Туганайлар

Без тарихта эзлебез...

Кәләй авылы тарихы битләрен ачып

Тарихи архивлардан алынган мәгьлүматларга караганда, безнең әби-бабаларыбыз Таллы елга (Ногай елгасы) буена 1727 елда күченеп килеп, беренче нигез ташларын салганнар. Кәләй авылының тарихы әнә шул датадан башланып китә. Әлбәттә, бу урында аларга кадәр дә иске дин тотучылар - староверларның берничә йорты булган, ләкин ул безнең бабаларыбыз килеп урнашканнан соң тына тулы канлы торак пункты рәвешен ала. Бирегә башлыча Акташ авылыннан (хәзерге Рус Акташы) төрки-татар телле христианнар күчеп урнаша. Халкының төп өлешен Казан губернасының төрле өязләреннән җыелган татар һәм чуаш керәшеннәре тәшкил итә, шулай ук алар арасында берничә мордва һәм башкорт гәиләсе дә була. Димәк, без Кәләйне үзенең беренче көненнән үк керәшен авылы булып формалашкан дип әйтә алабыз.

Биредә аңлатма биреп үтү урынлы булыр. Керәшеннәр - христиан динендәге татарлар. Керәшен сүзе рус телендәге «крещен», «крещенный» дигән сүздән үзгәртелгән. Кызганычка каршы, керәшеннәрнең христианлашу тарихы фәндә ныклап өйрәнелмәгән.

Кайбер тарихчылар фаразлавынча, 619 елда Көнбатыш Себер төрекләре князе Бу-Юрган Византия империясе белән үзара мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен, Херсонец (Корсунь, Кряшен) шәһәрендә яшәүче милләттәшләрен грек динен кабул иттергән. Шул көннән башлап христиан динендәге болгарлар керәшеннәр дип аталган. (Ф.Нуретдинов. «Җәгьфәр тарихы». Оренбург, 1994 ел. 2 том, 16 бит). Димәк, Казан ханлыгы Россия составына кергәндә үк биредә мөселман татарлар белән бергә христиан динендәге керәшеннәр дә булган, дип фаразларга кирәк. Әлбәттә, татарларны күпләп христианлаштыру рус патшасы Иван Грозный 1552 елда Казанны алганнан соң башланып китә. Керәшеннәрне «иске» һәм «яңа» керәшеннәргә бүлеп йөрткәннәр. Казан ханлыгы басып алынганнан соң, 1731 елга кадәр христианлаштырылган татарлар «иске керашеннәр» дип аталган (Матвеев, 1910). Аннары инде христианлаштыруны активлаштыру өчен махсус комиссия (Новокрещенская кантора) оештырыла. Шуннан соң христианлаштырылганнарны «яңа керәшеннәр» дип атап йөртә башлыйлар. Яңа керәшеннәргә 1731 елгы махсус указ нигезендә өч елга һәртөрле өстенлекләр бирелә (Златоверовников, 1899, 169).

Мөселманнарның йогынтысыннан саклау өчен бик күп керәшеннәрне яшәгән урыннарыннан, яңа җирләргә күчереп утыртканнар. Шуның нәтиҗәсендә керәшеннәр татар халкының төп өлешеннән берникадәр аерымланып яшәгән. Шуңа күрә дә керәшеннәрнең рухи һәм матди мәдәниятендә, сөйләм үзенчәлекләрендә кайбер борынгылыклар сакланган, шул ук вакытта христиан дине белән бергә кергән сүзләре дә барлыкка килгән.

Керәшен татарлары биш төркемгә бүленә, безнең Әлмәт, Сарман, Зәй районнарындагы керәшеннәр Түбән Кама керәшеннәре төркеменә керә.

Инде авылыбыз тарихына урап кайтыйк. Архив материалларына ягъни караганда, 1727-1747 елларда Кәләйгә әүвәлге керәшеннәр, ягъни «Яңа керәшен канторасы » оештырылганчыга чаклы ук христиан динен кабул иткән кешеләр актив рәвештә күчереп утыртыла. 1747 елгы икенче ревизия материалларында «Ногай елгасы буендагы Кәләй» авылында «иноверцелардан христиан диненә күчкән ясаклы дәүләт кешеләре»нең яшәве күрсәтелә. Безнең әби-бабаларыбызныц чыгышлары кайсы яклардан булган соң? Бу сорау авылдашларыбыз өчен шулай ук мөһим дип уйлыйбыз. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүче архив документын укып карыйк.

«...перешедшие из Казанского уезда из дер. Акташ, Зорейской дороги Васильевой сотни Васильева из деревни Багана в вершине Бершен Бахты новокрещены, дер. Верхней Кодраты, из деревни, что был починок Шушyрбаш новокрещены, Зорейской дороги дер. Уразово из татар Калмета Алметева сын Николай Михайлов 20, сын Федор 3, из села Абди Казанского уезда, Казанского у. Ногайской дороги дер. Лебедино (видимо Лебетка нынешнего Новошешминского района), той же дер. Наратлы - Юга, переведенные конторою новокрещенских дел из разных уездов Казанского у. Из дер. Ялтан, из Ядринского у. Дер. Сармы, из Цивильского у. Тоганаевской волости, дер. Хирбоси, из Симбирского у. Дер. Сюрбеево Шигаево, из у. Дер. Байдик, из дер. (РГАДА, ф. 350, оп.2, 1143 нче эш)

Төрле яклардан, төрле авыллардан күчеп килгән гаиләләр, нәселләр, әнә шул рәвешчә, Кәләй авылы халкы дигән яңа бер җәмгыять барлыкка китерәләр. Әлбәттә, туган-үскән җирләреннән аерылып, чит якта, ят кешәләр һәм яңа гадәтләр мохитендә тормыш башлап җибәрү җиңел булмагандыр аларга, кыенлык күрергә дә, фаҗигале хәлләрдә калырга да туры килгәндер. Ләкин халкыбызга хас тырышлык, уңганлык аларга физик яктан да сакланып калырга, тернәкләнеп, шушында үзләренең кече ватаннарын табарга ярдәм иткәндер.

Әнә шул тырышлык белән беррәттән, безнең якларның уңдырышлы кара туфрагы, төзелеш материалларына, җиләк-җимешкә, киек җәнлекләргә бай калын урманнары, күпләп терлек асрарга мөмкинлек бирүче мул печәнле болыннары авылның экономик яктан үсешенә уңай йогынты ясаган дип фаразларга кирәк, чөнки, авыл халыкның саны да, аның кереме дә үсә барган. Безнең авылга нигез салыннган соң, беренче тапкыр халык санын алу 1747 елда булган.

Шушы 2 нче ревизиядә Кәләйдә барлыгы 82 ир-ат теркәлгән (ул вакытта хатын-кызлар исәпкә алынмаган), 1782 елда үткәрелгән бишенче ревизиядә аларның саны беркадәр артып, 97 гә җиткән. Үсеш әллә ни зур түгел кебек. Ләкин, бераз алгарак китеп, 1858 нче елгы Х ревизия материалларын карасак, авылыбызда 307 ир-ат һәм 322 хатын-кыз булуын күрәбез. Нибары җиде дистә ел эчендә мондый кискен демографик күгәрелеш нәрсә белән аңлатыла соң? Безнең уебызча, димәк, бу вакытта кайчандыр төрле тарафлардан күчеп килгән нәселләр арасында уңай мөнәсәбәтләр урнашып җиткән, үзара туганлашып, кыз биреп, килен төшереп, балалар үстереп, дуслык-татулык шартларында яшәүче авыл халкы тәгаен формалашкан дигән сүз.

Ревизия материаллары белән танышуны дәвам иттерсәк, 1870 елда (бу вакытта ул Минзәлә өязенең 3 нче станына караган) авылыбызда 199 йорт булып, 345 ир-ат һәм 407 хатын-кыз яшәгән. Халыкның байтак өлеше умартачылык белән шөгыльләнгән. Ике су тегермәне эшләп торган. Ул заманнар да теләсә кайсы авылда тегермән тоту мөмкин булмаган, ә инде тегермәнле авыл тирә-яктагы халыкны үзенә тартып торучы үзәккә әверелгән. Димәк, ХIХ гасырның икенче яртысында Кәләй авыл хуҗалыгы һәм кәсепчелек юнәлешендә шактый ук алга киткән авыл булган.

Туган телдә белем һәм тәрбия бирүче мәктәптән башка авылның киләчәккә өмет тота алмаячагын Кәләй халкы бик яхшы аңлаган. Патша хакимияте керәшеннәргә шактый ук уңайлыклар тудырса да, бу очракта, авылда берничә староверлар гаиләсенең булуын сылтау итеп, мәктәп ачарга рөхсат бирми килгән. Ләкин хәзергә шунысы белән чикләник: халыкның тырышлыгы бушка китми һәм 1875 елда Кәләйда керәшен-татар мәктәбе эшли башлый.

Авыл ул - тере организм. Аның да күтәрелеш вакытлары да, илгә-килгән афәтлар, төрле бәла-казалар белән бәйле рәвештә, фаҗигалар кичергән чаклары да була. 1885 елга караган документларда без ул вакытта Акташ өязенә кергән авылыбыздагы йортларның саны шактый кимеп, 145 ка калуын күрәбез, шуңа да карамастан, халык саны ишле - 817 кеше. Ә инде ХХ гасырга кергәндә авылдагы 210 йортта 635 ир-ат һәм 637 хатын-кыз яши. Яңа гасырга Кәләй демографик яктан да, экономик яктан да ныгып килеп керә. Биредә земство мәктәбе, 2 бакалея лавкасы, 2 ашлык сату кибете, 2 су тегермәне эшли (Уфа губернасы торак пунктлары исемлеге. Уфа. 1906).

Татарстан автономияле республикасы төзелер алдыннан алынган мәгълүматларга караганда, 1920 елда Кәләй авылында 799 ир-ат һәм 819 хатын-кыз яши (БР Үзәк Дәүләт тарихи архивы, Ф.Р. - 1262, оп. 1, 155 нче эш, 9 бит). 1924 елда волостьларны эреләндерү барышында Кәләй ТАССР ныд Бөгелмә районы Әлмәт волосте составына кертелә. Республикада районнар оешу алдыннан авылда 219 йорт булып, 535 ир-ат, 595 хатын-кыз яши. Районлаштыру нәтиҗәсендә авыл Әлмәт районы Кәләй авыл советы үзәге булып формалаша (ТАССР ның районнар буенча авыл советлары һәм торак пунктлары исемлеге. Казан, 1930. 113 бит).

“Кәләй авылы асыл җир икән...” китабыннан алынды

Фото: sobory.ru

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: