Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Без кайсы диндә соң?

Керәшеннәр православие динен тотучы халык

Керәшеннәр православие дине тотсалар да, мәҗүсилектән артык ерак китә алмаганнар. Мәҗүсилек - күпаллалык яки табигатьнең төрле көчләренә табыну дигән сүз. Ә православие-культуралы дин, ул белемле булуны таләп итә. Аның үз законнары, үз кагыйдәләре бар. Аларны белми торып, үзеңне мин православие динендә дип йөрү бик урынлы булып бетми дә кебек.

Керәшеннәрнең күбесе гомер-гомергә чиркәү, дин әһелен, мәсәлән, попны күрмәгән. Дин китаплары да һәркемдә булмаган. Булган китаплар урыс телендә язылган. Ә керәшен телендәге «Евангелие» санаулы гына булган. Шулай булгач, Аллага ышану үзеннән-үзе кемгәдер ышануга, бу очракта мәҗкүсилекне дәвам итү китергән. Шуңа күрә, керәшеннәр арасында мәҗүсилек калдыклары бүгенгәчә яши. Мәҗүсилек элементлары, борынгы бабалары мәҗүсилектә булган мөселман кардәшләрдә дә, исламны ничек кенә пропагандалауга карамастан, яши бирә.

Керәшеннәр барлык православие бәйрәмнәрен диярлек үзләренчә, ягъни әлеге дингә бик ук туры китереп бетермичә үткәрәләр. Моннан, кайчандыр керәшеннәрнең мәҗүси бәйрәмнәренә православие әһелләре үзләренең дини төсмерләрен бирергә тырышканнар, дигән нәтиҗә ясарга була. Чыннан да, мәсәлән Тройсын, Питрау кебек бәйрәмнәрне бер генә дини китапларда табып булмый. Ә инде мондый бәйрәмнәргә кайсы булса да апостолның исеме бирелгән икән, әлеге дә баягы дигәндәй, бу бәйрәмнең фәкать исеме генә шулай атала, ә эчтәлеге мәҗүсилеккә кайтып кала. Йә ул «яфрак», йә «чәчәк» бәйрәменә әйләнә. Моны тагын шуның белән да раслап була, мәсәлән, берүк Питрау бәйрәмен керәшеннәр үзләренчә бәйрәм итәләр, ә урысларда ул бөтенләй башкача, хәтта ул аларда инде күптән онытылган. Мондый хәл бер Питрау бәйрәме белән генә түгел. дини бәйрәм булып саналган Май чабу (Масленица), Микулы, Тройсын, Элҗен, Казанский, Покрау һәм башка күп кенә бәйрәмнәрдә керәшеннәр, православиега караганда, күбрәк мәҗүсилек элементларын кулланалар. Бу, әлбәттә, табигать фасылларына, кием-салым, ашау-эчү төрләренә кагыла. Шуннан күкәй, яфрак, чәчәк-җиләк җыю, кыяр-борчак ашау, пирог пешерү, нардуган һәм башка күп кенә шундый бәйрәмнәр килеп чыккан.

 

Иван Глуховның “Халкым минем – керәшен” китабыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев