Туганайлар

“СУГЫШ ХӘБӘРЛӘРЕ”ННӘН “ТУГАНАЙЛАР”ГА КАДӘР

19 май - Татарстан матбугаты көне. Керәшен матбугатының да тарихта тоткан үз урыны бар. Тик ул әлегә тиешенчә өйрәнелмәгән. Журналистларның профессиональ бәйрәмнәре уңаеннан, керәшен матбугаты турында сүзне газетабызның иң яшь журналистына бирәбез. Шушы көннәрдә Казан дәүләт Федераль Университеты журналистика факультетының чыгарылыш курс студенты Саша Долгов "Керәшен матбугатының барлыкка килүе һәм...

1905 елда - моннан 107 ел элек Петербургта беренче татар газетасы "Нур" басылып чыгу белән, милли матбугатның географиясе тармаклана, газеталар саны үсә башлый. Халык мәгарифе министрлыгының 1907 елның 11 октябрендә язылган докладында: "Мөселман газеталары керәшеннәрне дә үзләренә җәлеп итә", дип язылган. Әмма революциягә кадәр керәшеннәр белән татарлар артык якыная алмаган. Моңа рус миссионерларының эше һәм мөселман дине пропагандасы киртә булып торган. Шуңа керәшеннәр ныграк русларга, "инородецлар"га тартыл-ган. Бигрәк тә, удмуртлар белән керәшеннәр милли яктан ике арада аерма сизми башлаган, дип яза галим Максим Глухов. Хәтта 1917-1918 елларда керәшен хәрәкәтен удмурт кешесе Иван Михеев җитәкләгән. 1917 ел революциясенә кадәр керәшеннәр арасында ачык милли үзаң, милли фикер булмый. Моңа керәшен оешмаларының булмавын, интеллигенциянең бергә тупланмавын сәбәп итеп әйтергә кирәк. Чөнки беренче Милли керәшен җәмгыяте бары тик 1917 елның маенда гына оеша.

Керәшеннәр арасында газета чыгару омтылышы беренче рус революциясеннән (1905-1908) соң ясала. Яңа туган милли азатлык хәрәкәте татар телендә газета бастыра башлау теләген уята. Әмма Мамадыш өязе Шомырбаш авылының элекке крестьяны Роман Петрович Дәүлей (1879-1952) тарафыннан ясалган беренче омтылыш уңышсыз була. Ул 1906 елның 16 маенда Казан "инородецлар" семинариясе (Казанская русско-инородческая учительская семинария) укытучысы, күренекле тюрколог, этнограф, 1907 елның январеннән Матбугат эшләре буенча Казан комитетында көнчыгыш, шул исәптән, татар басмалары цензоры итеп билгеләнгән Николай Катановка, кириллицага нигезләнеп, татар телендәге керәшен газетасы чыгару проекты белән килә. Дәүлей газетаның таралыш прог-нозы турында болай ди: «Әгәр дә хезмәттәшлеккә 20 укымышлы дин белгече һәм укытучы җәлеп ителсә, ул чакта газетага язылучыларның санын 500 гә кадәр җиткерү мөмкинлегенә ышанырга була». Әмма бары 1915 елда гына П.Глезденевка Вяткада "Сугыш хәбәрләре", С.Матвеевка Уфада "Дус" газеталарын чыгара башларга мөмкинлек туа.

"Сугыш хәбәрләре" ("Военные известия") 1915 елның февраленнән чыга башлый. 1918 ел башында газета «Хабяр жөртеүче» исемен ала. Милли телләрдәге газеталар нәшер итүнең кирәклегенә таянып, П.Глезденев Вятка губерна земствосы исеменә махсус үтенеч хаты яза. Ул хатта: «Сугыш башлану белән миңа, азмы-күпме китапка тартылган инородецлардан хәрби хәрәкәтләрнең барышы турындагы хәбәрләрне җиткереп торуны сораган язулар килә башлады. Аннан тыш, шундый ук үтенечләрне мин рус булмаган авыллардагы хатын-кызлардан да алдым. Сүз уңаеннан, үземнең 1914 ел ахырында ук инде әлеге хәлләр турында губерна начальнигы А.Г.Чернявский әфәндегә хәбәр итү бәхетенә ирешкәнлегемне әйтергә кирәк. Нәкъ менә шушы вакытка Вятка губерна земствосы җыелышының 1914 елгы сессиясе халык өчен сугыш хәлләренең барышы турындагы вакытлы матбугат басмаларын чыгару өчен кирәк кадәрле акча суммасын билгеләгән иде. Губерна начальнигы сугыш хакындагы вакытлы матбугат басмаларын җирле рус булмаган халык телләрендә дә чыгарырга әмер биргән иде».

1917 елның 20 декабрендә Вятка губерна земствосы җыелышы үзенең чираттан тыш сессиясендә П.Глезденевның моңарчы басылып килгән җирле милли газеталарны чыгаруны дәвам итү турындагы тәкъдимен тикшергәннән соң: «Әлеге басмаларны яңа исемнәр астында чыгарырга мөмкин», - дигән карар чыгара. Шуннан соң керәшеннәрнең «Сугыш хабярляре» газетасы «Хабяр жөртеүче», удмуртларның «Войнаысь ивор» - «Удмурт» һәм мариларның «Война увер» газеталары - «Мари увер» исемнәрен ала. Кабул ителгән сметада 1918 ел ахырына кадәр һәрбер газетаның туксан алтышар санын чыгару күздә тотылган. Бу басмаларның бер чыгаргандагы тиражы 2000 экземпляр тәшкил итәргә тиеш була. 1918 елның беренче яртысында П.Глезденевның әлеге газеталарның берничәшәр санын бастыруны оештырганлыгы билгеле. Ул чакта бу эшчән һәм алдан күрүчән зат тулысынча яңа хакимият - Совет властен тану, яклау һәм аңа хезмәт итү юлына баскан була. Ул җитәкләгән «Хабяр жөртеүче» һәм аның кебек башка милли газеталар да шул юнәлештә торганнар.

Әйтеп китүебезчә, "Сугыш хәбәрләре" тибындагы газеталар керәшеннәр, арлар (удмуртлар), марилар өчен дә нәшер ителгән. Шуңа күрә, керәшен газетасында арлар турында да хәбәрләр урнаштырылуы табигый хәл дип санала ала. Беренче хәбәр аларның чамадан тыш кумышка (самогон) ясап эчүләре турында булса, икенчесендә арларның үзләренең милләтләреннән оялып, урыс булырга теләүләре турында сөйләнә. "Эчеп, исереп сугышалар. Җараксыз эшләр кылалар. Хәзер вакытына карап кыланырга кирәк иде. Бала-чагалары хәзер сугышта безнең өчен каннарын түгәләр. Ә ата-аналары өйдә чыдый алмыйча, кирәкмәс эшләр эшли. Болай булгач, арлар үз тормышларын бозалар. Әллә тагы алар бөтенләй дә бетәрләр. Үз башларын үзләре җуярлар", диелә хәбәрдә. Газетада тулысынча дәүләт политикасы чагыла. Ул да булса, сугышны ахыргача дәвам итү, илгә намуслы булу һәм башкалар.

Керәшен оешмалары совет хакимияте нигезендә 1918 елда гына оеша башлый. Шуларның берсе - "Алга" газетасын чыгара башлаган Алабуга өязендә оешкан керәшен подотделы. "Алга" газетасын Г.Зубков җитәкли. Гражданнар сугышы башлангач, Минзәләдә "Хәбәрләр" газетасы чыгарыла башлый. Ике меңләп керәшен солдаты булган II Кызыл Армия өчен "Кызыл аләм" газетасы гамәлгә куела.

Керәшен газеталарына бүген объектив бәя бирелмәгән. Шунысын да әйтергә кирәк: керәшеннәр өчен чыгарылган беренче газеталарның керәшен матбугатының башлангычы - чишмә башы булуы яки булмавы мәсьәләсе дә ачыкланмаган. Мисал өчен, галим Рашат Әмирхан керәшен газеталарын, миссионерлык рухында чыгулары сәбәпле, татар матбугаты исәбенә кертеп булмый, дип саный. Әмма газеталар татар телендә язылганга, һичшиксез, татар матбугатының үзенчәлекле юнәлеше булган бер тармагы булып тора.

Керәшен газетала-рының басылу һәм таралу географиясе шактый киң. Алар Казанда гына чыгарылмаган, Вятка шәһәрендә "Сугыш хәбәрләре" (редакторы һәм нәшире Глезденев, 1915-1918 елларда Вятка губернаторы боерыгы белән бастырыла, барлыгы 28 саны чыгарыла), Алабугада "Алга таба" (1919 елда керәшен татарлары газеты дип нәшер ителә), Уфада "Дус", Казанда "Киңәш" (РКП (б)ның өлкә комитеты керәшен секциясе органы газеты, 1922 - 1924 елларда Казанда нәшер ителә, барлыгы 39 саны чыгарыла), "Кряшен газеты" ("Кряшен" милли җәмгыяте басмасы, 1918 елның январь - июль айларында Казанда нәшер ителә, барлыгы 18 номеры чыгарыла, баш редакторы - Г.Филиппов, И.Алексеев, Ф.Купцов), "Кызыл аләм" (РКП (б)ның Татарстан өлкә комитеты һәм Милләтләр эше буенча халык комиссариаты каршындагы Үзәк керәшен бүлеге басмасы, редакторы Г.Филиппов, 1919-1920 елларда Казанда басыла); "Кызыл солдат" (Реввоенсоветның 2-нче Армиясенең көнчыгыш фронты политика идарәсенең көндәлек керәшен газетасы, февраль-июнь айларында Казанда нәшер ителә); "Кряшен" (1918 елның январь - август айларында Казанда атналык газета), Минзәләдә "Хәбәрләр" (1918 елда ике атнага бер чыгарыла) газетасы, "Белемнек" (РСФСРның Милләтләр эше наркомының керәшен бүлеге журналы, 1921 - 1922 елларда керәшен телендә иҗтимагый-сәяси, тарихи-этнографик, әдәби журнал буларак нәшер ителгән), "Киңәш" (1924 елда аена бер тапкыр журнал буларак чыгарыла); "Иген игүче" (Казан РКП (б) губкомының керәшен секциясе журналы, 1918 елда дүрт саны чыгып кала) журналлары, 1932 - 1941 елларда Чиләбе өлкәсендә яшәүче нагайбак керәшеннәр өчен "Кызыл нагайбак" газеты нәшер ителгән. Соңгы керәшен газеты "Киңәш" 1929 елда чыгудан туктатыла.

Бары тик 1993 елда гына керәшеннәр өчен янәдән "Керәшен сүзе" газетасы чыга башлый. Аны Н.Антонов, Н.Колчериннар гамәлгә куя. 1993-1997 елларда редакторы А. Малов, 1997-2002 елларда Л.Белоусова була. "Керәшен сүзе" 1993 елның февраленнән алып 2002 елның 12 мартына кадәр чыгарыла. 2002 елдан әлеге басма урынына "Туганайлар" иҗтимагый, мәдәни-агарту юнәлешле керәшен газетасы нәшер ителә. Бүген "Туганайлар" керәшеннәр өчен ике атнага бер чыгарылган бердәнбер басма.

Керәшеннәр өчен чыгарылган матбугат тематикасы, юнәлеше, максаты ягыннан берничә төркемгә бүленә.

Хакимият матбугаты. "Сугыш хәбәрләре", "Алга таба", "Кызыл аләм", "Кызыл солдат", "Белемнек", "Киңәш", "Иген игүче" газета-журналларын хакимият төрле система чорларында чыгарып ала. Мисал өчен, "Киңәш", "Белемнек", "Иген игүче" журналлары совет хакимияте елларында нәшер ителә. "Киңәш" бары 1929 елда гына ябыла. "Белемнек" журналы совет мәгарифе, "Иген игүче" колхозчылык, яңа тормыш турында язса, "Киңәш" газетасы керәшеннәрнең гомум матбугат чарасы була. Монда барлык темалар, юнәлешләр яктыртыла. Ә "Алга таба", "Кызыл аләм", "Кызыл солдат" газеталары, "Сугыш хәбәрләре"ннән кала, гражданнар сугышы елларында кыска вакытта гына чыгып ала. Илдәге хәл җайлану белән, алар ябыла.

Дини матбугат. "Дус" газетасын урыс миссионерлары җәмгыяте нәшер иткәнгә, ул дини эчтәлекле газета. Биредә керәшеннәргә урысчы белем бирү, христиан динендә торырга чакыру, үгет-нәсихәт алып барыла.

Район газетасы. Әлеге төрне дә аерып карау дөрес булыр. Татарстан районнарында керәшеннәр өчен газеталар чыкмаса да, Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы керәшеннәре өчен 1941 елга кадәр "Кызыл нагайбак" газетасы чыгарылган. Әмма бүген Чиләбе керәшеннәренең җирле матбугаты юк.

Керәшеннәр гамәлгә куйган матбугат. Бу төргә зур игътибар белән тукталу сорала. Чөнки бу төр газеталарны керәшеннәр үзләре нәшер иткән. Алар икәү генә. "Кряшен" газетасы 1918 елның июлендә чыгарылса, "Керәшен сүзе" 1993-2002 елларда Чаллы шәһәрендә нәшер ителә. "Кряшен" газетасы иҗтимагый хәрәкәттә үзара каршылык килеп чыгу сәбәпле ябыла. Газета битләрендә әлеге проб-лема яктыртыла, Идел-Урал штатын төзү идеясе яклана. Ә "Керәшен сүзе" исә, керәшеннәрнең тарихына һәм культурасына яңача караш ташлый, милли-мәдәни мираска зур игътибар бирә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: