Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Помидорыгыз уңса...

Помидорны кая куярга белмисезме? Бездән сезгә рецептлар.

Баллы помидор

3 литрлы банкага сарымсак, укроп, кара борыч, 2-3 лавр яфрагы һәм помидорлар салабыз. Һәр помидорның төбенә тишек ясыйбыз. Болар өстенә кайнап чыккан су коеп, 5-10 минут тотабыз һәм аны кастрүлгә бушатабыз. Ә хәзер маринад ясыйбыз. 1,5 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы бал салып, кайнатып чыгарабыз, ахырдан 1 чәй кашыгы уксус эссенсиясе өстибез. Банкаларны тимер капкач белән каплап, суынганчы төреп тотабыз.

 

Сарымсаклы помидор

Помидорларның зурлыгына карап, икегә яки дүрткә бүләбез һәм 1 литрлы банка төбенә тезәбез, аннан телемнәргә бүленгән сарымсак салабыз. Һәр катламны шулай помидор белән сарымсакны аралаштырып тезеп чыгабыз. Һәм өстенә кайнар маринад коябыз. Маринад болай ясала:

3 литр суга 0,5 стаканнан кимрәк тоз, тулар-тулмас бер стакан шикәр комы, 10ышар карлыган һәм чия яфраклары салып кайнатабыз, ахырдан 1 чәй кашыгы уксус эссенсиясе өстибез. Бер литрлы банканы сулы чиләккә утыртып, 10-15 минут кайнатып алабыз да, тимер капкач белән каплап куябыз.

 

Помидор согындагы кыяр

2 килограмм кыяр, 1 килограмм помидор, 5-6 тырнак сарымсак, 1,5 аш кашыгы тоз, 110 грамм шикәр комы, 0,5 стакан үсемлек мае, 3 аш кашыгы (50 мл) 9 процентлы уксус.

Кыярны юып, баш-башын кисәргә һәм түгәрәкләп турарга. Помидорны юып, берничә кисәккә бүлгәләргә һәм иттарткычтан чыгарырга. Тоз, шикәр комы һәм үсемлек мае кушып, яхшылап болгатырга. Туралган кыярны салырга һәм талгын утта 10 минут кайнатырга. Сарымсак, уксус өстәп, тагын 5 минут кайнатырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев