Туганайлар

Карарга – күркәм, тотарга куркам

Дөньяның оҗмахка тиң урыннары бар, диләр. Яңа гына булып кайткан сәяхәттән соң Тайланд, мөгаен, шуларның берседер, дигән нәтиҗәгә килдем. Бу илнең никадәр матур һәм соклангыч булуын бер сүз белән генә сөйләп тә, аңлатып та бетерерлек түгел. Мин, әйтерсең, тылсымлы әкият дөньясына эләктем. Яңа сауган сөттәй җылы диңгез суы, ак комлы...

Тайландны елмаюлар иле, дип атаганнарын ишеткәнем булса да, җирле халыкның үзен күреп аралашканнан соң гына, бу сүзләрнең асылын ныклап аңладым. Аларның үз итеп елмаеп дәшүләреннән, кунакчыллыгыннан, ачык күңелле, эчкерсез булуларыннан бирегә килүчеләр бу илгә, аның кешеләренә гашыйк булуларын үзләре дә сизми каладыр. Тайландны меңләгән храмнар иле, дип тә йөртәләр. Бу, чыннан да, шулай. Кая гына барсаң да, кояш астында ялтырап торган Будда фигуралары, Будда храмнары күренә. Зур сәүдә йорты, фабрика, концерт сарае кебек зур-зур биналар каршында ил белән идарә итүче король Рама IX ның зур портреты эленгән. Бу биредәге халыкның җитәкчеләрен олылавы, аңа баш июләре изге религиоз затларга табынудан бер дә ким түгел икәнлекне күрсәтә.


Тайландны тыныч пляж ялы яратучылар өчен димәс идем. Бары тик экскурсияләр генә аның тарихының, культурасының никадәр бай, тирән эчтәлекле булуын аңларга, ерак үткәннәрдә калган цивилизациясенең серле атмосферасын тоярга, берничә мең еллар белән исәпләнүче борынгы корылмалар, истәлекле һәйкәлләрнең бөеклеген күрергә мөмкинлек бирәләр. Экскурсия программалары күптөрле һәм бай эчтәлекле: чын латекстан ясалган мендәрләр аласың киләме, үзендә энҗе үстерүче ювелир фабрикасы кызыксындырамы, әллә данлыклы "Альказар" тарихи-фольклор һәм бөтен дөньяга билгеле "Тиффани" трансвиститлар шоуын күрәсең киләме - кесәңдәге акчага карап җаның ни тели, шуны сайлый аласың.
Орхидеялар патшалыгы дип аталучы Нонг Нуч паркына аерым тукталасым килә. Сиам култыгында урнашкан Паттайя шәһәренең иң күренекле урыннарының берсе булган мәңге яшел һәм ел әйләнәсе чәчәктә утыручы бу парк - Көньяк-көнчыгыш Азиядәге иң эре ботаника үзәге. Ул тропик үсемлекләрнең (шул исәп-тән, югала баручыларның да) бик зур коллекциясе белән данлыклы. 600 акр мәйданны биләүче бу бакчада үсемлекләрдән, гөл чүлмәкләреннән, кукуруз чәкәннәреннән ясалган искиткеч композицияләрне күреп таң каласың. Пальма һәм орхидеяларның нинди генә төрләре юк. Флора гына түгел, фауна дөньясы да шаккаттыра. Бакча территориясендәге зоопаркта эреле-ваклы балыклар, ара попугае, жираф, крокодил, ташбака, тигр, маймыл, сирәк очрый торган башка хайваннар, кошлар яши. Паркның тарихы 1954 елга барып тоташа: бай булмаган семьяда үскән Нонг Нуч исемле кызны бай тормышлы егет күреп ала һәм аңа өйләнә. Хатынына зур гына җир участогы бүләк итә. Семья биредә җимеш агачлары, яшелчә плантацияләре булдырырга исәпләгән булса да, дөнья буйлап йөргән сәяхәттән соң, башка җирләрдә үсүче үсемлекләрдән торган бакча булдырырга карар кыла. Кешеләрдә тагын да кызыксыну уяту, туристларны җәлеп итү өчен бакчаны, әкренләп паркка әверелдерәләр һәм аңа хуҗа хатынның исемен бирәләр. Паркны, икенче төрле, Орхидеялар патшалыгы дип тә атыйлар. Бу чәчәкләрнең үсү шартларын табигыйлеккә якынрак итү өчен, аларны асылмалы кәрҗиннәргә утыртканнар. Биредәге кактуслар җыелмасы да, аерата кыйммәтле экземплярлардан саналучы күбәләкләр һәм 1100 төрдән торган дөньядагы иң зур пальмалар коллекциясе дә аерым игътибарга лаек.


Территориядә оештырылучы фольклор-шоу программаларын да туристлар яратып карый: тай боксы, музыкасы, биюләре, җырлары һәм буяу, пумала ярдәмендә рәсем төшерүче, велосипедта йөрүче, футбол һәм баскетбол уйнаучы, массаж ясый һәм бии белүче филләр чыгышы берәүне дә битараф калдырмый. Кеше акыллары булган бу хезмәт сөючән, тыңлаулы җан ияләрен хайваннар дип әйтергә тел әйләнми. Алар без, кешеләр өчен - дуслар, якын дуслар.
Паркның тагын бер гадәти булмаган урыны турында язарга онытып торам икән. Ул - аерата ир-егетләр игътибарын җәлеп итүче - платформа-гараж. Мадам Нонг Нучның бердәнбер улы - заманында автоузышлар белән мавыккан 60 яшьлек Кампон Тансаканың шәхси коллекциясе ул. Анда помпезлы спорткарларның, мини-автоларның ниндиләре генә юк.
Еланнар фермасына барганда, берникадәр шикләнеп һәм куркып калсак та, кызыксыну, күрәсе килү теләге көчлерәк булып чыкты. Монда яшәүчеләр-нең (кобра, король кобрасы, кара елан, диңгез еланнары) без килгәндә көндезге йокы вакытлары иде. Ферма хезмәткәре таяк белән төрткәләгәнгә, алар, теләр-теләмәс кенә уянып, без, "ачык авызларга" битараф караш ташладылар. Гид Гадже сөйрәлүченең кешегә нинди куркынычы булуы, тиресеннән затлы бил каешлары, сумкалар, акча янчыклары, агуыннан, органнарыннан кыйммәтле медицина препаратлары - дарулар, мазьлар һәм кремнар ясаулары турында сөйләде. Маен бит-кулларга сөрттек, даруларын эчтек. Күз алдыбызда агуын пыяла савытка агызып алган кобраның үзен тотып, фотоларга төштек. Кызык та, куркыныч та…
Тайланд тикле җиргә килеп, ничек Зур Будда храмына бармый каласың инде?! 15 метрлы статуяның аяк очына менеп җитәр өчен, ян-якларында наги дип аталучы алтын еланнар уралган шактый озын баскычтан күтәрелергә кирәк булды. Шәһәрнең биек ноктасына урнаштырылган бу сын дөньядагы данлыклы архитектура һәйкәлләренең берсе булып санала икән. Берничә километр ераклыктан ук күренеп торса да, аның бөеклеген, көчен, матурлыгын бары янәшәсендә торып кына тиешенчә бәяләп була.
Храмда утыручы монах, сулы кисточка белән башларыбызга кагылып, шул рәвешле еллар буе җыелып килгән кирәксез, артык негативтан арындырды. Янәсе, чакраларыбызны чистартты. Үз телләрендә изге сүзләр укып, ирләрнең уң, хатын-кызларның сул кулларына җеп-талисман бәйләде. (Мин дә шундый беләзек белән кайттым). Монахлар әйтүенчә, мондый беләзек ияләрен бөек көчләр үзләре саклый, имеш. Ышанасы килә...
Квай елгасындагы ике көнлек экскурсия үзенең кызыклы тукталышлары белән истә калды. Тик агач фабрикасы, маймыллар мәгарәсе, халык медицинасы лавкасы, су өстендәге базар, сигез баскычлы шарлавык, филгә утырып джунгли буйлап сәяхәт, крокодил итеннән авыз итү, сәламәтләндерү, яшәртү ванналары, маска һәм массаж ясатулар - әлеге онытылмас мизгелләр, әле кичә генә булган кебек, һаман да күңелне кытыклап торалар.


Тайландта су өстендә көн күрүче бер ыру бар. Судагы базар - шуларныкы. Яхшы кием, йорт җиһазлары аларны кызыксындырмый. Йортлары - суда, транспортлары - моторлы көймә, көймә куя торган гаражлары да су өстенә корылган. Төп ризыклары - балык һәм дөге. Балыкны үзләре тоталар, дөгене сатып алалар. Яшәү өчен тотылучы акча кереме дә су белән агып килә, ул - без, туристлар. Алардан сатып алган сувенирлар әле озак еллар буена бу илне искә төшереп торыр.
Бер сәяхәтне икенчесе белән чагыштырырга түгел, ә һәрберсен файдалы итеп кабул итәргә, аерым үзенчәлеген табып, үзеңә сеңдерергә, бу ил халкы яшәгән ешлыкны тоеп, шуңа иярә белергә кирәк. Тайландта экстрим, экзотика, адреналин - бар да мулдан. Кыздырган бака, таракан, чикерткә, личинкалардан чирканмасаң, борынны ярып кергән ризык исләренә игътибар бирмәсәң, менә дигән итеп ял итәргә була. Язмамның башында бу илне әкияттәгедәй искиткеч, дип мактадым. Ә бит әкият чын тормыш түгел, ул - ясалма, уйдырма. Ул безгә, башка менталитеттан булганнарга, берничек тә тулысынча кулай була алмый. Сак кыланмасаң, әллә нинди күңелсез хәлләргә тарырга мөмкинсең. Карарга - күркәм, тотарга куркам, дигәндәй, нинди генә уш китмәле булса да, барыбер, үзебезнең туган җиргә җитми инде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: