Булса иде беләзекләр, хәситәләр, йөзекләр…
Казан Кремлендә урнашкан Республика рәсем сәнгате музееның Универсиадага керәшеннәрнең кулланма сәнгатен, тарихын чагылдырган күргәзмә әзерләве турында язган идек. Сүз музейның үзендә булган әзер экспонатларны гына тәкъдим итүе турында бармый. Чөнки һәр төбәкнең үзенә генә хас аерымлыгы, гореф-гадәтләре, яшәү үзенчәлекләре бар. Бу билгеләрне телдә, фольклорда гына түгел, элеккеге киемнәрдә, бизәнү әйберләрендә,...
Кабат мондый мөмкинлек әллә була, әллә юк
Күргәзмә чит ил кунакларына күрсәтү максатыннан гына түгел, керәшеннәрнең сәнгатен, культурасын, традицияләрен дөньякүләм танытуны күздә тотып оештырыла.
- Күргәзмә-музей ике өлештән торачак, - ди Людмила Шкляева. - Бер бүлекне Казан татарларына, икенчесен керәшеннәргә багышлыйбыз. Билгеле, бу - зур хезмәт. Татарлар буенча жиңелрәк - заманча сәнгать, кулланма сәнгать буенча да материаллар артыгы белән. Ә менә керәшеннәрнеке юк дәрәҗәсендә, бөртекләп җыярга кирәк. Этнография буенча бар барын, тик безне экспонат үзе генә түгел, анда сурәтләнгән бизәкләр, тамгалар, фигуралар, рәсемнәр кызыксындыра. Шулай да әкренләп материаллар туплана, тулылана бара. Гришкино мәктәбе музеенда борынгы бизәк белән чигелгән бистәр, традицион бөрмә һәм тегелеш белән матурлап эшләнгән күлмәккә күзебез төште. Ә инде борынгы йөзекне күргәч, кош тоткандай сөендек. Чөнки ювелир әйберләрне табуы аерата авыр. Музей эшләп килгәннән бирле, бер дә керәшен сәнгате күргәзмәсе оештырган булмады. Кабат мондый мөмкинлек әллә була, әллә юк. Шуңа күрә ювелир эшләнмәләрен дә күрсәтәсе, аларга аерым игътибар бирәсе килә. Тамаксалар очраштыра әле. Ә менә хәситәләр юк дәрәҗәсендә.
Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе, "Керәшен җорты" музеен булдыручы Виталий Агаповның моңа үз аңлатмасы бар:
- Сиксәненче елларда алка, беләзек ише әйберләрне акчага алданып, күпләп, килограммлап төсле металлга тапшырдылар. Авылларда җыеп йөрүчеләр булды. Нишлисең, хәзер терсәк якын да бит…
"Керәшен җорты" - нәкъ элекке авыл өе
Түгәрәк яулык тамгасы - бистәрдә
Экспонатлар электән үк җыелып килсә дә, Чаллыда "Керәшен җорты" музей булып узган ел гына ачылды. Пич тә, чыбылдык, чигүле мендәр-япмалар белән җыештырылган агач карават та, сәндерә дә нәкъ элекке авыл өендәгечә. Аларны Виталий Агапов балачактан исендә калдырганча итеп, үзе ясаган. Әйберләрнең борынгылыгына басым ясамый чаллылылар. Иң мөһиме - үткәнне, шул чорны хәтерләтсен. Музейга килүчеләр үзләрен, чыннан да, элекке чорга аяк баскандай хис итсеннәр, диләр алар.
Кабык (берестяной) сандык, җеп эрләү өчен тәгәрмәчле чыгыр, бала бишеге ише кирәк-яраклар өйне тагын да тулыландыра. Чиккән эскәтер, ашъяулык, бистәрләр дә, күлмәкләр дә, карават кыры (подзор) дип аталучы япманың крючок белән бәйләнгән өлешендәге орнамент та, туку станогы, аңа төшерелгән нокталы түгәрәк бизәк тә музей белгечләренең игътибарыннан читтә калмады. Бу бизәкнең килеп чыгышы бик борынгы заманнарга барып тоташып, Урта Азиядәге мөселманнардан килә икән. Бу бизәк кояш символын аңлата һәм аны Болгарда да, Биләрдә дә очратырга була икән. Һәр әйбер эксклюзив дип әйтерлек булса да, Казан белгечләре күргәзмәгә куяр өчен моңарчы беркайда да очратмаган, башкаларда кабатланмаган үзенчәлеге булган өч предметны гына сайлап алдылар. Аның берсе - стена көзгесе, икенчесе - суккан бистәр, өченчесе - агач савыт.
Стена көзгесен кайчандыр Минзәлә районы Юшады авылында яшәгән балта остасы, пич чыгаручы Питрәй Иваны ясаган. Агач кашагасына кисеп, уеп бизәкләр төшерелгән бу көзге интерьер өчен уңышлы. Бистәр дә асып куйсак - бигрәк тә килешле булачак, ди Казан белгечләре.
Икенчесе - суккан бистәр. (Чаллы керәшен җәмгыяте ветераны Начтук түти Асанованың 1893 елда ерак әбисе килен булып төшкәндәге бирнә бистәре). Аның моңа кадәр бары түгәрәк яулыкта гына очратылган, символик мәгънәгә ия тамга-бизәкләр белән чигелгән булуы белгечләрне аптырашта калдырды. Моңынчы түгәрәк яулык унтугызынчы гасырда кулланыл-ган дип санап килдек. Ә бу тамгалар моның киресе булып чыга түгелме соң? Ә чигешләрнең берничә төрле башкаруда булуы - үсеш моменты, сәнгатьнең алга таба ничек дәвам итүе турында сөйли.
- Агач савыт ("Братина") үзенең гадәти формада булмавы белән җәлеп итте, - диләр казанлылар. Ул үрдәккә ошатып ясалган. Бу савытка рус халкының кунакчыллыгы да, Урта Идел буенда яшәгән төрки халыкларга хас фин-угор моңы да салынган кебек. Төсле буя-лар белән төшерелгән мондый түгәрәкләр дә ят, чөнки рус рәсем сәнгатендә ул башкача. Бу экспонатта төрле культура, төрле милләтнең тәэсире чагыла кебек.
Борды музеенда - чын сәнгать әсәрләре
Казан музее хезмәткәрләрен Борды мәктәбе музее үзенең экспонатларга бай булуы белән сөендерде. Кайсы чор, нинди тарихи вакыйгага кагылышлы мәгълүмат кирәк - бар да бар. Металл пластинадан ясалган киң беләзек, яка чылбыры, сүрәкәнең чигә өлешенә тагылучы чылбыр фрагменты, эзәр (ирләр билбавы), ике тар сүрәкә, аның өске өлешенә куелучы чачак, колакларны каплаучы чигәчә, каен тузыннан ясалган тырыс, чигүле яулык, каба төбе - болар барысы шунда ук башкалага китәсе юл төенчегенә төйнәлде. Темпера дип аталучы буяу белән Борды авылы күренеше төшерелгән "Сельский мотив" исемле картина да стенадан алынып, алар янына күчте. Ул - Бабещко фамилияле үзешчән художникның иҗат жимеше икән.
Беләзекне музей җитәкчесе Тамара Кузьмина кечкенә чагында ук үзе иске чиркәү урыныннан тапкан булган. Кабаны кайчандыр бу авылда яшәгән хәлле генә тормышлы кешенең ташландык йортыннан табып алганнар.
- Беләзек тә, яка чылбыры да унтугызынчы гасырга карыйлар. Икесе дә түбән пробалы көмештән, мөгаен, самавырдан эретеп ясалганнардыр. Агач каба да безнең өчен зур табылдык. Ул үтә нечкә башкарылган чын сәнгать әсәре. Уеп төшерелгән бизәкләр үзләре үк профессионал кулы белән эшләнгәнлекләре турында сөйли, - дип аңлатты Людмила Шкляева.
Борды музее директоры Тамара Кузьмина: "Бу экспонатлар Казанга китәчәк"
Йөргән аякка җон иярә
Гришкино мәктәбе музеенда да, Чаллыдагы "Керәшен җорты"нда да, Борды мәктәбе музеенда да булганым бар. Алар турында газетабыз битләрендә язып та чыктык. Шушы музейларга беренче тапкыр аяк баскан рәсем сәнгате музее белгечләренең уй-кичерешләре, фикерләре нинди икән? Алар сәфәрләреннән канәгатьме?
Айгөл Сираиева:
- Без чын-чынлап канәгать. Кая гына барсак та, ике балыкчы кебек, табыш белән кайтырга тырышабыз. Йөргән аякка җон иярә, дигәндәй, бу юлы да безгә бәхет елмайды. Билгеле, бу - эшнең чиреге генә әле. Алда атрибуция - нинди материалдан, нинди техника белән эшләнгәнлеген ачыклау процессы. Күп кенә мәктәп музейларында экспонатларның төгәл атамаларын әйтеп бирә алмыйлар. Шуларны үзебездәге белгечләр белән ачыклыйбыз, елларын билгелибез. Кайвакыт бәхәсләшеп тә алабыз.
Людмила Шкляева:
- Һәр музейның үз төсе, үз тарту көче бар. Чаллылылар мәсәлән, оештыручының иҗади уйлары аша тулы бер интерьер төзеп, керәшен йортының атмосферасын булдыруга ирешкәннәр. Бордыда исә - музей эше билгеле бер системага салынган. Эспонатлар тәртип белән витриналарга урнаштырылган. Алар авылның үсә бару этапларын эзлекле чагылдыра һәм күзалларга ярдәм итә. Ә менә Гришкинода - башка музейларда бер дә очрамаган "самобытный" әйберләр саклана.
Безне кабул иткән музей җитәкчеләренә аерым рәхмәт әйтәсебез килә. Үзләрендә сакланган һәрбер экспонатны кадерләп саклап, җан атып торсалар да, уртак эш өчен, дип безгә "йөрәкләреннән өзеп" бирделәр. Музей-күргәзмәне тантаналы төстә япканда, барлык экспонатларны да рәхмәт хатлары белән кире үз хуҗалары кулына кайтарырбыз, дип ышандырып калабыз. Алар гади музей хезмәткәрләре генә түгел - ә ерак үткәннәргә җан өреп, аларны яшәтүчеләр, мирасыбызны саклаучылар. Укучыларга, халыкка музейда тупланган материалларның никадәр кыйммәт һәм кирәкле икәнлеген төшендереп, аларда кызыксыну уятып яшәүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев