Туганайлар

Яхшылык матурлык тудыра

Туганда ук кеше күңеленә матурлык чаткысы салына, диләр. Шуңа күрә матурлыкны күрү, матурлыкка омтылу хисе бардыр да инде бездә. Шул чаткы аркасында матур нәрсәләргә сокланабыз, куанабыз, ямьсезлек белән очрашканда, күңелсезләнәбез, кәеф төшә. Матурлыкка омтылганга күрә кешеләр ял итү өчен табигать кочагын - елга-күл буйларын, урман-паркларны сайлый, бер дә завод-фабрика, яисә...

- Кара әле, нинди биек, матур таулар! - дип сокланып, кычкырып җибәргән.

- Зур таш өемнәреннән башка искитәрлек бернәрсә дә күрмим, - дигән салкын йөрәк иясе.

- Күрче, таштагы ярыктан нинди матур чәчәк сузылып үсеп чыккан. Аңа туфрактан башка үсүе бик кыендыр инде, - дигән кайнар йөрәкле.

- Тапкансың сокланыр нәрсә, әллә чәчәк күргәнең юкмы? - дип үчекләгән аны юлдашы.

Тауны кичеп баралар, баралар икән, каршыларында күл очраган боларның. Кайнар йөрәкле тагын соклануын яшерә алмыйча, сорап куйган:

- Ул нинди үтә күренмәле, зәңгәр һәм тыныч! Сиңа ошыймы?

- Шаккатырлыгы юк, бары зур күлләвек...

- Бәлки син мондагы һаваның никадәр саф, чиста булуын, күкрәк тутырып сулыш алулары рәхәт икәнлекне тоясыңдыр?

- Тагын нәрсә уйлап чыгардың? Һава кайда да һава, урмандамы, кырдамы, шәһәр эчендәме - бернинди аермасы юк.

Көн барган, төн барган юлчылар. Ниһаять, кешеләрдән читтә, тау куышында гомер итүче ак сакаллы картны очратып, ялга тукталганнар. Карт боларны каршы алган, табын артына чакырган. Ә өстәлдә чишмә суы салынган кувшин белән яңа гына пешеп чыккан икмәктән башка бернәрсә дә булмаган. Кайнар йөрәкле кеше суның сафлыгын, икмәкнең тәмлелеген мактый-мактый рәхәтләнеп ашаган. Салкын йөрәкле чеметеп кенә икмәкне капкан, теләр-теләмәс кенә судан авыз иткән дә ризыклардан риза булмыйча, читткә этеп куйган.

Боларның бәхет эзләп йөрүләре турында ишеткәч, карт:

- Сезнең берегез бәхетен күптән тапкан инде. Ә икенчегезгә әле бик озак эзләргә туры килер. Бәхет - сезнең йөрәгегездә.Үзенең кайнар йөрәге белән матурлыкны күреп, аңа шатлана белгәннәр генә бәхетле була. Бәхет, салкын йөрәклеләрне урап уза, - дигән.

Дөрес, кайчагында салкын канлы, туң йөрәкле булмасаң, бу тормышта яшәве авыр булыр иде. Тормыш тоташ мәшәкатьләрдән, ниндидер җитешсезлекләрдән тора. Ашыгабыз, кабаланабыз, тормыш куабыз. Авыз ачып, матурлык эзләп йөрергә эшем беткәнме әллә, диючеләр дә булыр. Алар да үзләренчә хаклыдыр. Әмма матурлыкның эш-гамәлләребездә, бер-беребезгә карата мөнәсәбәттә булуын истән чыгармасак иде.Уйламыйча әйтелгән сүз дә кемнеңдер көне буе кәефсез йөрүенә сәбәпче була ала. Мисал өчен күбебез көн дә эшкә утырып бара, утырып кайта торган маршрут газельләрен алыйк.

Бар да эшкә ашыга. Газель килеп туктауга, этелә-төртелә эчкә узасың. Буш урыннар күренми - зыян юк, басып та барырга була.Тотыныр урын тапканчы, автомобиль алга ыргыла. Алда утыручылар өстенә аудым, дигәндә генә, утыргыч тоткасына ябышырга өлгерәсең. Инерция көченә буйсынып гәүдә бер алга, бер артка китә. Әле генә аякланган бозау кебек таптанып бара торгач, яныңда урын бушаганын күреп, тизрәк утыру ягын карыйсың. Икенче тукталышта бер әби керә. Аңа да урын юк. Салонда ир-егетләр, яшьләр булуына карамастан, берәү дә торып урын бирергә ашыкмый. Икенче тукталышка җитәбез. Тагын кемнәрдер утыра. Мескен әби алар арасында эленеп калган кебек. Тотынмаса да егылырлык түгел. Түзмисең, торып аңа урын бирәсең. Инде хуш, ерак калмады, дип уйларга өлгермисең, кайсыныңдыр сумкасы капрон колготкаңны эләктереп ала. Эх, кичә генә алып кигән идем... Эштә берәрсенең тырнак лагы булса, күзе киткән урынны буяп куясы булыр... Ниһаять, киләсе остановкада төшәсе. Машина йөртүчегә 50 сумлык акча сузасың. Ул өч кәгазь унлык һәм тимер бишлек кайтара. Унлыклар барысы да тишелеп, ертылып чүпрәккә әйләнгән. "Зинһар алыштырыгыз әле, дип кире сузасың. (Акча-акча бит инде, нигә дип сайланып торырга, диген.) Болай да кәефе булмаган шоферның, шуны гына көткәндәй, эт итеп сүгәргә, ачуланырга тотынуыннан, акчаларны алыштырып, чыраеңа атардай итеп томыруыннан - тамакка төер, күзләргә яшь тыгыла. Ачылган ишектән кып-кызыл булып урамга атыласың...

Менә шушы очракта ярдәмгә матурлык килә. Әле генә булган ямьсез күренешне онытыр өчен тирән итеп сулыш аласың да, әйләнә-тирәгә күз саласың: әнә күктә, болытлар арасыннан кояш нурлары сирпелә, аяк астындагы көзге шаян яфраклар җил белән куыш-куыш уйныйлар. Иртүк һава суларга чыккан әби белән бабайның бер-берсенә сыена төшеп атлауларын күрү дә күңелгә ниндидер җылылык, тынычлык өсти. Әнә, күгәрченнәрдәй гөрләшеп бала җитәкләгән бәхетле парлар килә. Клумбаларда аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Шуларга карыйсың да: "Ходаем, шушы матурлыктан аерма, кешеләр күңеленә сабырлык, изгелек иңдер", дип пышылдыйсың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: