БӘЧЕЛИ ӘТИНЕҢ КАЙТУЫ – 175 еллыгы уңаеннан керәшеннәрнең беренче укытучысы Василий Тимофеевны Мамадыш җирендә олыладылар
28 октябрь көнне Мамадыш шәһәрендә, Василий Тимофеевның тууына 175 ел тулу уңаеннан, зур фәнни-практик конференция узды. Ул "Керәшеннәрнең социаль, рухи, мәдәни, әхлакый яктан үсешендә В.Тимофеевның дини-педагогик эшчәнлегенең роле" дигән исем астында үтте. Конференциядә 300ләп кеше катнашты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комиссия рәисе урынбасары...
Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Бәчели әтейнең Мамадыш төбәгеннән чыккан шәхес икәнен күрсәтеп, мамадышлыларның шундый якташлары белән горурлануларын әйтте. Мамадыш администрациясе конференцияне оештыру, үткәрү мәшәкатеннән тыш, бу көнгә "Казанская центральная крещено-татарская школа" дигән репринт китап та (элекке басмасы: 1887, Казан) бастырып чыгарган. Эчтәлеге буенча бәя биргесез архив киштәсеннән алып торгызылган бу җыентык керәшен тарихын, культурасын өйрәнүчеләр өчен өстәл китабы булырлык. Конференциядә аның презентациясе дә үткәрелде.
Яңгыраган фикерләргә кү-зәтү ясасак, монда Бәчели әтейнең педагогик эшчәнлегенә, тәрҗемәләренә, рус булмаган башка халыклар өчен дә башкарган хезмәтләренә тулаем бәя бирелде, православие дөньясында аның исеме лаеклы урынны алырга тиешлеге әйтелде. Дини агарту дөньясына беренче юл яручы буларак, аңа күп кыенлыкларны җиңеп чыгарга туры килә. Сүз уңаеннан шуны әйтик: бүгенге керәшен священникларының да хәле ул чордагыдан җиңелрәк түгел. "Без - керәшен, без уяндык" дип, ничек кенә күкрәк сугып кычкырсак та, әллә ни алга киткәнебез юк. Чиркәүләребезнең ишек-ләрендә йозаклар эленеп тора, эшләгәннәрендә дә келәүгә килүчеләр саны әз, кешеләрнең күңелләренә тиешле ачкыч әле табылмаган. Менә шушыларның барысын исәпкә алсак, Мамадышта үткән конференциянең безгә ничек кирәк икәнен чамаларга була.
Казан духовная академиясе, Казан университеты профессоры, көнчыгыш телләр белгече Николай Ильминскийның Бәчели әтейгә йогынтысы искиткеч зур була. Югары уку йортын бетергәнлеккә бернинди документы булмаса да, Николай Иванович аны Духовная академиягә татар теле укытучысы итеп урнаштыра. "Су ташучыны профессор итте" дип, аның адресына гаепләү сүзләре аталар, тик ул берәүгә дә карамый, Василий Тимофеев белән хезмәттәшлеген дәвам итә. Татар энциклопедиясе институты фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Евгений Липаков чыгышында күрсәткәнчә, бу хезмәттәшлек ике якка да файдалы була. "Әгәр 1862 елда Никифорово авылыннан килгән керәшен малае Василий Тимофеевны очратмаса, Николай Ильминский педагогик эшчәнлегендә, фән өлкәсендә бүген аңа бирелгән бәягә ирешә алмаган булыр иде", - дип белдерде галим.
Конференция материаллары тиздән китап-брошюра булып басылып чыгачак.
Без бүген игътибарыгызга доклад-чыгышлардан кайбер өзекләрне тәкъдим итәбез.
Аркадий Фокин - тарих фәннәре кандидаты, Казан керәшен җәмгыятенең ветераннар Советы председателе:
Василий Тимофеев тумыштан ук бик талантлы була. Ул - керәшенчә беренче келәү үткәрүче, иң элек - Казанда, аннан уннарча авылларда керәшен телендә укыта торган мәктәпләр ачучы, кириллицага нигезләнгән алфавит төзүче, язу кертүче, керәшен педагогикасы фәнен булдыручы олы зат. Василий Тимофеев энеләрен дә, Чиябаш авылының дистәләгән малай-кызларын да грамотага өйрәтә, алар, беренче укытучылары эзеннән китеп, үзләре дә крайның төрле төбәкләрендә балалар укыталар. Бәчели әтей рус булмаган башка халыкларның мәгариф системасына нигез сала, укыту-тәрбия методикасын эшли. Керәшен мәктәбе укыту системасында тәрбия бирү - беренче, укыту - икенче планда булып, ана телендә куелган тәрбия аша белем нигезләре үзләштерелә. Аның уңышы да нәкъ менә шунда.
Анастасий - Казан һәм Татарстан архиепискобы:
Бүген Мамадыш шәһәре тарихында беренче мәртәбә керәшенчә келәү узды. Шунысы кызганыч: келәү керәшенчә үтсә дә, чиркәүдә керәшеннәр аз иде. Ә бит мондый чаралар Ходай ризалыгы белән оештырыла. Әгәр дә заманында Бәчели әтей, Николай Ильминский кебек кешеләр җирдәге тормышның төп мәгънәсе нәрсәдә икәнен аңлатмасалар, үз халыкларының рухи тормышы турында кайгыртмасалар, кем белә, бәлки керәшеннәр дигән этник төркем инде юкка да чыккан булыр иде. Моннан егерме еллар элек, керәшеннәр диннән бөтенләй читләшкән заманда, аларны кузгатырлык, уятып җибәрерлек тагын бер кеше табылды. Ул - Казанның Тихвин чиркәве настоятеле, протоиерей Павел Павлов. Яртылаш җимерек чиркәүне тәртипкә китерү, керәшен приходы булдыру кебек эшләрне үз өстенә алып, менә инде егерме ел буе шул йөкне тартып бара ул. Керәшен чиркәве пастырьларының хәле бүген дә бик авыр. Олы йөрәкле кеше табыла, алар үз акчаларына чиркәүләр төзетәләр. Тик ни файда: халык йөрми, чиркәү эчләре буш тора. Керәшен яшьләре духовная академиягә укырга килми, сан алырга теләүчеләр юк. Ә бит үз халкының табигатен белгән, җанын аңлаган кеше генә башкаларны үз артыннан ияртә ала. Василий Тимофеев үзенең дини-мәдәни агарту эшен башлаганда, керәшен культурасын саклауны гына күз алдында тотмаган, ә кешеләрне мәңгелек тормышка әзерләү турында да уйлаган. Моны бер генә христианин да онытырга тиеш түгел. Ходай һәрберебезнең күңелендә яшәсен иде.
Отец Павел Павлов- протоиерей, Тихвин чиркәве нас-тоятеле:
Россиянең күренекле мәгърифәтче-агартучылары, христиан динен таратучылары рәтендә, кызганычка каршы, Василий Тимофеев исеме аталмый. Ә югыйсә, Николай Ильминский аның турында: "Он - один, таких больше нет", - дип яза. Чуашларда - Иван Яковлев, удмуртларда - Иван Михеев, татарларда - Каюм Насыйри фамилияләре танылган. Василий Тимофеевка карата "хезмәтенә күрә - хөр-мәт" әле күрсәтелмәгән. Аның исемен тиешле югарылыкка күтәрәсе иде.
Конференциядә шулай ук керәшеннәрнең тарихы, Мамадыш төбәге керәшеннәренең культура һәм традицияләренә, күренекле затларына багышланган чыгышлар да яңгырады.
Татьяна Дунаева - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры, педагогика фәннәре кандидаты:
Керәшеннәрнең килеп чыгышын әлегә кадәр 16 гасырга - Казан ханлыгының җимерелүе, һәм Петр I чорына бәйләп аңлату яши. Бу - тамырдан дөрес булмаган караш. Әйе, тарихның әлеге периодында татарларны көчләп чукындыру политикасы алып барылган, күп кенә татар морзалары христиан диненә күчеп, соңыннан урыслашып киткән. Әмма Идел-Кама төбәгендә ислам динендә булмаган төркиләрнең Болгар чорында ук яшәгәнлеге билгеле. Бу турыда гарәп елъязмачылары язып калдырган истәлекләрдән дә белеп була. Тарихчы Мөслиминең "Таварихи Булгария" китабында да мәҗүси һәм христиан төркиләрнең гореф-гадәтләре турында языл-ган. Фольклорыбызда гарәп алынмаларының очрамавы, җырларыбызның күп тавышлы итеп башкарылуы да безнең борынгы халык булуыбыз турында сөйли. Болгар дәүләтенең официаль кабул ителмәгән елъязмаларында ук инде "керәшен" атамасы очрый.
Наилә Альмеева - Культуралар тарихы институтының өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты, Санкт-Петербург шәһәре:
Керәшеннәрдә сакланган уникаль җырлар - башка бер халыкта да юк. Миңа 1980, 2000 елларда Мамадыш районы авылларында фольклор экспедициясендә катнашырга туры килде. Искиткеч ачык күңелле кешеләр белән очраш-тык, искиткеч бай музыкаль фольклор җыйдык. Сиксәненче елларда әле авылларда бөтен кеше дә җырлый иде, егерме ел соңрак баруыбызда инде җырлаучылар сирәгәйгән, көйләрне яшьләр өлкәннәрдән отып калмаганнар, буыннар чылбыры өзелү дәрәҗәсенә җиткән. Вакытны туктатып, барысын кабаттан торгызасы килә. Тик моны инде эшләп булмый...
Беренче экспедициябез вакытында 1890-97 нче елгы әбиләр дә исән иде, алар 19 нчы гасыр җырларын башкардылар. Без бу җырларны кассетага яздырып алдык, хәзер аларны тыңлау мөмкинлеге бар. Аларның сәнгатьчә югары башкарылуына таң калырлык. Һәр көй шул төбәктә яшәүчеләрнең тарихы, үткәне турында сөйли, информация җиткерә. Болар - Египет пирамидалары кебек әһәмиятле. Дөньяда мондый уникаль көйләрне өйрәнү буенча махсус конгресслар үткәрелә. Язып алынган җырлар, галимнәр өстәлендә ятмыйча, китап, диск булып, халыкның үзенә кире кайтарылырга тиеш. Без нәкъ шулай эшлибез дә. Иван Егоров ярдәме белән "Керәшен көйләре. Питрәч (Мишә буе) төркеме" дигән китап басылып чыкты, аңа компакт-диск та беркетелгән. Мәлки керәшеннәре көйләреннән икенче том басылып килә, Мамадыш җырларын туплаган өченче том әзерләнеп ята.
Керәшеннәр борынгы культураны бүгенге көннәргә кадәр алып килгәннәр. Аның бик әз өлеше генә өйрәнелгән. Алга таба эшләргә дә эшләргә әле.
Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәммәдиева, Мамадыш районы Түбән Сөн мәктәбеннән Рәйсә Муллахмәтова, Усали мәктәбеннән Лидия Константинова, Урта Кирмән мәктәбеннән Ринат Хәйруллин архив чыганакларыннан табылган ке-рәшеннәр тормышына кагылышлы кыйммәтле материаллар белән таныштырдылар.
Конференция узды. Монда яңгыраган фикерләр кәгазьдә генә калмыйча, йөрәкләргә үтсен, нәтиҗәле эшләр башкарырга этәргеч бирсен иде. Берәүнең чыгышында яңгыраган сүзләр белән әйтсәк, "теплая атмосфера в большой семье" ясаганнары өчен, Мамадыш администрациясенә, оештыру комитетына рәхмәт. Сөйләгән сүзләребез гамәлгә әйләнсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев