Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Бистәрләрендә – чын керәшен чигеше

Түбән Кама районының Келәтле авылында гомер кичерүче Ольга түтинең өен чын керәшен чигүе белән дүрт катлап чигелгән тәре алъяпкычлары, мендәр тышлары бизи

“Туганайлар”ның чигүле бистәрләрне барлавы турында узган елның җәендә үк укыган идем. Газетаның керәшен чигешләрен язуына күңелем шатланды.

Үзебезнең Келәтле авылында да элгәре чигү чикмәгән кеше юк иде. Ольга Каранаеваның әле ун ел элек, җитмеш биш яшендә чакта чиккән бистәрләре дә күзнең явын алырлык. Һәр бизәге тигез, шома. Бу юлы янына баргач, үз куллары белән чиккән бистәрләренә, чигүле мендәрләренә, тәре алҗапкычына сокланып карап тордым. Соңыннан, Ольга Трофимовнаны үзенең җәш чагындагы керәшен күлмәген кидереп, ак алъяпкычын бәйләтеп, бакчасында фотога да төшердем.

Яшьләрнең генә түгел, олыларның да хәзер йортларында тәре почмагы юк. Шәһәр җирендәге керәшеннәрне әйтмим дә. Шуңа да тәре алҗапкычлары фотоларын да газетада чыгаруны дәвам итсәгез иде...

Мария САВЕЛЬЕВА.
Түбән Кама районының Келәтле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев