Туганайлар

1921 елда керәшеннәрнең көнкүреше һәм гореф-гадәтләре нинди булган?

Өчъеллык Казан керәшен педагогик курсларында укучы Илья Васильевич Капитоновның керәшеннәрнең көнкүреше һәм гореф-гадәтләре турында язмасы (1921 ел)

Керәшен, балаларына сигез яшь тулгач, школга бирә укырга. Анда язарга, укырга, исәпләргә өйрәнәләр. Кызларын аналары орчык эрләргә, киндер сугарга өйрәтәләр. Малайлары үсеп җиткәч, өйләндереп, аларны йорт салып чыгара үзенә тиөәсе малны биреп, аннары алып кала кече малаен. Авылда урысча сөйләшә белүче кызлар йөз кешеләп бар. Бөтенләй урысча сөйләшүче семьялар авылда юк.

Керәшен авылында кайчагында пожар була. Пожарда йортсыз-җирсез калган кешеләр кеше өенә, карендәш-ыруларына кереп торалар.

Безнең авылда “икмәктер”, “җиргә ятып үлием” дип карганалар.

Керәшен кешесенә бер-бер белеше килсә, аның белән пирбый исәнләшеп күрешәләр. Аннары түргә утырталар, аннары киткән чагында барысы белән күрешеп аларны озатып җибәрә. Картлардан эшеткәнебез бар. Әүвәле гөслә белән  уйнаганнар, тимпан белән дип, хәзер инде күбесенчә гармун, кубыз, думбыра, тагы бүтәннәр белән дә уйныйлар. Безнең авылда җыенга ирләр дә, хатыннар да чыгалар. Җыенда баш булып торучы авыл сельсовет дип атала. Аларга приказлар урысча килә, аны халыкка керәшенчә күрсәтәләр. Безнең авылдаандый-мондый бурны урлаганда тотсалар, йә шулчакта ук бәреп утыралар, йә судка бирәләр.   

Безнең авылда картлардан калган сүзләр: кешегә баз казыма, казаган базыңа үзең төшәрсең; күк – күз, урман – колак. Андый-мондый чир тисә, безнең керәшен халкы тизрәк больниска бара. Керәшеннәр кеше үлгәчтен попка барып әйтәләр, үлгәч үлекне гробка ясап гробка салалар. Бер көннән соң, туганнарын чакырып бергә чиркәүгә озаталар. Чиркәүгә алып баргач, пуп укыгач илтеп күмәләр зиратка. Үлгән кешенең тугызы, кырыгы, ашы була.

Безнең авылда  шушылай сөйләшәләр: явым буласы булса, “ай сыртын аска салып тора” дип әйтәләр, аяз буласы булса – “ай өскә бтреп туа”. Керәшеннәр “йолдыз коелса, үлгән кеше була” дип сөйләшәләр. “Җил төн ягына әйләнсә – суыкка, җил төшлеккә әйләнсә – җылыга”.

Безнең керәшеннәр убыр турында болай ди: абзарга керсә, убыр буаз сыерны янчи, ул аннары бозау сала, сарык бәрән сала. Керәшеннәр абзарга убыр кермәсен өчен абзар капкасына дегет белән кач куя, йә дегет савытын абзарга почмакка элеп куя. Аннары убыр керми диләр. Безнең авылда убырлы кешене шуннан беләләр: аның күзендә кешесе була диләр. Убырлы кеше үлгән чагында убырлыгын кешегә бирмичә үлә алмый, диләр.

Керәшен яшьләре елга бер тапкыр өлеш ала.Картлар белән карчыклар өч-дүрт тапкыр. Халык Олы көн, Троицын, Көзге Метерей бәйрәме, Питрау, Пыкрауны тагы бүтән бәйрәмнәрне зурлап уздыралар.

Чыганак: ЧДГФИ МА. 1 бүлек. Н, В. Никольский фонды, 309 сак. бер. 351-354 б.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: