Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Борды авылы тарихыннан

Авыл аксакаллары сөйләвенчә, 17 гасыр башында тау итәгендәге сазлыклы урынга кешеләр килеп урнаша, тауларында имән урманнары була, шул урманнарны кисеп, эшкәртеп чәчүлек җирләре булдыралар

Борды авылы Татарстан Республикасында 197 керәшен авылының берсе. Бу төбәкнең тарихы бик еракларга карый.

Борды авылының атамасына күз салыйк. Авыл аксакаллары сөйләвенчә, 17 гасыр башында тау итәгендәге сазлыклы урынга кешеләр килеп урнаша, тауларында имән урманнары була, шул урманнарны кисеп, эшкәртеп чәчүлек җирләре булдыралар. Бу авылдан соң барлыкка килгән күрше Биш авылыннан кешеләр ут сорап килгәннәр, авыл аша ут йөртергә ярамаганныктан, авыл халкы ут бирмәгән, юлларында очраган кешеләргә безне бордылар дип кайтып киткәннәр. Шуннан бу авыл Борды дип йөртелә башлаган.

Революциягә кадәр Борды авылы зур чиркәүле, базарлы, мәктәпле зур авыл була.1860 елдан мәктәп Министерская школа дип йөртелгән.1898 елдан 2 баскычлы 6 класслы училище эшләгән. Беренче баскыч 4 класслы, икенче баскыч 2 класслы булган. 1925 елда иске мәктәп системасы бетерелгәч, җиде класслы крестьян яшьләре мәктәбе (школа крестянской молодежи) ачылган. Бу мәктәпкә Зәй, Сарман һәм Чаллы районнарының 27 авылыннан укырга килгәннәр.

1887 нче елда Алабуга сәүдәгәре Дмитрий Иванович Стахеев Борды авылында чиркәү төзетә. Ул 1939 елга кадәр эшли.

Революциягә кадәр авыл 360 хуҗалыктан торган, 1800 дән артык кешесе булган. Авыл тирәсендә 3 су тегермәне , икмәк киптергеч йорт, бер май заводы, ике йорт саен йон теккече, бер ярма яргыч булган.

Борды авыл советы 1915 елларда оеша. Беренче председатель – Левашов Денис Иванович, беренче секретарь – Левашов Марк Григорьевич була . Яңа өйләнешүчеләрне беренче мәртәбә чиркәүгә бармыйча, секретарь Колесников Федор Андреевич терки.

1953 елда Бордыбаш авыл Советы белән Борды авыл Советы берләшә һәм үз эченә Борды, Бордыбаш, Жәйләү авылларын ала.

Бүгенге көндә авыл җирлегендә 330 хуҗалыкта,808 кеше яши. Авыл халкына мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, ФАП, “Нерукотворный образ Иисуса Христа” келәү йорты хезмәт күрсәтә.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев