Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

КЫЗЫЛ БАЛАН ЖЕЛЕСЫ РЕЦЕПТЫ

Көнгә 4 аш кашыгыннан да артыкны эчәргә киңәш ителми.

Желе ясау өчен кызыл баланны салкыннардан соң җыярга киңәш итәм.

1. Баланны җентекләп юабыз, ботакларыннан чистартабыз, берничә минутка кайнар суга салып куябыз.
Әлеге процедура микробларны үтерә, ачы тәмне бетерә. Суны агызабыз, 10 минутка суы саркысын өчен калдырабыз.
2. Баланны кашык белән сито аша үткәрәбез. Ситода калган кабыкларын марля аша чыгарабыз.
3. Миндә ике стакан балан желесы килеп чыкты. Алга таба әлеге желега ике тапкыр күбрәк шикәр комын кушабыз, ягъни 2 стакан желега 4 стакан шикәр комы туры киләчәк. Яхшылап болгатып, бер тәүлеккә калдырабыз, вакыты-вакыты белән шикәр тулысынча эреп бетсен өчен, болгатып торабыз. Бал белән ясаган очракта пропорция башка төрле була: 1стакан желега 1 стакан бал. Бал белән ясаган очракта бер тәүлек түзәргә кирәкми.
4. Баланны чиста стерилизация үткән банкаларга салып, чиста гадәти капкачлар белән ябабыз. Суыткычка алып куябыз.

Куллану: Көнгә 4 аш кашыгыннан да артыкны эчәргә киңәш ителми.

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев