Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кайчан гаилә корырга?

Яңа туган гаиләнең нинди булуы, яшь парларның кайсы айда өйләнешкәненә дә карый ди белгечләр

Январь.Бу айда корылган гаиләне тыныч, имин тормыш көтә. Ләкин ике арадагы мөнәсәбәтләрнең гадәти булуы психологик һәм физик канәгатьсезлек китереп чыгара ала.

Февраль. Савыт-саба еш шалтырар, хыянәтләр булыр - болар февральдә корылган гаиләдә еш күзәтелә. Беренче ел ир белән хатын өчен сынау елы, "имтихан"ны имин үтсәләр, гаилә нык һәм озын гомерле булыр. 

Март. Йолдызлар кызык гаилә тормышы вәгъдә итә. Ләкин тормыш зебрага охшар: чагыштырмача тыныч, тату чакны низаг һәм суынып алу алмаштырыр. 

Апрель. Апрельдә гаилә мәхәббәт нигезендә генә төзелә. Шул мәхәббәт үзе үк гаилә сагында тора. Ләкин яшь гаиләнең туган-тумачаларыннан аерым яшәве зарур. 

Май. Май аенда төзелгән гаилә нык һәм бәхетле булучан. Майда өйләнешкәннәрнең матди ягы да тиз яхшыра. 

Июнь.Бу айда өйләнешкәннәргә һәрт нәрсәдә чама белү кирәк 

Июль. Бу гаилә июньдә корылганга охшаш була. Монда чикләрне ачык билгеләргә кирәк: я гаилә бәхете,я карьера, я шәхси ирек, я гаилә иминлеге. 

Август. Бу ай  гаиләне гел сынап тора. Беренче 10 ел тоташ сынау чоры булачак.

Сентябрь.Иң бәхетле гаилә сентябрьдә төзелә. Бу кешелекнең озак еллар сыналган тәҗрибәсе. Ләкин гаилә бәхете өчен ныклы матди байлык кирәк. 

Октябрь. Башта "ашыкмыйммы" дип уйлау зарур. Шуннан соң гына өйләнешергә кирәк. Чөнки бу ай - мәшәкатьләргә бай. 

Ноябрь.Бу ай туйларыннан соң үзара гаепләүләр, кайнар аңлашулар, аерылу һәм кабат кавышулар көтә. Гаиләне саклап калу өчен сабырлык сорала. 

Декабрь. Декабрьдә туган гаилә ныклы һәм тату була. Теләсә нинди авырлыклар бергә җиңел кичерелә. 

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев