгәч, Акташ районына керә, 1935 елда Зай районы составына керә, 1962 елда районнарны зурайту нәтиҗәсендә Әлмәт районына күчә, аннан яңадан Зәй районына кушыла.

Зәй районы территориясендә зур ГРЭС, КамАЗның агрегат заводы, Бөгелмә-Әгерҗе тимер һәм Әлмәт-Чаллы автомобиль юллары төзү авылның көнкүрешенә, яшәеш рәвешенә йогынты ясамый калмады. Авыл халкы әлеге предприятиеләргә эшкә күчте. Бүгенге көндә Якты Күл авылында урта мәктәп, авыл культура йорты, китапханә, почта бүлеге, медицина үзәге, кибетләр бар. Соңгы халыкны исәпкә алу нәтиҗәләре буенча хәзер авылда 257 йорт бар, 691 кеше яши.

22 апрель, 2004 ел, "Туганайлар"

Фото: Заинск-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Яналыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: