Чәчәкнең дә теле бар
Республика бәйрәме көннәрендә Чаллыда ел саен чәчәкләр фестивале үтә. "Акварель" дигән исем астында оештырыла торган әлеге бәйрәмгә чаллылылар гына түгел, тирә-як районнардан да бик күп халык җыела. "Быел тагын нәрсә белән шаккатырырлар икән?" - дигән кызыксыну-сорау белән киләләр монда. Быелгы фестиваль дә иҗади яктан искиткеч осталык белән оештырылган иде. Агымдагы...
Бишектәге балаларга да таныш булган "Маша и Медведь", "Гуси-Лебеди", "Сертотмас үрдәк" һ.б. әкият күренешләре белән беррәттән һәр караучының күңелен тетрәндерерлек тарихи вакыйгаларга бәйле корылмалар да күп иде мәйданда. Севастопольне яклаучыларга, рус-француз сугышы геройларына багышланган урыннарда халык аеруча күп булды. "Кәрим Тинчурин дөньясы" дип аталган, драматургның тууына 125 ел булуга багышланган экспозиция турысыннан үткәндә дә, чәчәкләрдән ясалган сынга карап гаҗәпләнми мөмкин түгел.
Минем үземә "Чаллыкоммунхоз" оешмасы әзерләгән "Икмәк ул - тормыш" дигән композиция аеруча ошады. Олы яшьтәге түти-җиңгиләр дә бу урында тукталып, шактый озак басып торалар иде. "Кара әле, кара, ашлык суккандагы чабагачка кадәр куйганнар, каян алдылар икән, дия-дия, үзләренең гаҗәпләнүләрен белдереп китүчеләр күзәтелде. Мәләкәс авылыннан Кәтернә түти очрап: "Теге эшләпәлесенең кулындагы тубалын алып, үземнең дә орлык чәчәсем килеп китте. Яшь чактагы интегүләребез мәң-ге онытылмас кебек иде. Авырлыгы онытылды, яшьлеге һаман-һаман сагындыра, үзенә чакырып тора", - дип, күңелендәгесе белән бүлеште.
Тагын бер экспозиция янында озак торырга туры килде. Ул - 11 нче поликлиника һәм тире-венерология диспансеры хезмәткәрләре төзегән халыклар дуслыгы почмагы. Аларга күргәзмәдәге экспонатларны эзләп шактый чабарга туры килгәндер. Идел буе халыкларының көнкүрешен чагылдырган корылмага нәрсәләр генә куелмаган. Туку, җеп җегерләү станогы, кер юу җайланмалары - бары да бар монда. Ә безнең өчен иң кыйммәтлесе - зур өйнең түр башында керәшен күлмәкләре кигән хуҗабикәнең утыруы иде. Таш сын гына булса да, киендергәч, кунакчыл керәшен хатынына әйләнгән дә куйган. Чәшкесенә чәен-мәен салып, кулын болгый-болгый, хәзер бер җыру башлар кебек тоелды ул миңа. Түр өстәлгә җәелгән бистәрдә "Петр Глухов" дип чигеп язылган юлларны күргәч, әлеге бистәр турында күбрәк беләсем килгән иде дә, сөйләрдәй хуҗа табылмады. Бу композицияне уйлаучы, төзүче кешеләрнең берсе - тире-венерология дис-пансерының баш врачы Лениза Гайнуллина үзе дә шунда иде. "Мондый күргәзмәләр оештыру бик мәшәкатьле эш, шулай булса да зарланмыйбыз. Нәтиҗәсе һәркемне куандыра бит. Өлкәнрәк әбиләр: "Яшьлегебезгә кайтарганыгыз өчен рәхмәт сезгә", дия-дия, күз яшьләрен сөртеп, аркаларыбыздан сөеп китәләр. Балаларның күбесе бу әйберләрнең көнкүрештә ни өчен кулланылганын да белми хәзер. Боларны карагач, өлкәннәргә карата хөрмәтләре үсәр, алар башкарган хезмәтне бәяләргә өйрәнерләр, дип өметләнәбез, диде ул. Балаларын җитәкләгән әниләрнең, экспонатлар янында тукталып, балаларына нидер аңлатулары ук мондый фестивальләрне оештыруның ни дәрәҗәдә файдалы булуы турында сөйли иде.
Хәзерге кешенең күңеле тупаслана, аны хәзер бер нәрсә белән дә шаккаттырып булмый, дисәк тә, алай түгел икән. Матурлыкны күрә, тоя, бәяли белә икән әле шәһәрдәшләребез. Алай булмаса, балаларын җитәкләп, салкын яңгыр астында күргәзмә карарга килмәсләр, чират торып, этенә-төртенә экспонатлар карап йөрмәсләр иде. Чәчәк бәйрәме быел тагын әнә шундый шаккаттырырлык булды. "Акварель - 2013"не көтәбез - ансы нәрсә белән куандырыр?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев