Туганайлар

Колышчыда май чаптылар

Борынгы халыклар язгы көн белән төн тигезләшкән вакытта, төрле ышану йолалары башкарып, Кояшка табынуларын күрсәткәннәр. Христиан дине таралгач, ул Олы уразага керер алдыннан үткәрелә. "Май чабу" атнасы дип йөртелсә дә, керәшеннәр бәйрәмне кечатна (четверг) көненнән генә башлый.

Алдагысы белән быелгы май чабу арасында өйләнешкән яшь парларны кунакка алалар, кияү белән кәләшне тәбикмәк белән сыйлыйлар. Атнаның соңгы көне - Кичерешү көне. Кайбер урыннарда "Пручти" дип тә әйтәләр. Бу көнне уздырыла торган йола-бәйрәм дә төрле төбәктә төрле исем белән йөртелә. Кайдадыр аны "Чуман әйләндерү", кайдадыр "Кәтәйсә йөрү", кайдадыр "Прости бәйрәме" дип атыйлар. Ничек кенә дип атасалар да, аның эчтәлеге кыш буе җыйган җазыклардан котылу, үпкә-талашларга нокта кую дигәнне аңлата. Бу көнне якыннарыңнан, дус-ишләреңнән, рәнҗеткән кешеләреңнән кичерү сорала, ә инде яңа атна башыннан Олы уразага керелә.

Быел да "Кәтәйсә" бәйрәмнәре шактый авылларыбызда уздырылды. "Туганайлар"ны исә бу юлы Мамадыш районы Колышчы авылы үзенә кабул итте.

Колышчы турында соңгы елларда шактый язабыз. Чөнки - язарлык эшләре, башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлек гамәлләре күп. Моннан ике ел элек авыл кешеләре һәм шул авылда туып, кайтып йөрүчеләр көче белән менә дигән чиркәү салып куйдылар. Авыл урамнарын үз көчләре белән рәткә керттеләр. Дистәләгән сандагы чишмәләрен чистартып, яннарын койма белән әйләндереп алдылар. Инде менә, бергәләшеп, авылның культура тормышын күтәрүгә керешкәннәр. "Май чабу" бәйрәмендә, кемнәрдер концерт куеп, кемнәрдер кырыйдан карап торыш булмады. Сценарийны да бергә төзегәннәр, такмакларны да күмәкләп, бергә утырып чыгарганнар, конкурс-уеннарны да барысы да катнашырлык итеп сайлаганнар.

Бәйрәм, кыңгыраулы атларга төялеп, гармун, җыр белән урам әйләнүдән башланды. Ат хуҗалары үзләренең малкайларын туйга киендерелгән кыз кебек, матур итеп бизәгәннәр. Чаналарга төялеп, "кәтәйсәгә" чыгучыларның да өсләрендә затлы керәшен киемнәре, иңнәрендә күз явын алырлык чачаклы шәлләр. Кара көчләрне, җазыклы эшләрне үзенә җыйган карачкыны да, ярарсана, дип, аннан-моннан гына ясамаганнар - анысы да энәдән төшкән бәйрәм киемнәреннән килгән. Башындагы заманча эшләпәсе генә дә ни тора!

Бәйрәмгә дип, махсус ясалган биек таудан балалар гына түгел, урта буын кешеләре дә, әби-бабайлар да җилдәй җилдертеп төште. Тәгәрәшеп коелып калучыларга да кызык, карап торучыларга да бер мәзәк булды. Албай авылыннан кунакка килгән кодасы белән кочаклашып утырып, бер чанада төшкән Виктор Трушевлар парын куып җитүче булмады. Егылмыйча төшү бер хәл - әле алар кодалар арасы менә нинди була, дип, бөтен халыкка дуслыкларын да күрсәттеләр.

Бәйрәмгә килгән "кырык тартмачы" кызлар, чегән хатыны, берсеннән- берсе остарак җырлаучы артистлар Колышчы авылында никадәр талантлы кешеләр яшәгәнен күрсәтте. Ә шулай да бәйрәмнең лаврлары - "Колышчы" ансамблендә чыгыш ясаучыларга тиештер. Дөресен әйткәндә, әле ансамбльнең исеме дә юк, ә менә үзләрен бүгеннән "Буран әбиләре" белән ярышка җибәрерлек. Бершиксез, Колышчылар җиңәчәк. Бәйрәмне алып баручы Людмила Чебышева үзе генә ни тора. Тамашадагы йөзләгән кеше, Люда нәрсә эшләргә куша - бер карусыз үти. Гармунчы Борис Усачевның бу бәйрәмдәге роле әйтмәсәң дә аңлашыла - ул иң үзәктәге һәм бәйрәмнең шулай күңелле үтүенә иң шатланган кеше булгандыр.

Колышчының Май чабу бәйрәменә тирә-як күрше авыллардан бик күп кунак килгән иде. Алар уеннарда да катнаштылар, җыр-биюләрен дә башкардылар. Белен-коймаклар тезелгән самавырлы өстәлләр артында кайнар чәй эчтеләр, уңган киленнәр пешергән коймаклардан авыз иттеләр.

Авылның ничек яшәве анда яшәүче кешеләрнең үзләреннән тора. Авыл җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин колышчыларга тәбрикләү сүзендә моны аермачык әйтте.

Беркемнән бер тиен сорамыйча, сенарийларын да үзләре төзеп, артистларын да үз араларыннан сайлап, ризыкларын да үзләре пешереп килеп, менә дигән бәйрәм үткәрделәр. Бергәләп уйнадылар, көлештеләр, җырлаштылар, сыйланыштылар да, азактан үзара кичерү сорап, бер-берләре белән кочакланыштылар. Барча начарлыклар көлгә әйләнсен, дип, карачкыга ут төрттеләр. Алга таба көннәребез якты, кояшлы, тыныч, имин булсын, бер-беребез белән тату яшик, дип, теләкләр әйтеп таралыштылар. Икенче көннән инде авылның шактый кешесе Олы уразага керде. Халкыбызның шундый "акыллы" бәйрәмнәре кире кайтуын күрү - олы куаныч.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: