Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

"Туганайлар"сыз - дөнья күңелсез

Бу фотосурәттәге ягымлы түтиләр - Мөслим районы Яңа Усы авылында яшиләр.

Берсе - Зинаида Михайловна Дарина, ә икенчесе - Ольга Михайловна Тазова.
Бертуган апай, түти булгач, аларның икесенә дә хас уртак сыйфатлары, интереслары күп. Шул уртаклыкларның тагын берсе - алар икесе дә "Туганайлар" гәҗитен яратып укучылар. "Һәр яңа санны түземсезләнеп көтеп алабыз. Анда язылганнарны кабат-кабат укыйбыз. Берничә көннән соң, җыеп куйган җирдән алып, шуларны ук яңабаштан укып чыгабыз. "Туганайлар"сыз дөнья ямьсез", - диләр алар.
Зинаида Михайловна сүзгә аеруча юмарт булып чыкты. Журналистлар белән күрешү шатлыгыннан, күңеленә җыелган әйтәсе сүзләрен тезде дә тезде ул. "Гәҗитне "Керәшен сүзе" дигән исем белән чыккан чактан ук алдырам. Ноктасын да калдырмый укып барам. Рәхмәт инде анда эшләүчеләргә. Бөтен керәшен яңалыклары белән таныштырып баралар. Ничек өлгерәләрдер, хезмәткәрләр саны да күп түгел. Аннары, керәшен календаре чыгарганнары өчен, аерып рәхмәт әйтәсем килә. Аннан башка нишләр идек, барысын да башта саклап бетереп булмый бит. Ә моны күз алдына - күренә торган урынга элеп куясың да, бүген нинди көн икәнен үзе үк искәртеп тора. Үзләре керәшен булып та, гәҗиткә язылмаучыларны аңлый алмыйм. Керәшеннең өстәл китабы булырга тиеш бит инде ул, югыйсә", - дип, башкаларга карата үпкәсен дә белдереп алды Зинаида түти.
Хәзер бөтен элемтә бүлекләрендә 2016 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу чоры бара. Зинаида белән Ольга түтиләрнең дә сүзләрен истә тотып, без - газета хезмәткәрләренең "бергә булыйк" дигән үтенечләрен дә хуплап, керәшен карендәшләребез "Туганайлар"ны ташламаслар, дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев