Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Авылның исеме турында

Питрәч районы Көлкәмәр авылы исеме ничек килеп чыккан?

Авыл яңа урынга күченеп килгәндә, өлкәннәрдән берсе Гөлкәмәрия, я Кол Камәр булмады микән? дигән фаразлау бар. Шул исемнәрдән авыл исеме килеп чыккан дип уйларга була. Халыкта тагын бер версия яши. Авыл күчеп килеп, урнашып кына яши башлагач, янгын чыгып, янып бетсә кирәк. Алга таба яшәргә мөмкинлекләре булмаганнар тирә-яктагы авылларга таралып: "Без яндык, авылыбыздан көл белән күмер генә калды", - дип сөйләп йөргәннәр. Менә шуннан бу авыл турында сүз чыкканда, аны көл-күмер авылы дип йөртә башласалар кирәк. Русча телгә алынган чыганакларда авылны баштарак Колкомер дип язганнар. Бу версия дөреслеккә бик якын. Чын татарча исемендә беренче иҗекнең бозылмыйча "көл" булып саклануы, сүзнең икенче өлешендә күмернең русча "комер" дип әйтелүе аларның бер аваздаш булуын күрсәтә. Келкүмер сүзе белән Колкомер сүзен бер яңгырашлы сүзләр дип әйтергә була.

Көлкәмәр сүзенең көл һәм күмер сүзләреннән ясалуына тагын бер дәлилне өстәргә була. Узган гасырның 70 нче елларында, бер көчле язгы ташу вакытында, олы юлдан 60-70 м читтәрәк, инештә, тау итәгендә җирә җәелгән такталар чыккан. Инешнең икенче ягында яшәүче Долгов Александр Архипович (1917-2001) ул такталарны үз йортына ташыган. Ул: "Безнең бабайлар" инештә поташ заводы бар иде" дип сөйлиләр иде, бу такталар шул заводның идән такталары булырга тиеш", - дип әйткән.

Шул поташ заводы тирәсендә генә күмер алу өчен агач яндыра торган урын да булган. Ул тирәдә көл белән күмер һәрвакыт күп булган. Олы юлдан узучылар да авылны шуңа бәйләп көл - күмер авылы дип әйтергә мөмкиннәр.

Минем бабам да бу версияне дөресрәк дип саный. Казан керәшен җәмгыяте активисты Иванов Борис Иванович та шушы версия яклы. Ул аны болай аңлата: Иван Грозный Казанны алганнан соң, рус солдатлары тирә - як авылларга таралганнар һәм халыкны талау белән шөгыльләнгәннәр. Каршылык күрсәткән авылларны туздырганнар һәм яндырганнар. Бу авыл да шулай яндырылса кирәк. Кешеләр авылны ташлап, читкәрәк, Казаннан ераккарак киткәннәр. Юлда очраган авылларга, кешеләргә: "Авылыбызны яндырдылар, яшәгән җиребездә көл белән күмер генә калды", - дип сөйләгәннәр. Көл һәм күмер сүзләре үзләре белән яңа урынга да ияреп кайткан һәм кешеләр аралашканда бу авылны Көлкүмер авылы дип кенә атаганнар.

Кайсы яктан тикшереп карасак та, Көлкәмәр сүзе көл һәм күмер сүзләреннән ясалган булып чыга.

Александр Долгов, “Көлкәмәр”, 2014

Фото: Вячеслав Палачев

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев