Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Әчкелтем-төчкелтем чөгендер икрасы

Чөгендер шулай ук диетик продукт буларак та файдалы. Ә менә кышка әзерләнгән бу салат, файдасы азрак булса да, бик тәмле килеп чыга

Чөгендернең хәзер  яшь, бик тәмле вакыты. Шуңа  да аны: чи килеш салат ясап та, пешереп тә ешрак ашарга  тырышырга кирәк. Чөгендер хәлсезлектән, анемиядән, эч катканда, ашкайнату эшчәнлеген яхшыртуда кулланыла. Ул  шулай ук диетик продукт буларак та файдалы. Аның составында цинк, йод, фосфор  һәм магний бар.  Ә менә кышка әзерләнгән бу салат, файдасы азрак булса да, бик тәмле килеп чыга.

Кирәк була: 2 кг чөгендер, 1 кг кишерне – чистартып угычта уарга, 1 кг суганны вак итеп турарга, 0,8 кг помидорны, 1 кузак ачы борычны  бергә иттарткычтан чыгарырга, 1 баш сарымсак (чистартырга һәм пресс аша чыгарырга); 80 м. 9% аш серкәсе, 1 аш кашыгы өеп тоз,  2-3  аш кашыгы шикәр комы, 250-300 мл сыек май,

Тәмләткечләр: хуш исле борыч, укроп орлыгы, лавр яфрагы.

Суган белән кишерне майда үтә күренмәле булганчы кыздырырга, аннан помидорны кушарга. Кайнап чыккач чөгендер салырга, тоз, шикәр комы, тәмләткечләр өстәргә, яшелчәләрне сүрән утта 1,5 сәгать кайнатырга. Пешеп җитәр алдыннан аш серкәсе, сарымсак салырга 3-4 минут кайнатып алырга. Кайнар килеш банкларга тутырырга  һәм ябып куярга. Банкаларны әйләндереп җылы чүпрәк белән суынганчы каплап тотарга. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев