Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Каләм очыннан җыр тама

Бөтен кеше дә профессиональ шагыйрь була алмый. Әмма гомер буе каләм тибрәтүчеләр күп. Бастыру өчен дә түгел, акча эшләү өчен дә түгел, атаклы булыйм, дип тә түгел. Күңелләре кушканга, җаннары сораганга. Андый шигырьләр арасында профессиональ язучыларны уздырганнары да, урта кул дигәннәре дә очрый. Ни генә дисәң дә, кеше иҗади зат...

Бөтен кеше дә профессиональ шагыйрь була алмый. Әмма гомер буе каләм тибрәтүчеләр күп. Бастыру өчен дә түгел, акча эшләү өчен дә түгел, атаклы булыйм, дип тә түгел. Күңелләре кушканга, җаннары сораганга. Андый шигырьләр арасында профессиональ язучыларны уздырганнары да, урта кул дигәннәре дә очрый. Ни генә дисәң дә, кеше иҗади зат булып туган. Кемдер ул сәләтне үстергән, кемнәрдер, киресенчә, ябып куйган. Бүгенге сәхифәдә үзешчән шагыйрьләребезнең иҗат җимешләре белән таныштырабыз.

Татьяна Миронова

Зәй районы Югары Баграж авылында яши. Чаллы керәшеннәрен барлауда, беренче фольклор ансамблен оештыруда үзеннән зур өлеш керткән кеше.

Кайтам әле.

Кайтам әле Җиргә сөю булып,

Кайтам әле, яшьнәп, ут булып.

Сиздермичә генә, яраттырып,

Кайтам әле бар һәм юк булып.

Җисем булып, я аң булып кайтам,

Җә җан булып, сөеп, яратып.

Бу дөньяның иң зур казанышын -

Мәңгелеген үземә каратып.

Вакыт булып кайтам, хисләр булып,

Чың-чың итеп, сихри җыр булып.

Кайтам әле сайрар кошлар булып,

Күңелемә тулган моң булып.

Кайтам әле, кайтам, сагындырып,

Кайтам әле үзем сагынып.

Моңлы көйләр булып кайтам әле,

Язлар кебек, канат кагынып.

Кайтам әле, кеше булып кайтам,

Яңабаштан тормыш итәр өчен.

Ничек тиеш, шулай гомер итеп,

Мәңгелеккә кабат китәр өчен.

Мин бәхетле

Мин бәхетле, газизләрем

Тигез гомер сөргәндә.

Мин бәхетле, чыр-чу килеп,

Бала-чага йөргәндә.

Мин бәхетле, бар кешеләр

Елмаешып сөйләшсә,

Яшь, өлкәне - "апаем", дип,

"Түти" диеп, эндәшсә.

Мин бәхетле: туган җирем

Тыныч, имин булганда.

Мин бәхетле, Ай-Кояшым

Күктә балкып торганда.

Мин бәхетле, кешеләрдән

Иман нуры бөркелсә,

Мин бәхетле, Табигать тә:

"Мин дә, мин дә" дип көлсә.

Мин бәхетле, язгы җилләр

Чәчемне сыйпап иссә.

Янәшәмдә җан-сөйгәнем:

"Син бит - бәхетем," - дисә.

Мария Савельева

Түбән Кама районы Келәтле авылында туган. Хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә яши. Күп еллардан бирле "Сүрәкә" керәшен халык фольклор ансамблендә җырлый.

Келәтле чишмәләре

Туган нигезләрне саклап,

Таулар тора каршыда.

Җир күкрәгенә сыенган

Урман, болын - барсы да.

Чишмәләр сыенган тагын,

Ата-бабадан калган.

Һәрберсенең исеме бар -

Тарихта эзен салган.

Илҗә солдатныкы бусы -

Чишмәне ул караган.

Хуҗасының игелеген

Исеме белән саклаган.

Николай чишмәсе бусы -

Питрау була торган җир.

Яуга киткәндә тукталып,

Суын эчкән күпме ир!

Чиста тотыйк чишмәләрне,

Иман белән сугарыйк.

Кайта алмаган хуҗаларын

Рәхмәт белән искәалыйк.

Туган авылым

Мин авылда туып үстем,

Эчеп саф чишмә суын.

Туган якның газизлеген

Белсә иде яшь буын.

Авыл халкы бик тә юмарт,

Бик тә кунакчыл бездә.

Өстәлендә ризыгы мул,

Кирәксә - җырлап бирә.

Үсмер чакта белмәдек шул

Туган якның кадерен.

Хәзер инде хөрмәтлибез

Әти-әни каберен...

Анастасия Усачева

Мамадыш районы Колышчы авылында туган. Бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яши. Берничә китап авторы. Күп кенә керәшен бәйрәмнәре өчен сценарийлар төзегән.

Яз хәбәре

Яз хәбәре булып, тамчы тама,

Һәр тамчысы - яшәү сулышы.

Тамчыларын җыеп учларыма,

Тоям язның сихри җылысын.

Эри карлар, китә ташу-сулар,

Тиздән кайтыр безгә тургайлар.

Яз сулышын тоеп хозурланам,

Яшеллеккә чумган тугайлар.

Матурлана, сафлана җир өсте,

Яшәртә күңелне яз яме.

Тугайларга кайткан кошлар белән

Яшьлек кайтыр төсле әйләнеп.

Түбән Кама

Түбән Кама, гүзәл калам,

Син бит - туган җиребез.

Туган җир назларын тоеп,

Бик бәхетле йөрибез.

Синдә үскән каеннарны

Назлап кочасым килә.

Хыялымда, канатланып,

Күккә очасым килә.

Язлар җиткәч, Чулман буе

Чәчәкләргә күмелә.

Синдә туып, синдә үстем,

Бик якын син күңелгә.

Шатлыкны да, кайгыны да,

Бары синдә кичердем.

Яшьлек хисем синдә туды,

Картлыкны да җиткердем.

Китсәм дә синнән еракка,

Яшим хыялым белән.

Сөюемне канат итеп,

Мин сиңа кайтып киләм.

Түбән Кама - яшьлек калам,

Макталасың җырларда,

Данланып яшә, тагын үс,

Син киләчәк чорларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев