Тәмләткеч күп салынса, зыянлы
Яшелчә, ярма һәм тәмләткечләрне чама белеп кулланыгыз.
Чистартылмаган дөгедә бик аз гына микъдарда булса да мышьяк бар. Шуңа да дөгеле диетасы белән мавыкмагыз. Аны атнага ике-өч мәртәбәдән дә күбрәк ашарга киңәш ителми.
Бәрәңгене көн яктысында саклаганда, анда хлорофилл хасил була. Шул ук кояш нурлары бәрәңгедән агулы матдәләрдән булган гликоалкалоид бүленеп чыгаруга китерә. Әгәр дә бәрәңге яшел төскә керсә (яшел үрентесе күренсә дә), аны ашарга ярамый.
Мускат чикләвеге, еш кына, тәмләткеч буларак кулланыла. Әмма аны чама белеп кенә салырга кирәк. Чөнки бу төр чикләвектәге миристицин матдәсе бик нык агулы.
Европа илләрендә халык яратып куллана торган лакрица (баллы тәмләткеч) кан басымы күтәрелүгә сәбәп булырга мөмкин. Аның составындагы глицирризин кислотасы шуңа китерә.
Урта гасырларда шәфран дөньядагы иң кыйммәтле тәмләткеч булып саналган. Хәзер дә ул аш-су әзерләгәндә кулланыла. Әмма шәфранны чамасын белеп кенә кулланырга ярый. Олы кеше өчен аның 10 граммы да зыянлы булырга мөмкин.
Корицаны күпләр яратып куллана. Ләкин андагы кумарин бавырга бик нык начар тәэсир итә. Тәмле булса да, корицаның зыянлы да икәнен оынтып җибәрмәгез.
Җитен орлыгы – омегага һәм клетчаткага бай. Тик аны даими рәвештә күпләп ашау организм өчен зарарлы, бу орлыктагы матдәләрдә синиль кислотасы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев