Туганайлар

Җиләкле Янык аланында

Пилкә карт оныгын урман күрсәтергә алып барды. Кечкенә бит әле. Үзе генә курка. Аннан соң, аның берүзен генә анда кем җибәрсен. Урманда кем һәм нәрсә очрамас! Ә бабасы аңа урман, андагы агачлар, куаклар, үләннәр, чәчәкләр, җәнлекләр турында матур итеп тәфсилләп сөйләп йөри. Урман нигъмәтләргә бай. Атлаган саен нинди дә булса...

Пилкә карт оныгын урман күрсәтергә алып барды. Кечкенә бит әле. Үзе генә курка. Аннан соң, аның берүзен генә анда кем җибәрсен. Урманда кем һәм нәрсә очрамас! Ә бабасы аңа урман, андагы агачлар, куаклар, үләннәр, чәчәкләр, җәнлекләр турында матур итеп тәфсилләп сөйләп йөри. Урман нигъмәтләргә бай. Атлаган саен нинди дә булса бер яңалык очрап кына тора. Бүген дә шулай булды.

Алар Олы Янык дигән чәчәкле аланга килеп чыктылар. Аның кырында ук - диләнке ачканнар. Бу тирәдә кыш көне урман кисүчеләр эшләгәнлеге күренеп тора. Кыш көне кисеп алынган каен төпләре лычма суга манчылып, саркып чыккан согы алланып, күбекләнеп тора. Алан, диләнке белән кушылып, зураеп, яктырып киткәндәй булган.

Алан - Пилкә картның яратып ял итә торган урыны. Әле ул малай чакларында ук җиләккә мул булган бу урыннар. Талчыкса-талчыкмаса да, аның монда тукталыш ясамыйча, кайчандыр кисеп алынган юан имән төбенә утырып, яраткан «Карурман»ын җырламыйча киткәне юк. Ул әлеге озын көйне сузганда аны агачлар, куаклар артына поскан барча җәнлекләр тын калып тыңлый сыман. Тик алан кырындагы бер төркем усак яфраклары гына, тып-тыныч җилсез көн булуга карамастан, шыбыр-шыбыр сөйләшеп алалар. Әмма бу юлы Пилкә картка имән төбенә утырып, яраткан көен сузарга туры килмәде.

Пилкә карт кинәт кенә үзгәреп китте. Телсез калгандай булды. Бабасының мондый халәтен Нинук та бик тиз тотып алды.

-Бабакай, сиңа нәрсә булды? - диде ул аңа тагын да сыеныбрак. - Син сөйләми торсаң, мин куркам…

Нинук бабасының ни өчен кәефе китүен шунда ук абайлап алды. Юан имән төбе янында ук зур гына бер урын кара көеп ята иде. Урман кисүчеләр анда агач ботакларын яндырганнар икән. Көленнән хәзер дә кызу бәреп тора төсле. Янып бетмәгән кисәү башлары аунап ята. Учак ялкыны имән төбенең дә бер ягын ярыйсы гына көйдергән. Учак урынында быел чирәм шытмаган.

-Монда әле озак еллар буена үлән үсмәячәк, чәчәкләр булмаячак…

-Бабакай, ник алай дисең? Әнә бит берничә үлән көл астыннан чыгып килә, - дип төзәтте Нинук бабасын.

-Менә, молодец! Күреп тә өлгердең, ә? Күзләрең үткен икән. Карале, кара, нинди үлән икән ул?

Нинук аны тотып карамакчы иде, ләкин кулын корт чаккандагы шикелле тиз генә тартып та алды.

-Чәнчи… Бу аланда мондый усал үләнне күргәнем юк иде. Бирегә кайдан килеп чыккан соң ул? Нигә анда башка үләнннәр тишелмәгән?

Нигә? Ни өчен? Ник? Андый сораулар никадәр күп булмасын, Пилкә карт аларның берсен дә җавапсыз калдырмый. Ул ипләп кенә янган төп өстенә килеп утырды. Нинукны куенына алды да ашыкмый гына сөйләргә кереште. Нинук аны бик бирелеп тыңлады.

-Хәтерлисеңме, былтыр бу урында менә-менә тамам дип торган кызыл тамчыдай каен җиләкләре җыеп ашаган идек? Ә менә бу төп буеннан үләннәр арасына яшеренгән кызыл шарларга охшаган бөрлегән җыеп алдык. Әчкелтем булса да, аһ, тәмле иде үзе, ә? Ул җиләкләрнең дә, мондагы башка үләннәрнең дә тамырлары өстә генә була. Учак кызуы хәзер инде аларның тамырларын көйдергәндер. Ә менә монысы, син усал үлән дип атаганы, билчән дип атала. Чүп үләне. Уҗымнарның гына түгел, ә игенченең дә кан дошманы. Аңа каршы берәр чара күрмәсәң, бөтен иген кырыңны басып ала. Усал үлән, дип, бик дөрес әйттең бит әле син. Бу аланда да җитәрлек ул. Яныкларда күп була инде ул.

-Бабакай, нәрсә ул янык? - дип бүлдерә аны Нинук.

-Янык ул, кызым, урман кишәрлеге янганнан соң барлыкка килгән аланлык. Безгә кадәр бу авылга килеп төпләнгән кешеләр урман яндырып, әнә, никадәр кыр ачканнар, - ди ул басу ягына төртеп күрсәтеп, аннары өзелгән сүзен дәвам итеп китте. - Тик менә бу җиләкләр, матур чәчәкләр, куе булып үскән үләннәр, аларны томалап, өскә чыгып артык җәелеп китәргә ирек бирмиләр. Ә билчән үзенең тамырын тирәнгә, бик тирәнгә җибәрә. Учак кызуы аның тирәндәрәк яткан тамырларына кадәр үтеп керә алмаган. Ул хәзер мондый хәлгә шатлана гына. Иркенләп үсмәкче, тамырын тагын да ныграк җәймәкче була. Исеңдә тот, кызым, начарлыкның да тамыры шушы билчәннеке кебек еракка киткән була, үсеп китү өчен уңай вакытны гына көтеп ята…

Нинук бабасын: «Нәрсә соң ул начарлык?», дип бүлдермәкче иде дә, аннары сорармын әле, дип тукталып калды.

-…Мөмкинлек кенә бир син аңа, бөтен чәчәкле, җиләкле аланыңны басып китәргә дә күп сорамас.

Нинук, бабасы сөйләп бетерүгә, төп өстеннән сикереп төште дә, кечкенә көрәге белән билчәннәрне тамырлары белән актарып чыгарды. Учак урынын, көлне туфрак белән катнаштырып казып ташлады.

Аңа Пилкә карт та булышты. Билчән тамырларын чүпләп, әле яңа гына үзләре утырган төп өстенә кояшка чыгарып ташладылар.

Александр Филиппов

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: