Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Тамара Федоровна, Сез кайда?

"Челнинские известия" газетасының 31 август санында Тамара Федоровна Кутузованың редакциягә җибәргән хаты басылган иде. Тамара Федоровна әлеге хатында чәчәк бәйрәмнәренең беренче тапкыр 12 нче мәктәптә оештырылуы турында язган, истәлекләре белән бүлешкән.

70 нче елларда тугызынчы класс укучылары өчен "чәчәк үстерүчеләр" факультативы эшли. Ул факультативны биология укытучылары җитәкли. Шунда йөрүче укучылар укытучылары белән берлектә мәктәп яны участогында да, теплицада да берсеннән-берсе матуррак сорттагы чәчәкләр үстерәләр. Орлыкларны почта аша кайтарталар, бакча-дачалардан китертәләр. Бу мәктәпнең чәчәк клумбаларын карарга шәһәрнең башка мәктәпләреннән дә укучылар килә. Алар өчен махсус экскурсияләр, чәчәк күргәзмәләре оештыралар. Әле төзелеп кенә ятучы мәктәпләрнең ишегалларын бизәү өчен, коллективларына чәчәк орлыклары, аларны ничек карау буенча инструкцияләр салынган пакетларны өләшеп чыгалар. Тора-бара, чәчәк күргәзмәләре уникенче мәктәп ишегалдына гына сыймыйча, киңрәк мәйданга чыга. Башта район, аннан шәһәр масш-табында үткәрелә башлый. "Чаллыда чәчәкләр фестивале үткәрелми калуны хәзер күз алдына да китереп булмый. Чәчәкләр бәйрәме алга таба да шулай матурлыгы белән чаллылыларны, шәһәребез кунакларын сөендерсен", - дип яза Тамара Федоровна үзенең хатында.

Чәчәкләр фестивален башлап җибәрүчеләрнең берсе - карендәшебез Тамара Федоровна икәнен белү безнең өчен икеләтә сөенечле булды. Чаллыда керәшен хәрәкәте башланган елларда ирле-хатынлы Кутузовларның актив катнашканнарын ишетеп беләбез. Тамара Федоровна белән элемтәгә кереп, шул еллар турында сөйләшәсе килгән иде. Кызганычка каршы, аның белән элемтәбез юк. Тамара Федоровна, бу язманы укып, сезнең шалтыратуыгызны көтәбез. Әгәр инде Тамара Федоровна үзе газета алдырмаса, аны белүчеләргә мөрәҗәгать итәбез: заманында атаклы чәчәк үстерүчәләрнең берсе булган Тамара Кутузованы табарга ярдәм итсәгез иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчәкләр бәйрәме