Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

2002-2022: Рус Мөшегесендә нинди үзгәрешләр?

“Туганайлар” газетасының 2002 елның 5 октябрендә чыккан беренче санында төрле як керәшеннәре тормышыннан хәбәрләр урнаштырылган. Арада “Минзәлә” газетасы хәбәрчесе Г.Каюмованың Рус Мөшегесе турындагы “Кече авылның олы көне” дигән язмасы да бар

Анда авылда башкарылган һәм планлаштырылган эшләр турында сүз бара. “Халык депутатларының район советы президиумы рус Мөшегесе авылында 21 сентябрьдә кече авыл көне уздыру турында карар кабул иткән иде. Шушы карарны үтәү йөзеннән башкарылган эшләргә тукталыйк. Бу авыл бик матур җирдә урнашкан. Берничә җирдән тибеп чыккан чишмәләре, мәһабәт таулары, бөдрә каенлы урманнары – барысы да күңелләрдә соклану хисләре уята. Тирә-якта данлы Изгеләр чишмәсе дә бар. Рус Мөшегесендә 27 хуҗалык исәпләнә, анда 72 кеше яши (шуларның 51е – керәшеннәр, 9ы – рус, 9ы – мари). Мәктәптә алты бала укый... Авылда зур проблемаларның берсе – күпернең начар хәлдә булуы иде. “Агроремонтсервис” яңадан күпер ясап куйган. Клуб, медпункт һәм кибет урнашкан бинаны хуҗалыкара төзелеш оешмасы үзгәртеп корган. Моңа кадәр авылда кибет булмаган. Чаллы сәүдә базасы ярдәмендә яңа кибет эшләнгән... Район администрациясе башлыгы М.Фәттахов бу авылда электән үк тырыш кешеләр яши, хәзер дә авыл үз йөзен югалтмаска тиеш, диде. Экология фонды аша Изгеләр чишмәсен төзекләндерәчәкбез, “Чиста су” программасы буенча авылга су кертеләчәк, проект әзерләнә, дип, авыл халкын сөендерде ул...”, – дип язган газета хәбәрчесе.

Ул чактан соң 20 елга якын вакыт үткән. Минзәлә районындагы Рус Мөшегесенең хәзерге тормышы ничек икән? Әтрәкле авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Миләүшә Саматова белән телефоннан элемтәгә кереп, шул хакта сораштык.

Рус Мөшегесендәге 25 йортның 22сендә кичләрен электр уты балкып яна. Авылда барлыгы 46 кеше яши: 17 керәшен, 19 рус, 6 мари, 4 татар. Авылның иң өлкән кешеләре – 1936 елгы Сергей Самаркин һәм 1938 елгы Миңнегол Юпаев.

Ике дистә елда халык, аеруча, керәшеннәр саны кимесә дә, Мөшеге тормышына шатлык өстәп, 2021 елның 5 июлендә авылда Анжела исемле кыз туган. Аның әтисе Валерий Федоров – Әнәк агрофирмасында сак хезмәткәре. Әнисе, Татар Мөшегесе мәктәбендә эшләүче Гөлназ нәни кызын карап, декрет ялында утыра.

Рус Мөшегесенә хәзер асфальт юллардан гына йөриләр. Ни кызганыч, 2002 елда зур хыяллар белән яшәгән булсалар да, авылга һаман да су кертелмәгән. Халык суны чишмәдән ташып эчә. Кайсыларыдыр үзләре заманча кое казыткан. Медпунктлары да юк инде. Балалар ике чакрым ераклыктагы Татар Мөшегесенә йөреп укыйлар.

Кече авыл көне үткәрелмәсә дә, бәйрәмнәр булып тора, авылда клуб эшли. Әле күптән түгел генә Рус Мөшегесендәге Шифа чишмәсе янында Качману бәйрәме
уздырылган. Минзәлә чиркәвеннән иерей Роман Храмутичев килеп, суны изгеләндергән. Махсус чанда халык суга чумылып чыккан. Бу чишмәне Әтрәкле авыл җирлеге карап, тәртипкә китереп тора икән.

Татар энциклопедиясендә язылганча, бу авылга 1709 елда нигез салынган булырга тиеш. 1884 елда ул Керәшен Мөшегесе булып теркәлгән. Ә 1913 елдан – Яңа Мөшеге, Рус Мөшегесе буларак билгеле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев