Туганайлар

Матур эшләребез бар

Узып киткән - 2012 ел "Тарихи-мәдәни мирас елы" булып, тарих битләренә кереп калды. "Туганайлар" газетасында керәшен культурасына, фолькорына, ансамбльләр тормышына бәйле күп язмалар бирелде. Мин дә үзебезнең "Игәнә" ансамбле турында язарга булдым. Аны 1974 елда Роза апа Аксакова оештырды.

Ул вакытларда бөтен республикага өч кенә керәшен ансамбле иде. Шуның берсе - безнеке. Әле дә хәтердә, оешкан елында ук коллектив Казан шәһәрендә узган смотр-концертта катнашты. Программабыз онытыла барган гореф-гадәтләребез, йолаларыбызга нигезләнеп төзелгән иде. Аны тамашачылар да, жюри членнары да яратып кабул итте, югары бәя бирде. Безнең чыгышны Татарстан телевидениесе аша "Туган як кичләре" тапшыруында да күрсәттеләр. Шул еллардан бирле ансамбльгә нинди генә сәхнәләрдә, нинди генә конкурсларда чыгышлар ясарга туры килмәде, һәм ул еш кына лауреат дипломнары, истәлекле бүләкләр, Мактау кә-газьләре, Рәхмәт хатлары белән кайтты. 1988 елда ансамбль Мәскәү шәһәренең 1000 еллыгына багышланган чарада катнашу бәхетенә дә иреште. Чыгыш зур уңыш белән үтте һәм ансамбль Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсе медаленә ия булды.

Коллектив һәрвакыт иҗади эзләнүдә: репертуар төрледән-төр-ле борынгы җырлар, биюләр белән баетылды. Нәтиҗәдә, ансамбльгә 2007 елда халык ансамбле исеме бирелде. 1983 елда Ләке мәдәният йортына Раилә Асанова директор итеп билгеләнгәч, аның эшчәнлеге тагын да җанланып китте. Үзе җырлый, баянда уйный белгән сәләтле кызның керәшен халык җырларына булган мәхәббәтен күреп, Роза апа Аксакова ансамбль белән җитәкчелек йөген дә аңа ышанып тапшырып ялгышмый.

Ансамбль оешкан көннән алып, ягъни 38 ел буена шунда йөргән, иң оста солистлардан Тамара Подвалова, Зинаида Сорокина, Роза Анисимова, Ольга һәм Иван Тазовлар, Зинаида Степанова турында нинди генә мактау сүзләре әйтсәң дә аз булыр. Кайда гына чыгыш ясасак та, тамашачылар аларны танып ала, сәхнәгә чыгып рәхмәтләрен әйтәләр, чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр. Күптән түгел танылган җырчы һәм композитор Виталий Агаповның туган авылы Сәвәләйдә чыгыш ясадык. Ул, ансамбльгә югары бәясен биреп, болай дигән иде: "Берара сез югалып тордыгыз, бүген күреп сөендем. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын". Соңгы вакытларда ансамбль Мамадыш районы Җөри авылында уза торган Питрау бәйрәмендә һәм "Питрау чибәре"ндә, Менделеевскида уза торган "Тройсын чибәре" конкурсында, Азнакайда үткән "Чатыр тауда - җыен" дип исемләнгән төрки халыкларының регион-ара, Әлмәт шәһәрендә ветераннарның "Балкыш" республика фес-тивальләрендә уңышлы чыгышлар ясап, призлы урыннар алды. Болар - Ләке мәдәният йорты хезмәткәрләре Юрий Антонов, Раилә Асанова, Илгизә Сәлахова, Халидә Нәбиеваларның да тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе. Ансамбльнең составы да елдан-ел тулылана. Анна Гомәрова, Римма Тимирова, Лиана Антонова, Валя Тазова, Энҗе Ихсанова, Таһирҗан Зарипов, Риф Вәлиев, Рафаэль Гыйләҗев ансамбльгә яратып йөриләр, барлык чараларда теләп катнашалар. Эшебездә район мәдәният бүлеге мөдире Г.Латыйпова, Сарман мәдәният йорты директоры Р.Абдуллин, туган якны өйрәнү һәм Бөек Ватан сугышы музее директоры Д.Кәшипова зур ярдәм күрсәтәләр.

Керәшен җырлары... Шулай диюгә, хәтердә мондый юллар яңара:

Керәшен карендәшем минем,

Җырларыңда синең

Бәллүр чишмәләрнең чыңы бар.

Бәгырьләргә үтеп елатырлык,

Туңган йөрәкләрне җылытырлык

Әллә нинди якты моңың бар!

Керәшен культурасы - бай мирас ул. Шул байлыкны бөртекләп туплау, саклау, киләчәк буыннарга тапшыру - безнең төп бурычыбыз. Мирас ул - халык хәтере дигән сүз. Аны югалтканнарның тарихы да, киләчәге дә юк. Кыскасы, ансамбльнең тарихыбызны, мирасыбызны барлауда, аны түкми-чәчми халыкка җиткерүдә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Алга таба да ансамбль үзе сайлаган юлдан тайпылмас, диясе килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим