Туганайлар

СЕРЛЕ ТАМГАЛАР

2007 елның 12 санында "Казанда керәшен музее булырмы?" дигән язма басылган иде. Язманың авторы Петр дәдәй Ефимов борынгы керәшен кием-салымнарын, керәшеннәргә кагылышлы кенәгә-документлар һәм башка шундый тарихи әйберләр җыюда катнашырга өндәп язды. Шул гомердән бирле әйберләр җыела тора.

Чаллыда яшәүче Ольга Максимованың Чистай ягы осталары суккан бистәрләр китерүе, тумышы белән Чистай районы Керәшен Ялтаны кызы, Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Галина Сковородникованың чиккән әйберләрен бүләк итүе турында инде язган идек. Шулар белән бергә, Зәй районы Сарсаз-Баграж мәктәбеннән алынган күлмәк-алъяпкычлар, Бакалы районы Үмер мәктәбе музееннан - суккан бистәрләр бүгенге көндә Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәге бүлмәсендә урын алды. "Керәшен йорты" ремонтланып, куллануга тапшырылганчы, җыелган әйберләр Үзәктә сакланачак. Күптән түгел музей фонды "түгәрәк яулык" белән тулыландырылды. Тумышы белән Теләче районы Субаш авылыннан, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Вера Семенова китергән түгәрәк яулык моннан ике гасыр элек чигелгән, дип уйларга нигез бар. Аның инде җирлек өлеше - ак киндер япмасы шактый тузган, шуңа реставрацияләүне сорый. Түгәрәк яулык турында шактый материал укысам да, аның сул (кире) ягындагы "серле тамга"ларын моңарчы күргәнем юк иде. Этнограф Валентина Максимованың бу яулыкка "яңа гомер" биргәнен карап тордым. Чыннан да, түгәрәк яулыгыбыз - безнең кавемнең бик борынгы заманнарда ук яшәгәнлеген исбатлаучы кагылгысыз дәлил икән бит. Мөселман татарларында түгәрәк яулык очрамый, бары бездә һәм удмуртларда гына бар икән ул. Безнеке удмуртныкыннан шактый аерыла. Түгәрәк яулык турында инде газетада шактый язылса да, үз күзләрем белән күргәнне тагын бер мәртәбә язарга булдым. Түгәрәк яулык "яулык" дип аталса да, ул - япма. Ни өчен түгәрәк? Бер дә түгәрәк түгел, туры почмаклык формасында бит үзе. Мәҗүсиләрдә "4"ле саны - магик сан булып йөри. Дөньяның 4 ягы - көньяк, төньяк, көнбатыш, көнчыгыш өлешләре дә шушы санга барып тоташа. Дүртпочмаклык ул галәм тамгасы. Дөньяның бу почмагы, теге почмагы, дип сөйләү шуннан калган. Бу да - мәҗүсилек чагылышы. Түгәрәк яулыктагы бизәкләр күп серләргә ия. Уң ягыннан мәгънәсе аңлашылмаган чигеш, сүткәч, тормыш, нәсел, дөньялык, галәм турында күп нәрсәләрне сөйләп бирә. Яулык читенә периметр буенча ромбик, өчпочмак, квадрат формалары кертеп, бордюр чигелгән. 4 почмакка тормыш агачы сурәте төшерелгән. Ул - гаилә бөтенлеген күрсәтә. Уртасында - 8 таҗлы бизәк, ул "кач"ны хәтерләтә. Тәре алды япмаларында да мондый кач тамгасы очрый. 8 таҗлы кач - мәҗүси болгар гаиләләренең табынган тамгасы ул. Тәңре билгесе. Борынгылар, киемнәренә шундый билге төшереп, үзләрен явыз көчләрдән саклаганнар. Чирләгән кешене терелтү өчен, аның тәненә дә шул тамганы төшергәннәр. Инде түгәрәк яулыкка кире әйләнеп кайтсак, аны яшь киленгә бианае каплаган. Бу япма аны бер ел буе явыз көчтән, усал күздән, төрле бозыктан саклый, дип ышанганнар. Түгәрәк яулык "магик көчкә" ия булган. Шуңа күрә ул безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Берничә төбәкне санамаганда, түгәрәк яулык бөтен керәшен төркемнәрендә дә булган. Кызганычка каршы, күп гаиләләр бу талисман-оберегны сакламаганнар. Түгәрәк яулык белән бергә тарихыбызны, үткәнебезне, кем булуыбызны да югалтканбыз. Җырак әбисе сандыгында сакланган кадерле яулыгын жәлләмичә, керәшен музеена китергәне өчен, Вера түтигә рәхмәт инде. Сандыкларыбызны актарганда, күңелләребезне киң тотып, борынгы әйберләребез белән бүлешсәк, киләчәк буын безгә рәхмәтле булыр. Башкалар алдында "бу - безнеке генә" дип әйтерлек байлыкларыбыз күренер иде. Музейга бирү өчен түгел, болай гына, исәпләп карарга иде - бүгенге көндә карендәшләребездә ничәләп борынгы түгәрәк яулык саклана икән?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: