Балчыклылар алты дистә елдан соң яңадан чиркәүле булган
Бу олы вакыйга 2014 елның 20 апрелендә булды
Авыл чиркәве
Балчыклы авылы Түбән Камага терәлеп диярлек утыра. Бу авыл аша Сарсаз-Блигә, Келәтлегә, Ключ Труда поселогына, урман эчендәге “Лесхоз”га һәм, шулай ук, Кушайга, Шәңгәлче белән Ташлыкка йөри халык. Авылларны санап чыгуым юкка гына түгел. Аларга баручы һәркемне Балчыклы урамындагы чиркәү озатып кала. Чиркәү үзе шәһәр ягыннан килгәндә сул кулда, олы юл янында ук, калкулыкта урнашкан.
Әле чиркәү төзелгәнче үк, бирегә Питрау җыеннарына йөргәндә, авылның олы яшьтәге түтиләре үз чиркәүләре, аның ишегалдында священниклар җирләнгәне турында сөйлиләр иде. Авылның 1846 елда төзелгән икенче чиркәве дә заманасы өчен үзенчәлекле архитектурага ия булган. Интернет мәгълүматына караганда, 1859 елда Балчыклыда 279 кеше яшәгән, ә инде 1901 елда авылда 680 “крестьян двор”ы булып, халык саны 2000гә җиткән. Барлык чиркәүле һәм приход мәктәпле авыллар кебек үк, Балчыклы халкы да заманасы өчен укымышлы, динле булган.
Узган гасырның давыллы елларында авыл чиркәвенең башта куполын җимергәннәр, ә бер елдан – чиркәүнең үзен дә... Совет чорында ул урында мәктәп, медпункт, китапханә төзелгән. Шулай итеп, Балчыклы халкы һәм тирә-як авылларның керәшеннәре бик озак вакытка чир- кәүсез калган. Бары тик алты дистә елдан соң гына Балчыклы күгендә чиркәү чаңы тавышы тарала...
Чаңның сагындырган чыңы...
Бу олы вакыйга 2014 елның 20 апрелендә булды. Балчыклылар Олы көнгә туры китереп, авыл чиркәвенә тантаналы төстә чаң урнаштырдылар.
Чиркәүгә килеп кергәч, нарат агачы исеннән башлар әйләнеп киткәндәй булган иде. Борылмалы тимер баскычтан, һәрберсе бизәкләп эшләнгән унтугыз басмага баса-баса, өскә күтәрелдем. Кулымда – фотоаппарат. Һәр мизгелне аның “хәтере”нә салырга тырышам.
Әнә, автокран ярдәмендә күтәртелгән иң зур чаңны Балчыклының ныклы ир-егетләре куполның тәрәзә уемына көйләнгән җайланма аша эчкә тартып алдылар. Чиркәүнең биек гөмбәзе астындагы аралыкка куелачак ул чаңнарны Каменск-Уральский шәһәрендә махсус ясатканнар икән. Ул биш чаңның иң зурысы 164 килограммлы. Аларны урнаштыру шактый вакыт алды. Һәм менә, ниһаять, иң зур чаң янәшәсендә калганнары да тезелде... Аталы-уллы Юрий һәм Ленар Ивановлар, Анатолий Анисимов, Валерий һәм Павел Маркеловлар, Юрий Никитин чаңнарны көйләп, аларга казык чалгач (анысы – кагу өчен чаңнарның “теле”нә ишелгән бау бәйләү), үзләрен көтеп торучы авылдашлары янына төштеләр.
Кушай авылы чиркәве настоятеле Игнатий чаңнар янына күтәрелде һәм Балчыклы авылы күгенә, якты бер моң булып, берьюлы барлык чаңнарның үзенчәлекле җыры таралды...
Балчыклы чиркәвен төзетүдә башлап йөргән Юрий Ивановка тутасының уллары Александр һәм Дмитрий Сөләймановлар, авылның булдыклы
кешесе Анатолий Маркелов һәм бик күп авылдашлары, шулай ук, Келәтле егете Геннадий Муллин, Актүбәдән Сергей Шадрин, заманында бабасы Даниил шушы авыл чиркәвендә певчий булган Мәскәү галиме Андрей Савельев һәм башкалар ныклы ярдәм кулы сузганнар. Биеклеге 20 метр булып, берьюлы 250 кешене сыйдыра торган бу чиркәүне Киров өлкәсеннән чакыртылган балта осталары салган.
Изгеләндерүне – керәшенчә
Изге апостоллар Петр һәм Павел исемнәре белән аталган Балчыклы чиркәвен изгеләндерү йоласы шул ук елның июлендә үткәрелде. Чиркәүне ул вакытта Татарстан митрополиты булган Анастасий үзе изгеләндерде.
Җыелган халык, митрополит Анастасийның кулына Изге китапны алып, дөрес диннең символы булган “Ышанамын”ны һәм “Әй, Күктәге Атабыз” иманын чын керәшенчә әйтүенә таң калган иде. “Керәшеннәр өчен бүген – бик олы вакыйга. Сезнең үз телегездә, гомеремдә беренче мәртәбә Изге Литургия алып бардым, – дип әйткән иде митрополит Анастасий. – Мәңгелек турында уйлагыз, чиркәүгә ешрак йөрергә тырышыгыз”...
Күптән түгел Түбән Камага кайткач, шәһәр пассажир автотранспорты предприятиесе генераль директоры Юрий Иванов белән очрашып, аның эш бүлмәсендә әнә шуларны искә төшереп утырдык.
Балчыклы чиркәвенең керәшеннәрдән булган үз настоятеле бар. Чыгышы белән Зәй ягыннан булган отец Вячеславны, авыл халкы белән киңәшләшкәннән соң, Юрий Геннадиевич үзе чакырып китергән. Чиркәү янында Маркелов салдырган йортта ул үзенең гаиләсе белән яши икән. Хәзерге вакытта авылда җир алып, үз йортын җиткерү мәшәкате белән йөри. Димәк, керәшенчә дә келәү итүче настоятель тулысынча Балчыклы кешесенә әйләнәчәк. Әлбәттә, авылның эшлекле ир-егетләре аңа ярдәм кулы сузмый калмаслар. Чөнки авылда үсеп килүче балаларның рухи тәрбиясе чиркәүгә йөрүләренә, аның настоятеле эшчәнлегенә дә бәйле. Билгеле булганча, дин кешене яхшылыкка гына өйрәтә.
Фирая МОРАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев