Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Су – дәвалаучы

Су – организм өчен, һичшиксез, кирәкле матдә генә түгел, дәва чарасы да.

Авыз кипкәч кенә эчәргә ияләнмәскә кирәк. Чөнки су җитмәгән очракта организм аннан башка да яшәргә өйрәнә. Бу вакытта күзәнәкләр кибә һәм үз функцияләрен җиренә җиткереп үти алмый башлый. Ахыр чиктә кеше үзен начар хис итә. Су җитешмәү хроник төс алса, бавыр күзәнәкләре өстәмә холестерин эшләп чыгара һәм аны канга кертә башлый. Ә холестерин – йөрәк-кан тамырлары авыруы китереп чыгаруга сәбәпче. Моннан котылу өчен ашарга ярты сәгать кала су эчәргә өйрәнегез.

Су җитмәгәндә глюкоза күләме дә арта. Ә артык глюкоза шикәр диабеты китереп чыгара. Баш миенең су урынына глюкоза белән тукланырга омтылуыннан баш авырта башлый. Даруларга тотынганча, 1-2 стакан җылы су эчеп куегыз, авырту узар.

Су – аллергиядән дә коткаручы. Серкә яисә башка аллергеннарга җавап булып, күзгә яшь килә. Кан басымы югары булганда да, тән температурасы күтәрелсә дә, табиблар күп күләмдә су эчәргә куша.

Фото: Wallhere.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев