Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Ураза ашлары

Яшел борчак салаты 300 гр консервланган яшел борчак, 40 гр чистартылган әстерхан чикләвеге, 3 уртача помидор, 2 свежий яки тозлы кыяр, 35 гр яшел суган, әз генә укроп, 3 тырнак сарымсак, 3 аш кашыгы сыек май, 1 аш кашыгы лимон согы. Консервланган борчакка туралган помидор, кыяр, укроп, сарымсакны салып, соус...

Яшел борчак салаты


300 гр консервланган яшел борчак, 40 гр чистартылган әстерхан чикләвеге, 3 уртача помидор, 2 свежий яки тозлы кыяр, 35 гр яшел суган,
әз генә укроп, 3 тырнак сарымсак, 3 аш кашыгы сыек май, 1 аш кашыгы лимон согы.

Консервланган борчакка туралган помидор, кыяр, укроп, сарымсакны салып, соус белән болгатабыз.

Соус түбәндәгечә ясала: чикләвекне ваклыйбыз, шул вакытта әз-әзләп сыек май сала торабыз һәм бертөрле масса барлыкка килгәнче болгатабыз. Ахырда лимон согын кушабыз.

Борыч һәм помидор котлеты

1 кг болгар борычын, 2 зур помидор, вак кара борыч, 3 аш кашыгы сыек май, котлетларны әвәләү өчен 2/1 стакан сухари, он, тоз.

Орлыкларыннан чистартылган борычны туралган помидор белән бергә, тоз һәм кара борыч салып майда кыздырабыз, аннан әлеге массаны изәбез. Сухари һәм он өстибез. Юеш куллар белән массадан кечкенә генә котлетлар ясап кайнар табага салып кыздырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев