Туганайлар

Бу атнага һава торышы

Татарстанда кайчан җылытачак?

2 июньдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә томан төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

2 һәм 3 июньдә Татарстанда бераз яңгыр явар дип фаразлана. Төнлә һава температурасы +6...+13 градуска кадәр төшүе, көндез +15...+21 градус җылы булуы көтелә.

Пәнҗешәмбе, 4 июньдә, явым-төшем көтелми, ә көндез республиканың көнбатыш районнарында бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +7...+12 градус, көндез +20...+25 градус булачак.

5 июньдә яшенле яңгыр булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы +10...+15 градус, ә көндез +17...+22 градуска кадәр җылытыр дип фаразлана.

6 июньдә бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +9...+14 градус булачак, ә көндез – 15-20 градуска кадәр җылы, дип фаразлый синоптиклар

Чыганак: Татар-информ

Фото: 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: