Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Әрекмәнне әрәм итмәгез!

Халык медицинасында әрекмән яфраклары, орлыклары һәм тамырларының бик тә шифалы булуы мәгълүм.

Үсемлекнең яфраклары аскорбин кислотасы, каротин, рутин, алкалоидлар, органик кислоталар, эфир майларына бай. Әрекмән орлыкларында бик тә файдалы арктиин гликозиды, тәнгә файдалы аксым, алма һәм лимон кислоталары, кумариннар, сапониннар һәм пектиннар бар. Тамырлары инулин полисахариды, протеиннар, май, шулай ук пектин матдәләр, стериннар, шешкә каршы тору үзлегенә ия алкалоидлар һәм фитонцидларга бай.
Әрекмәннең файдасын, шифалы үзлекләрен санап бетергесез. Нигезен су тәшкил иткән төрле төнәтмәләр халык дәвасында микробларны үтерергә сәләтле, ялкынсынуга, ярсынуга, шешләргә каршы, тирләткеч чара буларак уңышлы кулланыла. Өстәвенә, алар матдәләр алмашын көчәйтә, бавыр эшчәнлеген яхшырталар, еш кына бәвел-җенес төзелмәсенә бәйле авыруларны дәваларга булышалар (хатын-кызларда да, ирләрдә дә), кандагы артык холестеринның, тәндәге артык сыеклыкның чыгуына тәэсир итәләр. Ә ул бит, аяк-куллар шешүне булдырмый калырга мөмкинлек бирә.
Табиблар әрекмәннең төрле өлешләреннән әзерләнгән даруларны бөер һәм бәвел ташы авыруы, умыртка авырулары (бил сызлау кебек), буыннар сызлаганда, тоз утыруы, шикәр чиренең башлангыч төре, яман булмаган һәм хәтта яман шешләрне дәвалаганда эчәргә киңәш итәләр.
Шуның белән беррәттән, әлеге үсемлек нигезендә йорт шартларында әзерләнгән яки даруханәләрдә сатыла торган даруларны салкын тигәндә, үтә көчле тамак авыртуы вакытында, үпкә ялкынсынуның һәм туберкулезның башлангыч төрендә, ашказаны-эчәк юллары төрле авыртулары, дәвамлы эч катулар, бизгәк вакытында, бәвел чыгуга бәйле борчулар күзәтелгәндә, тир куу чарасы буларак кулланырга киңәш ителә.
Дәвалау бәйләвечләре, даими чылаткычлар, төренүләр, шулай ук әрекмән яфраклары һәм тамырлары суы сөт бизләре шеше, кычыткы, бетчәләр, тимрәү, авыр төзәлүче җәрәхәтләр, төрле тирәнлектәге киселүләрне дәвалаганда бик тә файдалы. Үлекле бетчәләр, коры сөялләр булганда, тән тиресе кычытканда, барлык дәрәҗәдәге пешүләр, кавык күзәтелгәндә, чәчләр коелганда һ.б. очракларда да файдасы тими калмас.
Кайбер яман шешләрне башлангыч чорында дәвалаганда вакланган әрекмән тамырыннан ясалган спиртлы сыгынтының шешләргә каршы тору үзлеге фән тарафыннан исбатланган.

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев