Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Алан-Полянда — кышкы бәйрәмнәр

ТАССРның Лаеш кантоны Кадрәк волостеның Алан-Полянка авылыннан Андрей (Антонович) Федотовның 1921елда язылган “Минем балачагым” дигән темага сочинениесеннән өзек

...Мин Казанга укырга барам дип йөри башлагач, безнең авылда йөзек салдылар. Бу йөзек салганда егетләр җыйдылар караулга бөтен кызларны. Кызларны утырттылар кругом сәкегә, ә егетләр басып тордылар. Бу йөзек салганда ике егет, ике кыз суга төшеп киттеләр чишмәгә. Болар алып менделәр бер чиләк су. Бу суны уртага куйдылар да, и бер кызлардан, бер яшьләрдән берәр балдак җыеп салдылар. Бу балдакларны болгап алырга бер кыз(га) куштылар. Егетләр ярты җырларын әйтәләр дә, ал берне, дип кычкыралар. Кыз ала да, аннары алгач, икенче ярты җырларын әйтәләр. Бу чиләккә салган балдакларны ниятләп салалар. Мин дә ниятләп салган идем, Казанга укырга баргач алырлар микән, дип. Миңа болай дип җырладылар:

Суга төштем бүләк белән,
Өйгә мендем дәүләт белән.

Йөзек салганда өч тапкыр балдакларны җыеп таратып бетерәләр икән. Икенче чиләктә (салганда) болай дип җырлыйлар:

Чәчмә җитен, чәчмә җитен,
Җитен – җитен була ул.
Китмә читкә, кит авылга –
Читтә читен була ул.

Без шуннан барыбыз да өйгә кайтып киттек. Без өйгә кайтканда таң ата башлаган иде. Мин иртә белән торгач йөзек салганда нәстә булганны барын да әйтеп бирдем өйдәге җәмәгатьләргә.

Без шуннан ары, бу бәйрәм үткәч, майны көтә башладык. Бездә майны өч көн бәйрәм итәләр. Майда егетләр белән кызлар кәтәйсә йөриләр. Первый көнне балалар гына йөриләр. Икенче көнне олыраклар да йөри башлыйлар ат белән. Өченче көнне егетләр-кызлар оча мичәп ат белән күрше авылларга баралар. Бу актык көнне кәтәйсә бик шәп була. Күрше авыл егетләре белән кызлар очка мичәп киләләр бу очка. Мичәүдәге атларны да бик киендерәләр. Очтагы атка ике яулык тагалар бик матурны, ә төптәге атның дугасына тагалар кыңгырау и бер яулык, и муеннарына ике атның да шөлдерле яка бәйлиләр, тимерле чана җигәләр. Бу актык көнне юлга да сыймый йөриләр. Бәйрәм бик шәп була, и шуннан ары бер атна тулгачтын, кече май итәләр. Беркөн бу кече май көнне егетләр-кызлар бергә җыелып, бер тау башында шуалар. Майдан ары кар эри башлый, и җитә пасха.

Чыганак: ЧДГФИ МА. 1 бүлек. Н.В. Никольский фонды. 314 сак. бер. 201-208 б.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X