Кемнең кулы күтәрелгән?
Бер кат бакча эшләрен бетереп, бәрәңгеләр утыртканнан соң, авылдан килешли кагылып чыгыйк дип, ирем белән шәһәр читендәге зиратка юнәлдек. Зират коймасына терәп үк түгелгән чүп-чар өемен күреп шаклар каттык. Анда ниләр генә юк: пластик бутылкадан башлап, иске мунча себеркеләренә кадәр чәчелеп ята. Кулланышта булган туалет кәгазьләрен җил очыртып, зират эчендәге...