Каркаде чәе вируслардан саклый

Хәзер иммунитетны ныгыту турында уйланмаган кеше юктыр. Мисыр гөлчәчәге – кызыл каркаде чәе – суык тидерүдән, вируслардан саклауга ярдәм итә торган әйберләрнең берсе. Бавыр, бөерләргә дә сихәте зур аның. Гүзәл затлар колагына: каркаде төнәтмәсенең чәчләр өчен файдасы гаять зур. Шампуньнан соң башны шуның белән чайкатсагыз, чәчләр күзгә күренеп матурая һәм ныгый.
Ләкин каркаденың да төрлесе бар. Чәйнең вакланмаганын, эрерәк чәчәклеләрен өстәмәләр кушылмаганын сатып алырга тырышыгыз. Пакетлы чәйнең файдасы шуның кадәр генә – вакланган чәчәкләрнең сихәтле үзенчәлекләре бик аз кала. Чәчәкләре никадәр эрерәк булса, файдасы шуның кадәр зуррак. Аксылрак төскә кергәннәрен дә урап узу хәерле. Бары тик кып-кызыл төстәгеләре генә организмга файда китерәчәк. Шуңа чәйнең үтә күренмәле каптагысын яки үлчәп сатыла торганын алу хәерле. Үлчәүлесенең сыйфатын да кибеттә үк тикшереп карарга була: чәчәкләре шытырдап сынса, чәй сыйфатлы, димәк. Каркаденың начар сынуы, вакланмавы дөрес киптерелмәгәнлеген аңлата.
Чәйне дөрес итеп пешерә белү дә мөһим. Моның өчен пыяла яки фарфор чәйнек кулланыгыз. Тимер чәйнектә зәңгәр яки шәмәхә төскә керәчәк. Шул ук вакытта тимер чәйнең бөтен файдалы үзенчәлекләрен «ашап» бетерә.
Каркадены тукыма капчыкта яки пыяла савытта саклыйлар. Пешергәндә чәй шундук кызыл төскә керсә, димәк составында буяулар бар дигән сүз. Сыйфатлы табигый каркаде суны бераздан соң гына кызарта.
Игътибар! Кызыл чәй тонусны күтәрә, ягъни организмны «уятып», аңа көч-куәт өсти. Шул ук вакытта сидек кудыру үзенчәлегенә дә ия. Шуңа күрә эчемлекне төнгә эчеп яту киңәш ителми. Чәйне кичен – йокларга ятарга 3 сәгать кала эчүдән дә яхшысы юк.
Фото:https://pixabay.com/ru
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 08:25Корт чакканнан соң табибка мөрәҗәгать итәргә кирәкме? Бал корты чакканнан соң табибка мөрәҗәгать итәргә кирәкме-юкмы? Бу хакта “РИА Новости” агентлыгына Мәскәү өлкәсенең штаттан тыш баш балалар анестезиологы-реаниматологы Дмитрий Новиков сөйләгән.10200
-
28 май 2022 - 07:58Зичәбашлылар Ксенофонт Антоновны авылыбыз хәзинәсе диләр Зәй районының Зичәбаш авылында гомер итүче 94 яшьлек Ксенофонт Константиновичның зиһене бик яхшы, тирә-юньдәге вакыйгалар, илдә, дөньядагы яңалыклар белән кызыксынып тора9300
-
28 май 2022 - 07:10Баграж түтиләре сөйләсә сөйли инде Зәй районының Урта Баграж түтиләре кич утырганда яшьлек елларын искә төшереп кызык хәлләр сөйләп утырдылар9200
-
28 май 2022 - 07:00Нина Фадеева: “Нәнәем май аенда гел кычытканлы аш пешерә иде” Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә балаларга белем бирүче Нина Фадеева бала чагындагы истәлекләре белән бүлеште13402
-
28 май 2022 - 06:50В храм села Никифорово передали икону Николая Чудотворца В церемонии вручения иконы принял участие глава района Анатолий Иванов8400
-
28 май 2022 - 06:48Богатыревлы чаклар сагындыра Татарстанның атказанган артисты Анатолий Степанович Богатыревның тууына – 80 ел8400
-
28 май 2022 - 06:46Николай Дунаев хатирәләре Артистлык каян килә дигәндә, каннан, урысча әйтсәк, геннардыр, мөгаен. Безнең керәшен халкы җырга, уенга оста11501
-
28 май 2022 - 06:22Патриотик тәрбия максатыннан Россиядәге мәктәпләргә дәүләт символикасы сатып алу өчен, ил бюджетыннан 1 миллиард сумга якын акча биреләчәк7500
-
28 май 2022 - 06:06О книге «Тюлячи-Субаш – родные истоки» Данная статья включает в себя информацию о работе краеведа-любителя Степанова Анатолия Дмитриевича и его семьи над книгой, посвященной эпохе становления, развития и новейшей истории кряшенского села Субаш Тюлячинского района Республики Татарстан через призму человеческих судеб8901
-
27 май 2022 - 14:21В музее села Париж прошел субботник в рамках благоустройства территории Сотрудники музея скосили траву, которая быстро разрослась после проливных майских дождей16800
-
27 май 2022 - 14:16В Дуртмунчинском сельском поселении посетили на дому старожил деревни Зычебаш, сел Дурт-Мунча и Кабан-Бастрык Мероприятие призвано обратить внимание к людям, чье детство выпало на военное и послевоенное время20700
-
27 май 2022 - 13:49Роспотребнадзор: Республикада битлек режимын гамәлдән чыгару планлаштырылмый Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте16000
-
27 май 2022 - 13:38Комик Геннадий Акатьев выступил на стендапе в Йошкар-Оле Он является резидентом Stand Up Club Kazan и резидентом татарского Stand Up «Стендапханэ» на ТНВ18300
-
7 февраль 2022 - 13:03«Туым җондызы» фестивале
-
27 май 2022 - 11:39Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы төзелүгә – 15 ел15 ел элек, 27 майда Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы үзенең беренче оештыру конференциясен уздырды20900
-
26 май 2022 - 08:15Григорий Родионовның гаиләсе турындагы истәлекләре 2021 елның 6 сентябрендә Татарстанның халык язучысы Григорий Родионов арабыздан китте. Аның зур мирасы - шигырьләре, хезмәтләре безгә истәлек булып калды27000
-
26 май 2022 - 09:33Пенсия, МРОТ арта 1 июньнән Россиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсия акчасы, яшәү минимумы һәм хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) арта26900
-
26 май 2022 - 15:41“Туганайлар”га язылучыларга – изге кенәгәләр 2022 елның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар “Жаҥа Законъ” (Новый Зовет), “Иманнар княгясе”, “Псалтирь” һәм Андрей Критский язган “Оло Канон” кенәгәләре иясе була ала24200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика