Туганайлар

Бәчели әтей хатлары

Мамадыш өязенең Никифорово (Чиябаш) авылында туган, Казан духовный академиясенең миссионерлык бүлеге хезмәткәре булган Василий Тимофеевич Тимофеев турында җитәрлек хәтле беләбез, аның белемнекләрен өйрәнеп бетердек дип әйтә алмыйбыз

Николай Ильминскийның шәхси архивындагы язмалар арасында Бәчели әтейнең дә берничә хаты бар. Архивта Бәчели әтейнең 4 хаты саклана. Ул хатларның берсе – 1886 елның 15 январенда, икенчесе 1891 елның 24 ноябрендә язылган, ә калган ике хатының язылу вакыты күрсәтелмәгән.

Газетабызда Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе священнигы отец Димитрий Сизовның шул хатларга күзәтүен бирәбез.

Бәчели әтейнең 1886 елның 15 январенда язылган хаты, күләме буенча, шактый озын. Анда Бәчелей әтей керәшен мәктәбе бинасының аяныч хәле турында белгертә, Ильминскийдан, Петербургка баргач, ничек булса да, мәктәп ремонты өчен акча юнәлтүне сорый: “Если Вы испросите таможнюю сумму и если полностью не дадут, хотя бы дали бы 500 рублей. Покрыл бы крышу школы для девочек. Она уж сгниет, так как протекает. Обновить бы изнутри печи, так как все погорели, разрушаются, не греют уже. В этом году израсходовали 30 саженей дров, больше прошлых лет, посчитали – это почти 150 рублей. Я знаю, что такое ходатайство для Вас очень тягостно. Только меня очень тревожит то, что может сгнить дом в 5 тысяч. Если не скажу вовремя, сам в этом буду повинен, поэтому Вас беспокою и припомнил слова Господа: “Просите и дастся Вам. Пожалуйста, окажите помощь”. Керәшеннәрне агарту эшендә Николай Ильминскийга да, Бәчели әтейгә дә берсеннән-берсе зуррак каршылыклар аша үтәргә туры килә. Иң аянычы шул, аларга булышырга, эшләрен җиңеләйтергә тиешле чиновниклар, ярдәм итү урынына, хәлне тагын да катлауландыралар.

“Учительница каратайская Домна 6-7 января была у меня, которую священник села Байтерякова при волостном старшине заставлял дать ему подписку, что она не будет учить детей по своим книгам,т.е. по переведенным на татарский язык, она не дала таковую подписку. После того священник, подобно прошлогоднему, подверг ее подозрению полиции. Стражник, сотник и сельский староста села Каратая октябрь, ноябрь, декабрь следили за ней, делали обыски, но ничего и никаких преступлений не нашли в ней. 31 декабряҗсвященник каратайскому мирскому сходу заявил, что она неладно учит, надо ее с учительницы удалить по приговору… Почему священник так поступает? Наверное, не нравится ему, что учат по-татарски”, – дип яза Бәчели әтей, эшләренә аяк чалучылар күплегенә күрсәтеп.

Тәҗрибәсезлеге, белеме җитмәү аркасында, яшь чакта Бәчели әтей туган авылы Никифорово кешесе Фаддей Гавриловка “өйләнмәгән җегет” дигән справка биргән (тегесе якын туганына өйләнгәнен яшергән). Бу хәл билгеле булып, Бәчелей әтейнең эше Изге Синодка җибәрелә. Ильминскийга язган хатында бу турыда ул: “Вот беда! Я должен страдать за то, что холостого человека удостоверял, что он холост. Если по желанию Казанской духовной консистории я буду посрамлен Св.Синодом. Беда. Из-за меня грешного, неопытного будет страдать и терпеть дело, которое с Божией помощью и под руководством Вашим делал. Это будет хуже всякой бичи беда моя! Если будет разведен Гаврилов, то опять повод к отпадению. Беда! Горе! Чувствую я, что буду наказан не столько за ошибку мою, сколько по ненависти особ Консистории и иных отцов ко мне”.

1891 елның 24 ноябрендә язылган хатка тукталыйк. Анда рухи яктан бер-берсенә бик якын булган, бер-берсен ярты сүздән аңлаган ике дус арасындагы җылы мөнәсәбәт чагыла. Бу хат язылганда Николай Ильминский чирләп, авыр хәл- дә ята. Бәчели әтей, дустының көннәре санаулы калганын чамалап, аңа җазык (Причастие) әйтергә киңәш итә: “Ты уже много времени как болен, не противясь принимаешь советы врачей, принимаешь много лекарств, но все равно болезнь тебя скашивает, не оставляет тебя. Ты уж открой душу Божественной благодати, сегодня же причастись уж Животворящих, Небесных, Бессмертныхт Таинств. Единению с Господом Иисусом через Великое Таинство и твоя, и моя душа, и все христиане – все бы возрадовались. Господь силен, он дал бы тебе облегчение”. Ильминский чорында дөньяви кешеләр, ким дигәндә, елына ике тапкыр җазык әйтәләр. Кемнәрнеңдер ул бер генә әйтү белән чикләнә. Өстәмә рәвештә җазык әйтү өчен я Олы Уразаны көтәргә туры килә, я каты чир тигәндә, якыннарыңның үтенүе буенча, кичерү сорыйсың. Бәчели әтей дә аның (Ильминскийдан – ред.) христианинга тиешле бурычны үтәвен сорый. “Не откладывая, пригласив Вашего духовника, исполните этот христианский долг. Умоляю Вас, исполните”, – дип ялына ул дустының җазыклы килеш китеп баруыннан куркып.

Бу хатлардан күренгәнчә, бөек укытучылар – Николай Ильминскийга да, Бәчели әтейгә дә күп каршылыкларны җиңәргә туры килгән. Ә инде үзләре үлгәч, аларның педагогик системасын җимерергә теләүчеләр тагын да күбәйгән...

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: