16 яшьтән нужа арбасына җигелеп
Сугыш елларының бар авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән тыл ветераны Елизавета Бартязова шундыйлардан
Ул 1925 елның җәендә Кайбыч районындагы Хуҗа Хәсән авылында, гаиләдәге икенче бала булып, дөньяга килә. Әтисе Константин белән әнисе Ксения колхозда эшлиләр.
Елизаветаның биш яшькә зуррак тутасы Василиса Казан медицина техникумында укып, туган авылында һәм Кыр Буасында фельдшер булып эшли. Сугыш башлангач та, фронтка китә. Авылдашыбыз Мария Емельянова белән алар бер санчастьта хезмәт итәләр. Василиса Константиновна сугыштан исәнсау әйләнеп кайта. Чуваш республикасы егетенә кияүгә чыга... Дөнья куйганнан соң, аны туган авылы зиратына кайтарып күмәләр.
Язмабыз герое Елизаветаның сугыш башланган вакытта әле 16 яше тулмаган була. Үсмерлектән чыгып килүче бу кыз бала тормышның нужа арбасына җигелергә мәҗбүр була. Нишлисең, сугыш афәте безнең авылдагы һәр гаиләгә кагыла бит. Көчле ир затлары сугышка китә. Ә басулардагы гөрләп үскән ашлыкны җыеп алып амбарларга салырга кирәк. 16 яшьлек Лизаны бригадир итеп куялар. Бригада членнары көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Кемнәрдер иген суктыра, кемнәрдер үгез җигеп, ашлыкны Канаш станциясенә илтә. Арбага җигелгән үгезләр, юлсыз пычрак вакытта, Чүти тавына менә алмыйлар. Олауларны озатучы яшүсмерләр арбадагы ашлыкны, ике-өч өлешкә бүлеп, тауга ташыйлар. Ашлык тутырылган авыр капчыкларны, тау башында яңадан арбага төяп, юлны дәвам итәләр. “Канаштагы базада җиңелерәк иде” – ди Лиза апа. – Анда грузчиклар булышты”.
1941 елның көзендә урып-җыю төгәлләнеп тә бетми, 13 октябрьдә югарыдан күрсәтмә килеп төшә. Кайбыч районы территориясендә оборона корылмасы төзү (окоплар казу) өчен халыкны мобилизацияләүгә кагылышлы була ул. Хуҗа Хәсән авылыннан да бик күп кешене, шул исәптән Лизаны да окоп казырга озаталар. Җитеп килгән кыз өчен түгел, ныклы кешеләргә дә бик нык авырга туры килә. Ашарга җитми, өстә – начар кием, аякта – чабата. Көзге ачы салкын җил үзәкләргә үтә, җитмәсә, туктаусыз койган яңгырдан соң чабатаны җирдән кубарып алырмын димә. Кышкы 30-40 градус салкыннарда туңган җирне нинди газаплар аша казыганнардыр, күз алдына китерүе дә кыен...
Оборона корылмасы төзүдә катнашкан авылдашлардан бүгенге көндә бер Лиза апа гына исән. Аңа тиздән 95 яшь тула. Бу вакыйгаларны ул күз яшенә тыгылып сөйли. Ульянково авылыннан кайтып, өч көн үтүгә, аны тагын Федоровское юлын төзүгә җибәрәләр. Носилка белән таш, ком ташыйлар. Куллары чиләнеп бетә, аякларындагы чабаталар туза. “Эштән яланаяк кайткан вакытлар да күп булды”, – дип искә ала Лиза апа.
Күргән михнәтләре моның белән генә бетми. Урман кисәргә Марий Эл якларына җибәрәләр. Үзләренең землянкаларда яшәүләре, урманда агач кисүнең дә бик авыр булуы турында сөйләде. 5 кубометр агач әзерләп, нормасын тутырган кешегә ярты кило яңа пешкән солы икмәге биргәннәр. Туган авылына кайткач, ул яңадан бригадир булып эшли. Сугыш бетеп, исән калган ир-егетләр кайта башлагач, авылда эш җиңеләя төшә.
Лиза апа Кушкул авылы егете, фронтовик Николайга кияүгә чыга. Алар җиде балага гомер бирәләр. Уллары Николай гына якты дөньядан бик иртә китә. Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Максимович, яу кырында алган яраларыннан, 1978 елның 1 январендә мәңгегә күзләрен йома.
Бүгенге көндә, зур хөрмәткә лаек ак әби булып, кече улы Юрий гаиләсендә яши ул. Балалары, киленнәре, кияүләре кайтып, хәлен белеп торалар. Җәй җиттеме, өйдә кунак бетеп тормый...
6 баласы, 13 оныгы, шул оныкларының 15 баласы һәм бер иң нәни оныгы барлыгына шатланып яшәүче Лиза апа һәрбер кешегә бәхет тели. “Тормыш – яхшы, кадерен белеп, яшисе дә яшисе әле”, – дип, бүгенге җитеш, рәхәт тормышка шатланып туя алмый тыл ветераны, авыр сугыш елларында ялны белми эшләгән Елизавета Константиновна.
Ольга БОЯРИНА, ветераннар Советы рәисе. Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев