Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

1950нче елгы ретро-фото: Мамадыш ягыннан сарай салучылар

Мамадыш районының Усали авылыннан Эльвира Аксакова «Керәшенчә марафон» кысаларында гаиләдә сакланган истәлекле фото турында сөйләде

Кич утырырга кунакка менгән дәү әтием (Шәйхатдар- 1947) һәм дәү әнием (Татьяна- 1949) белән бергәләп гаилә архивыннан фотолар карарга яратабыз без. Шулай дәү әтием бер фотога бик озак текәләп карап торганнан соң: "Татый, боларны таныйсыңмы, син, дип?- сорады. Дәү әнием икеләнеп калды. Дәү әти әкрен генә: "Менә монысы уртадагысы - Үгәпи кодагый , Агъмалетдин абыйларның Миңсылу апа, күлмәкләр тегүче Анный түти дип санап китте...
Басып торучы бердәнбер ир-атны танымагач, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә гомер итүче Анный җырак түтинең кызы Алма түтигә (Нина Попова) ватсап аша шалтыраттык. Менә ниләр сөйләде ул:
"Алда, уңнан сулга беренче Демьян җизни (олы түти Александраның ире), Алмапак (үз әбиегез Үгәпи), Миңсылу апа. Артта, сулдан уңга беренче Пидура җырак түти, җырак әбиебез Пекла, минем әни Анный җырак тутагыз һәм олы түти Александра.
Ә менә икенче фотода сарай салып ятучылар: уңнан икенче, уң кулын күтәреп утыручы- җырак бабай Александр, калганнары Рәхмәт эшчеләре, ә булачак сарай түбәсенең өстендә тагын минем әни- Анный. Бу фотолар- 1955-1956 нчы елгылар.
Рәхмәткә, кулак итеп куылу шаукымыннан качып, төрле авыллардан хәлле кешеләр җыелалар, урманда әртил төзиләр. Бу шаукым безнең җырак бабай белән җырак әбиләргә дә кагыла. 1926 нчы елда туган олы түти Александраны алып, Александр җырак бабам белән Пекла җырак әбием 1931 нче елда Рәхмәткә чыгып китәләр. Анда тагын биш бала туа: олы дәдәй Иван (1933), минем әни Анный (1935), Пидура җырак түти (1937), Бәчли җырак дәдәй (1939), алмапак үз әбиегез (1942). Рәхмәттә, бу җыелган гаиләләр, керәшенме, татармы, урысмы, бик тату бер гаилә булып яшиләр. Урман кисәләр, арба тәгәрмәчләренә күчәрләр, балта белән юнып, хәтта такталар ясыйлар. Ә 1956 нчы елда , җан тартмаса, кан тарта диләр бит, Владимир авылына кире кайталар һәм матур гына яши башлыйлар.
Безнең дәү әти (Шәйхатдар) үзе дә Рәхмәттән бит, әни дә (Гүзәлия) шунда туган. Дәү әтием үз әбиемнәр белән бергә 9 ел яшәгән. Әле аны олы дәдәй Иван тракторга да утыртып йөргән. Мин дәү әтинең әтисе (Җәүдәт- 1928) карт бабамны беләм. Безне ул Бәчли белән Пидурага күп итеп сәлам әйтегез, гомер буе бергә дус-тату яшәдек дип, озатып кала иде.
Имәндә икән чикләвек! Тау белән тау гына очрашмый, диләр. 1992 нче елда Шәйхатдар бабам белән үз әбием Үгәпи кода-кодагый булып китәләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев