Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Нәниләргә күчтәнәч

Нәни дусларыбызга бездән кечкенә генә күчтәнәч! Сезгә Ринат Архиповның (Мәннан) шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Мичсез генә пешә
Кирәк түгел мич ягасы,
Кирәкми чүлмәк, таба.
Ә кешеләр, "Һай, пешкән! дип,
Авызларына каба.
Аны һәркем бик ярата,
Яле, әйтеп бир тизрәк!
Мичсез генә нәрсә пешә?
- Бакчада пешә җиләк.

Сарбай
Күзләрем төймә шикелле,
Итек хәтле мин үзем.
Дусларым янымда булса,
Гел көләч була йөзем.
Мин усал, ләкин түзем,
Өйдә калам берүзем.
Чит кеше керә башласа,
Чигендерәм мин үзен.
Сары тун киеп йөримен
Җәен, кышын һәм көзен.
Тик бүген бинтка уралган
Минем яралы тезем.
Кичә бер малай кизәнеп,
Тиктормастан таш атты,
Күңелемне җәрәхәтләп,
Аягымны канатты.
Таныдыңмы мине, дустым?
Дөп-дөрес, бу мин - Сарбай.
Ә малайны таныдыңмы?
Дөрес, тәртипсез малай!

Песи нигә качты?
Урамда бер песи йөри,
Чыктым аның янына:
- Мә, песикәй, аша, - дидем. -
Күчтәнәч бар аз гына...
Ул мине күрүгә качты,
Койрыгы торба сыман.
Казылык телемен тотып,
Йөгерәмен артыннан.
Ник качканын аңладым мин:
Эт бүрек бит башымда.
Песи аны күреп алган
Һәм качкан миннән шуңа.

Барысын узып киткәнмен
Мәктәптән кайткач әйттем мин:
- Йөгерә башлыйм иртән.
Йөгерү бит балаларга
Бигрәк файдалы икән.
"Хәрәкәттә - бәрәкәт" дип
Әйтте безгә укытучы.
Будильнигымны, әбием,
Сәгать алтыга куйчы!
...И йөгерәм рәхәтләнеп,
Барысын узып китәм...
Юк, йөгермим... Хыялланып,
Төш күреп ятам икән...

Гаепсез укучы
Гел "икеле" аласың, дип
Орыша әни.
Күп "икеле" алганга мин
Гаеплемени?
Кем беренче булып чыга
Алга - тактага?
Ә кемнең фамилиясе
Башлана "А"га?
Мине инде газаплыйлар
Ничә ел менә!
Ник башланмый әлифбасы
"Я" хәрефенә?!

Җилкәнле чана
Мәктәптән кайткач та, җилкән
Ясап куйдым чанага.
Чанама утыру булды -
Әй тотынды чабарга!
Кулларым белән ябыштым
Тимер дустым чанама.
Колагымда җил сызгыра -
Шуннан үзең чамала.
Күзләр йомык, чанам чаба -
Туктарга юк уе да.
Арып бетте кулларым да,
Таштай катты муен да.
"Чанам кая барып җитәр?
Әни дә юк янымда...
Китап кына укыр идем,
Ут(ы)рып аның алдына!
Өйдә күптән аш көтәдер,
Самавыры да көтә..."
Күзләремне ачсам, чанам
Терәлгән икән көрткә.
Әй, дусларым, бик шәп икән
Булганга мондый чанаң.
Иртәгә көн җилле булса,
Тагын утырып чабам!

Помидор егете
Бакчабызда помидорлар
Үсеп утыра гөрләп.
Үстерә чөнки аларны
Әбием бик кадерләп.
Бантиклар да бәйләп куйды
Әбием үзләренә.
"Кызлар кебек булдыгыз,- ди,-
Помидорларым. Менә!"
Шул сүзләрдән оялдымы,
Бер помидор егете -
Шундый кызыл булып пеште
Бу помидорның бите!

Буа кирәк
Безнең үрдәк бәбкәләре
Уйнамыйлар еракта,
Якында күл булмаганга,
Тулалар... тагаракка.
"Мин йөзәм" дә "мин йөзәм" дип,
Су чәчрәтеп уйныйлар.
Көне буе йөзсәләр дә,
Судан бер дә туймыйлар.
- И әбием, әйтче миңа,
Ничек үсәргә тизрәк?
Укыр идем тракторчыга -
Буа ясарга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев