Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кыяр орлыгын ничек алырга һәм сакларга?

Киләсе елда да кыярдан мул уңыш аласыгыз киләме?

Дуслар, киләсе елга да орлыклар әзерли башладыгызмы әле? Бик зур уңыш алган яшелчәләрнең орлыкларын ничек алалар һәм саклыйлар соң? Бүген кыяр орлыгын ничек алырга кирәклеге турында сөйләшербез.

Соңгы вакытта кыярның гибрид (F1) сортларын утырталар. Гибрид 2-3 сортны ясалма серкәләндерү нәтиҗәсендә ясала. Бу орлыкның яхшы сыйфаты беренче буында гына саклана, шуңа гибридларның орлыгын алырга ярамый.

Орлыкка тышы бернинди тапсыз, гибрид булмаган сәламәт кыярны калдыралар. Аны куе көрән төскә кереп челтәрләнгәнче түтәлдә тотарга кирәк. Орлыклык кыярны сабакта йомшарганчы тотарга ярамый, югыйсә, аның сыйфаты начарлана. Кыярны бер атна +20 градуслы коры урынга куеп өлгертеп бетерәләр. Урталай бүлеп, орлыгын алалар да, пыяла яисә керамик савытка салып, өстенә су агызалар. Өлгереп җитмәгән зәгыйфь орлыклар өскә калкып чыга, аларын ташларга кирәк. Аннары суын саркытып, орлыкларны таратып киптерергә кирәк.

Әзер орлыкны чүпрәк капчыкта саклыйлар.

Кыяр орлыгы 6-7 ел саклана. Шулай да 3-4 елдан аның сыйфаты начарлана башлый.

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев