Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Талпаннар һөҗүме башланды (Табиб почмагы)

Рубриканы штаттан тыш хәбәрчебез, Язучылар союзы берлеге члены, медицина белгече, табиб Ринат Архипов (Мәннан) алып бара.

ТАЛПАН ЭНЦЕФАЛИТЫ

(Энцефалит клещевой)

Менә инде майлар җитте, кышлар узган,

Урманнарда саф һава һәм юк бер тузан.

Яшел үлән, төрле чәчәк һәр тарафта,

Инсан йөри җырлап та, һәм карап та.

Белми әле аны бер бөҗәк көткәнен,

Ун көннән соң аны каты чирләткәнен.

...Хәлсезләнә башлый хаста, бизгәк тота,

Куллар ойый башлый, башы нык авырта.

Бер атнадан зәхмәт җитә асылына,

Кул-бармаклар тотмый, башы асылына.

Чөнки көннән-көн көчәя энцефалит,

Бу инде баш мие ялкынсыну бит!

Савыгулар акрын - исән калса әгәр-

Дәвам итә хәтта ике елга кадәр.

Ә сәбәпче моңа урман бете - талпан,

Селәгәе аның вирус белән тулган.

Күреп алу талпанны үләндә авыр,

Шуның өчен бик кабаланма, бул сабыр.

Тәнгә ябышканын күреп алсаң, тизрәк

Ипләп кенә тартып чыгар - шулай кирәк.

Ә тирәнрәк кергән булса, син май тамыз,

Үзе чыга! - ничек яшәсен һавасыз?.

Берүк кисәк йолкып чыгара күрмә син,

Каныңа аның вируслары кермәсен.

Йод яки спирт белән сөртеп куй яраны

Һәм табибка күрен, чыкмаса да каны.

Ә чирләмәс өчен ясатсаң вакцина,

Мәңге рәхмәтле булырсың син аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев