Туганайлар

Оныттырмыйк, онытмыйк Ямашны

16 январь көнне шагыйрь, публицист Ямаш Игәнәйнең (Ананий Малов) иҗатын яратучылар Чаллы үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музеена, аның тууына 75 ел тулу уңаеннан оештырылган искә алу кичәсенә җыйналдылар.

Кичәдә шагыйрьнең ка-ләмдәш дуслары - Вахит Имамов, Галиәхмәт Шаһи, Рәшит Бәшәр һәм кайчандыр аны якыннан белгән кешеләр, мәктәп укучылары, әдәбият сөючеләр катнашты. Алар Ямаш Игәнәй белән бәйле истәлекләр белән уртаклаштылар, аның шигырьләрен укыдылар, истәлекле фотоларга күз салдылар.

Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе Вахит Имамов үз чыгышында Ямаш Игәнәй белән бәйле кызыклы истәлекләргә тукталып кына калмады, бүгенге көндә хөкүмәтнең шагыйрьләргә, язучыларга, туган телебезгә карата булган игътибары кирәкле дәрәҗәдә булмавына ачынуын да белдерде.

- Ямаш абый артык тыйнак һәм вакыты-вакыты белән бик кыюсыз кеше иде. Бу, гомумән, безгә, Казаннан читтә яшәүче язучыларга хас сыйфат. Казанга эш белән барсак та, нәшрият ишеген ачсак та, тыйнак кына ишек шакып керәбез. Яши-яши, иҗат итә-итә уйландыра - ә кирәк микән соң шулай тыйнак кына баш иеп йөрергә. Безнең бит кыю басып, күкрәк киереп йөрерлегебез бар. Бүгенге көндә Казанда безнең Чаллы публицистлары белән чагыштырырлык бер генә публицист та, безнең Рәшит Бәшәр кебек эшләгән балалар язучысы да юк. Проза өлкәсендә алдынгы урында барабыз. Ләкин безнең эшне күрмәмешкә салышалар. Чөнки амбиция, көнчелек дигән нәрсә көчле. Алар күрми, дип, язудан туктаганыбыз юк һәм язачакбыз! - диде ул. - Әле шушы көннәрдә генә Мамадыш районында йөреп кайттык. Анда, бөтен район зурдан кубып, һәр елны әдәби бәйрәм үткәрәләр. Бөтенесе - укытучылар да, врачлар да, авыл хезмәтчәннәре дә рухи яңарыш кичереп куаналар. Шәйхи Маннурны искә алуга багышланган бу кичә бер аны гына зурлау түгел, ә барлык Мамадыш төбәгеннән чыккан язучыларны зурлау, хөрмәт күрсәтү бәйрәме. Ул Шәйхи Маннурның туган авылы Тулбайда, аның һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китеп, әле быел гына ачылган яңа татар гимназиясендә дәвам итте. Бу бик сөенечле хәл. Аллага шөкер, Мамадыш төбәгендә генә булса да, мәктәпләр саны арта, дип шатланып кайттык. Ә бит соңгы дүрт елда гына да Татарстанда 131 татар урта мәктәбе ябылды, 232 мәктәптә татар телен укыту туктатылды. 14 район үзәгендә татар мәктәбе бөтенләй юк. 22 районда татар китаплары кибете юк. Уйланырлык урын бар - хәлләр хөрти. Ә хөкүмәтне, җитәкчеләр сүзен тыңласаң - бар да ал да гөл. Без, язучылар, менә шуның белән килешә алмыйбыз. Чөнки үзебез исән чакта мөмкин кадәр телебезне якларга, аны саклап калырга тиешбез.

Соңгы вакытта районнарда мондый кичәләр уздыру бөтенләй бетте дияр идем, шулай да Сарман төбәгендә әзме-күпме саклана икән әле. Берничә ел элек Ләкедә, Ямаш Игәнәйнең туган авылында аның музее ачылды. Аны булдыру өчен бик күп йөрергә, район башлыгына моның кирәк булуын кат-кат аңлатырга туры килгән иде. Ниһаять, музей ачылгач, без анда булып, Ямаш абыйны монда хәтерлиләр, дип сөенеп кайткан идек. Әмма Ләкегә яңа инвестор килгәч, гөрләп яшәгән авылда эшләр үзгәрде. Нөркәй авылында зур терлекчелек комплексы ачабыз, дип авыл фермасындагы барлык малларны алып китеп бетерделәр. Терлекчеләрне, сыер саву-чыларны шунда автобус белән йөртәбез, дип әкренләп бөтенләй эшсез калдырдылар. Бүгенге көндә Ләкедә эшсезлек. Билгеле, музейга да керүче-чыгучы юк. Ләкене Тулбай белән чагыштырып карыйм да - җир белән күк арасы: Шәйхи Маннур үзе исән чакта төзеп калдырган китапханә, аның вафатыннан соң, музей-китапханә булып калды. Һәм аны матур итеп әйләндереп алып, һәйкәлен куеп, музей-усадьбага әверелдерделәр. Ул хәзер республика милли музееның филиалы булып тора. Яңа мәктәп, яңа клуб, мәчет салып куйдылар. Урамны асфальтлап чыктылар. Юлдан кергәндә әдипнең исеме авыл исеме белән янәшә тора. Тулбайны Шәйхи Маннур рухы яшәтә дип әйтсәң дә бик дөрес. Шушы чагыштырудан йөрәк әрни. Ләке халкы Ямаш Игәнәй кебек данлыклы кешеләре белән горурлану хисеннән мәхрүм ителгән. Бу - бик кызганыч. Бу турыда район һәм республика җитәкчеләре уйлансын иде. Ямаш Игәнәйне оныттыру дөрес түгел!

Әйе, әдәбият өлкәсендә чоңгыллар булуы күнелдә борчу уята. Әллә кая барасы юк. Әнә, Әдәбият тарихы музеенда Ямаш Игәнәйнең йөрәк хисен, кул җылысын, уй-кичерешләрен сеңдергән электрон басу машинкасы, документлары, архив фотолары, кулъязмалары белән янәшә зар-интизар булып китап итеп бастыруны көтеп ятучы ике томлык шигырьләр җыентыгы саклана. Шагыйрьнең арабыздан киткәненә 16 ел була. Дөрес, хәзерге заманда китап чыгару авыр эш, исән булмаганнарга бигрәк тә. Ямаш, Ямаш, дибез, иҗаты мәңгелек, дип кабатлыйбыз. Керәшен халкы да, татар әдәбияты дөньясы да, туган төбәгендәгеләр дә, чаллылылар да, газиз балалары да аны "Безнеке" дип әйтә. Ә, ник саргаеп, тузан йотып ятучы шигырьләрен дөньяга чыгаруны кайгыртучы, артыннан йөрүче бер кеше табылсын?!

Игәнәй, Чаллыда яшәп, шагыйрь, публицист буларак формалашкан, иҗатының зур өлешен чаллылыларга багышлаган кеше булганга, бу кичәдә Чаллы язучылары күбрәк булыр дип көткән идем. Хәер, зур булмаган музей бүлмәсенә моннан да артыкны сыйдырып та булмас иде, билгеле. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, өлкән китапханәче Роза Хәмидуллинага зур рәхмәт. Кичәне ул оештырган һәм бик матур, эзлекле итеп алып та барды. Биредә булган җылы атмосфераны тоймый калучы булмагандыр. Әйтерсең, Ямаш абый үзе дә бирегә кайтып утырган да, озын, чал чәчле башын кыңгыр салып, тын гына тыңлап утыра...

Ямаш Игәнәйнең юбилей елы башланды гына. Зур залларда аны искә алып, Татарстан язучылар союзы, Татарстан керәшен оешмасы, якташлары оештырган кичәләр әле булыр, дип ышанам мин. Яңа китаплары да басылып чыгар, күңел шуны көтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: