Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Ураза өстәленә ашлар

Әлеге рецептларда православие динен тотучыларның азык-төлеккә карата чикләүләр исәпкә алына. Җиде атнадан артык дәвам итүче Олы ураза вакытында православие традициясе буенча ит, балык, йомырка һәм сөт продуктларын куллану тыела. Ә ярмалар, яшелчә, җиләк-җимеш, гөмбә, төрле тозланган һәм маринадлаган әйберләр - болар барысы да тәмле генә түгел, бик файдалы да. Ит...

«Кояш» салаты

Кирәк булачак: 2 аш кашыгы лимон согы, 2 апельсин, тәменчә тоз, 1 тәлгәш ак виноград, 4 аш кашыгы зәйтүн мае (оливковое масло), 500 г кишер.

Әзерләү ысулы: Кишерне чистартып угычтан уырга. Бер апельсинны чистартып кисәкләргә бүлергә. Икенче апельсинның согын сыгарга. Апельсин һәм лимон согын кушып, тоз, борыч һәм зәйтүн маен өстәргә, уган кишер өстенә сибәргә. Өстен апельсин кисәкләре һәм виноград белән бизәргә.

«Бакчачы» салаты

Кирәк булачак: 4 зур бәрәңге, үсемлек мае, 1 кызыл суган, 4-5 тозлы кыяр, тәменчә кара борыч, 50 г шампиньон гөмбәсе.

Әзерләү ысулы: Бәрәңгене юып, кабыгыны белән пешерергә. Бераз суынгач, зур кисәкләргә бүлеп 2-3 аш калагы кыяр рассолы өстәргә һәм 10 минутка алып куярга. Гөмбәләрне юып, дүрт кисәккә бүләргә. Суганны чистартып ярым түгәрәкләргә кисәргә. Җылынган үсемлек маенда суган һәм гөмбәне 7 минутлап кыздырырга. Кыярларны шакмаклап кисәргә. Бәрәңге янына кыяр, суган һәм гөмбәне салырга. Үсемлек мае өстәп болгатырга.

Карабодай ярмасыннан тефтелиләр

Кирәк булачак: 1 стакан карабодай ярмасы, 700 г шампиньон гөмбәсе, уртача зурлыкта 3 суган, яшел тәмләткечләр, тәменә карап тоз, борыч, панировка сохариләре 5 аш кашыгы "Краснодарский" томат соусы.

Әзерләү ысулы: Карабодай ярмасыннан ботка пешерергә. Ярманы 2 стакан су белән кайнатырга, әзрәк тоз өстәргә. Ботка пешкәч, кастрюльне төреп, 10-15 минутка калдырып торырга. Гөмбәне, суганны вак кисәкләргә кисеп, яшел тәмләткечләрне ваклап турарга. Табада үсемлек маенда 5 минутка якын суган кыздырып алырга, гөмбә өстәргә һәм тагын 15 минут кыздырырга. Тоз, борыч өстәгез, суытырга. Суган белән кыздырылган гөмбәне блендер белән вакларга, яки мясорубкадан чыгарырга. Карабодай боткасына кушарга, яшел тәмләткечләр өстәргә. Килеп чыккан массадан түгәрәкләр ясап, аларны онда һәм панировка сохариләрендә әвәләп үсемлек маенда кыздырырга. Кыздырылган тефтелиләрне казанга салырга.

Подлива әзерләү: томат соусын су белән кушып, тоз һәм специяләр өстәргә. Тефтелиләр өстенә сибеп 10 минут томалап пешерергә.

Фасольле грек ашы

Кирәк була: 400 г ак фасоль, 2 шәр штук кишер, суган, помидор, 1 бәйләм сельдерей, 1 чәй калагы кара борыч, 2 аш кашыгы зәйтүн мае, 100 г маслина, 1 штук лук-порей.

Әзерләү ысулы. Фасольны кичтән суык суга салып калдырырга. Икенче көнгә яңа су салып 15 минут кайнатып суын түгәргә, тагын салкын су өстәп 1 сәгать кайнатырга.

Яшелчәләрне чистартып, вак кына турап, зәйтүн маенда йомшарганчы кыздырырга. Помидорлорның кабыгын салдырып, яшелчәләр янына өстәргә. Кыздырылган яшелчәләрне пешеп җитә торган фасоль өстенә салып, ашны кайнатуны дәвам итәргә. Ашка специяләр һәм зәйтүн мае кушарга, плитәне сүндереп, 15-20 минутка калдырып торырга. Өстәлгә аерым - маринадланган суган, маслиналар, зәйтүн маен куярга - һәркем ошаганын салып ашый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев