Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Без кемнәр

"Керәшеннәр - кемнәр алар?" - бу сорау милләт өчен җан аткан карендәшләребезне, шулай ук яшьләребезне дә борчый. Бу сорауны Мамадыш керәшеннәре җитәкчесе Степан Петрович Спиридоновка бирдек

- Степан Петрович, без керәшеннәрне чукынган татарлар дип тә, татарлашкан чуашлар, я татарлашкан фин-угор халыклары дип тә, Херсон иленнән күченгән борынгы төркиләр - керчиннәр дип тә йөртәләр. Боларның кайсысы, сезнеңчә, дөреслеккә якын?

- Кубрат хан заманында Великие Булгары дәүләте янәшәсендә яшәүче Византия йогынтысында православие динен кабул итә. Кубрат ханның балалары барысы да - православие динен тотучылар. Бөек күчеш вакытында Идел буйларына хәтле килеп җитеп, шунда Идел Болгариясенә нигез салучыларның берсе дә - Кубратның улы була. Килүчеләр җирле халыкны кысрыклап чыгара. Күрше Хазар дәүләте һөҗүменнән саклану өчен, Болгар ханына дәүләтне ныгытырга кирәк була. Бу максатта ул ислам диненнән файдалана. Алмыш хан Гарәп халифәтлегеннән килгән вәкилләрне кабул итеп, әгәр авыру кызын терелтсәләр, ислам динен дәүләт дине итеп кертергә вәгъдә бирә. Кызы терелгәч, үз сүзендә тора - 922 елда Болгар иленә ислам дине кертелә. Бер динне икенчегә алыштыру - бер җирдә дә каршылыксыз гына бармый, шул исәптән, Болгар дәүләтендә дә яңа дин җайлы гына кереп урнашмый. Үз динендә калырга теләүчеләрне, җирле халыкны кысрыклап чыгарган күк, яшәгән урыннарыннан куа-лар. Болгар илендә күпләп мәчетләр төзелә. Православие динендәгеләр храмсыз кала. Алар мәҗүсилектә яшәүче җирле халык белән якыная. Православие законнарын истә тоткан хәлдә, мәҗүсилек йолаларын да үти башлыйлар. Исән калуның бердәнбер юлы - табигатьтән рәхим-шәфкать сорап, аның белән гармониядә яшәү дип саный борынгы бабаларыбыз. Төрле ел фасылында башкарыласы эшләрне, дини бәйрәм көннәренә җайлаштырып, үзләренчә бер цикл төзи алар. Ураза вакытлары да шушы цикл эчендә кабатлана. Ислам динен кабул итмәгән мондый төркемне керәшеннәр дип йөртәләр (бу исем Кубрат хан заманында ук кергән булырга тиеш). Керәшеннәр сан ягыннан күп булмый. Алар үз традицияләрен саклауга, гадәт-йолаларын үтәүгә бик нык бирелгән халык була. Ислам динен тотучы якташлары белән якыннан йөрешмиләр, егет өйләндерми, кыз бирешмиләр. Шул рәвешле, үзләрен халык буларак саклап калырга тырышалар.

- Фәндә иске керәшеннәр, яңа керәшеннәр дигән тө-шенчәләр яши. Болары нәрсә белән бәйле?

- Алда әйтелгәнчә, токымнары Кубрат хан заманыннан башланган керәшеннәр үз законнары, үз дөньялары белән (дәүләт аларга "бу дөньяның" чикләрен күпме биргәндер, анысы - икенче мәсьәлә) яшиләр. Мәскәү дәүләте Казан ханлыгын басып алганнан соң, рус булмаган халыкларны көчләп чукындыру политикасы башлана. Безнең бабаларыбыз өчен ул, миңа калса, көчләп чукындыру булмагандыр. Аларның генында әле православие диненең эзе яшәп килә. Ә менә бу хәрәкәт рус поплары аша, үзләре белмәгән телдә алып барылгач, алар аны чит-ят дин кебек кабул итәләр. Керәшеннәрнең аңлырак өле-ше диннең кирәклеген тоя. Андый кешеләр күбрәк булган авылларда халыкны чумылдыру тыныч кына уза, ә инде мәҗүсилеккә күнеккән, искечә яшәү рәвешен закон итеп алган кайбер авылларда попларны кабул итмиләр. Ислам динендәге кан-кардәшләре белән моңарчы аралашмаган керәшеннәр, югарыдан чукындыру башлангач, үзләрен православныйлар дип санасалар да, көчләүгә каршы баш күтәрәләр. Шул вакытларда исламга чыгучылар да күзәтелә. Патшалар мондый "үтә нечкә" эштә ашыгуның төзәтеп булмаслык хаталарга китерәсен аңлап, православие динен көчләп кертүне туктаталар. 18 нче йөзнең беренче яртысына кадәр православие динендә булучылар - иске керәшеннәр, аннан соңгылары - яңа керәшеннәр дип йөртелә. Баштагы ревизияләр вакытында старокряшены дип билгеләү гамәлдә була әле, аннан соңгы халык санын исәпкә алуларда керәшеннәрне инде "иске керәшеннәр", "яңа керәшеннәр" дип бүлеп тормыйлар, ә "керәшеннәр" дигән исем астында күрсәтсәләр дә, татар милләте эчендәге этнос итеп кенә карыйлар.
Кубрат хан заманында керәшеннәр дәүләтле дә, телле дә, динле дә була. Идел Болгарында ислам дине кабул ителгәннән соң, алар дәүләтсез, динсез калалар. Әле ярый, бүгенгә кадәр телебез сакланып килә. Ислам диненең көчәюе аркасында, керәшеннәр татарлардан шактый читләште. Яшьләр хәзер русларга ныграк тартыла. Шунлыктан, зур бәла - телебезне югалту куркынычы яный. Бу инде - бөтенләй бетү дигән сүз. Алла сакласын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тарих Керәшеннәр