Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Авылым, кая югалдың?...

Газетабызда, сайтыбызда соңгы араларда күпләп авыллар турында материаллар чыга башлады. Социаль челтәрләрдә “утыручы” укучыларыбызны да авыллар тарихы кызыксындыра.

Шундыйларның берсе – узган гасырның 60нчы елларында таралган туган авылы Калиновканы юксынып гомер итүче  Елизавета Лаврова. Авыллары таралгач Сәвәләйгә, соңрак Зәй шәһәренә күченгәннәр алар. Елизавета КамАЗның тәгәрмәчләр заводында, соңрак шикәр заводында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Инде социаль челтәрләр аша “Ампуш Лиза” псевдонимы белән дусларын матур җырлары, шигырьләре белән сөендерә.  Безгә дә туган авылын сагынуы турында сөйләде.
Минем туган авылым Калиновка Сәвәләйне узып, Бакыр тавыннан менеп, бер алты-җиде чакрымлап читтәрәк урнашкан иде. Без бала-чагалар өчен бер җәннәт бакчасы иде ул. Бары 22  генә йорт, башлангыч мәктәп, кечкенә генә кибет бар иде. Авылның ике ягында да урман. Бер ягында Зур урман, икенче ягында –  Бояр урманы. Бояр урманын чыккач Звезда таулары, аның артында Бояр бакчасы. Звезда тауларында, Шумыш авылына якынрак, алпавыт утарлары булган. Ул алпавытның исем-фамилиясен белүче юк. Әниләр сүзеннән шунысы гына истә калган: ул үзе Мәскәү якларында  торган, язга шушы якларга кайтып,  утарында җәйне уздырган. Шумыштан ерак түгел ул утарның нигезе дә бар иде әле. Бүгенге көндә “Бояр” дигән исеме генә калган...

 Без шул Звезда тауларына җиләк җыярга йөри идек. Анда җиләк, ни сәбәпледер,  иртәрәк пешә иде. Андагысы беткәч, Зур урманга, Чуйпаш аланына барабыз. Чуйпашта җиләк эрерәк була торган иде.  Аланнан ерак тугел Чайка дигән урыс авылы бар иде. Хәзерге вакытта Калиновкабыз гына түгел, Чайка, Смычка, Звезда авыллары да юк инде. Зур урман эчендә урманчылык –  Кардон. Анда да, таралганчы,  кешеләр торды. Безнең авыл кешеләре, ничектер, йомшак куңеллеләр иде. Без тиктормас бала-чаганы шелтәләүче дә юк иде,   үз иркебездә үстек. Урамда коелар  күп. Ул кое суы чишмәнекенә караганда күпкә салкынрак иде, эчкәч тешләрне камаштырып ала. Ә чишмәбез янында мәйданчык бар. Без аны “площадь” дип йөрдек. Анда бәбкә саклап, күлдә коенып, матур җәйге көннәребезне уздырдык. Дүртенче класска чаклы менә шундый җәннәт бакчасында устем мин. Уку еллары –  үзе бер могҗиза. Беренче класска берүзем генә керсәм дә, ялгыз булмадым. Миннән олырак тагын унике бала икенче, өченче, дүртенче классларда укый. Барыбыз бер класс бүлмәсендә белем алдык. Укытучыбыз Хәдичә Муллабаевна безнең авыл килене, бик әйбәт кеше иде. Аны “Хәдичә апа” дип йөрттек. Урманга терәлеп кенә торган куян фермасында, башка хатын-кызлар белән бергә, минем әнием дә эшләде. Янәшәдәге умарталыкны Аркаша дәдәй карый иде. Аркаша дәдәйнең радиосы бар. Ир-атлар, яңалыклар тыңларга дип, авылда бердәнбер радиосы булган Аркаша дәдәйләргә жыела. Бояр урманы ягында ат һәм сарык фермалары ур
нашкан. Бөтен авылга бер бригадир – Эдисон дәдәй. Аның тагын, әтиләре заманасына туры китереп кушкан Марс, Вилсон, Энгельс, Борис исемле энеләре бар иде. Авыл башында, Смычка авылына барган юлның уң ягында зират, сул як урман буенда колхозның алма бакчасы. Алма бакчасында каравылчы булып безнең әтки бабай, сугыштан аягын имгәтеп кайткан Иван Никанорович Агапов эшләде. Без электричествоның нәрсә икәнен дә белми үскән балалар. Әмма без нинди генә уеннар уйнамый идек! Хәзерге балалар аларның берсен дә белми...  Бәхетле балачагыбыз, ямансу хәтирәләре белән генә күңелдә калган, карталардан югалган авылыбыз искә төшсә,  күзләремне ихтыярсыз яшь каплый.

Калиновкама (җыр)

Җиләкләрнең, җиләкләрнең эреләрен

Җыя идек Чуйпаш аланыннан.

Туган авылым, өзелә үзәкләрем,

Һич чыкмыйсың минем уйларымнан.


Урманнарың, урманнарың һаман

Шаулый-шаулый сөйли сагышларын.

Тамагымны ярып кычкырсам да,

Ишетелмәс җавап тавышларың.


Инешеңнән, инешеңнән учларыма

Көмеш кебек чиста су алдым.

Инешең дә, урманың да исән,

Ә син, авылым, кая югалдың?..

Фото: golos.io

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев